Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Дин һәм тормыш

Иң хәерле мирас — тәрбия

Тормышның һәр чорын үткән саен без ниндидер баскычтан атлыйбыз, кайдадыр төшеп китүләр, кайдадыр күтәрелүләр була

Әгүүҙү билләәһи минәш-шәйтаанир-раҗииим. Бисмилләәһир рахмәәнир-рахииим. Әлхәмдүлилләәһи раббил-ГААЛӘМИИИН. ВӘССАЛӘӘТҮ вәссәләәмү галәә расүүлиһил-кәрим. Вә галәә әәлиһи вә әсхабиһи әҗмәгыйн.

Барча галәмнәрне юктан бар кылып, шул галәмнәргә рәхмәтен һәрдаим ирештереп торучы Аллаһы Сөбеханәһу вә Тәгаләгә шөкерләребез һәм зикерләребез булсын, һәм дә Аның Расүле, иң күркәм әхлак мисалы булган остазыбыз Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләмгә салават-шәрифләребез ирешсә иде. 

Хөрмәтле җәмәгать, без бу тормышта яшибез. Тормышның һәр чорын үткән саен без ниндидер баскычтан атлыйбыз, кайдадыр төшеп китүләр, кайдадыр күтәрелүләр була. «Аллаһыга шөкер, уңышка, дәрәҗәгә ирештек», — дип сөенәсең, хәтта горурланасың. Аллаһы Сөбеханәһу вә Тәгалә бу уңышны, дәрәҗәне кайдан бирә, ул кайдан килә? 

Аллаһы Раббыбыз Коръәндә әмер бирә, васыять кыла:

Без кешегә ата-анасына игелек күрсәтүне әмер иттек. Анасы аны мәшәкать белән [тугыз ай карынында] йөртте һәм аны авырлык белән тудырды. Аны йөртүе һәм [имчәктән] аеруы — утыз ай. Нәтиҗәдә, ул [бала яшәп] куәтле чагына ирешкәч һәм [шуннан соң] кырык яшенә җиткәч: «И, Раббым! Миңа һәм ата-анама биргән [сансыз] нигъмәтеңә шөкер итүемне, Син разый булган изге гамәлләр эшләвемне миңа күндер. Минем өчен минем [үземнән соңгы] нәселемне изгеләрдән кыл. Һичшиксез, мин Сиңа тәүбә иттем һәм мин [гамәлләрен сиңа тапшырган] мөселманнарданмын», — диде. 

«Әл-Әхкаф / Ком таулары», 46:15
Сәгыйть бине Мәлик әнисен бик яраткан, ул Ислам кабул иткәч, анасы аңа: «Син Исламнан чыкмыйча, мин ашамыйм-эчмим, юынмыйм», — дип шарт куйды, нәзер әйтте. Сәгыйть аңа катырак итеп: «Син теләсә нишлә, мин Исламнан чыкмыйм», — дип кырысрак әйтте. Шуннан соң Аллаһы Сөбеханәһу вә Тәгалә Локман сүрәсенә аять иңдерде:

«Әмма ул икәү [үзләре турында] синең бернинди гыйлемең булмаган [потлар һәм гаҗиз] нәрсәләрне [күрә торып] Миңа ширек кылуың өчен сине көчли калсалар, аларга итагать итмә. Әмма дөньяда ул икәү белән [дини һәм кешелек ягыннан] яхшы күрелгән рәвештә бергә бул. Ләкин син [ата-анаңның юлына түгел, тәүхид һәм ихлас белән] Миңа юнәлгәннәрнең юлына ияр...» 

«Локман», 31:15
Галимнәр аңлатуынча, ата-ананы рәнҗетә, күңеленә тия торган юл белән түгел, ә йомшаклык белән аларга хөрмәт кыласың, шул ук вакытта тыңламыйсың да. Безнең өчен олы үрнәк — ул Ибраһим галәйһиссәлам. Әлеге пәйгамбәр турында, аның потларга табынучы атасына нинди мәрхәмәтле булуын Аллаһы Тәгалә Коръәндә дә искәртеп үтә. 

Раббыбыз ананың атага караганда аерылып тора торган ролен күрсәтеп, болай диде:

«...Анасы аны зәгыйфь-лек өстенә зәгыйфьлек белән йөрткән [бу көчсезлек чоры авырга узуы белән башланып, нифасы беткәнче дәвам итә]. Аны имүдән аеруы исә ике ел эчендә. [Боларның барысы өчен дә, иң элек, Яралтучың буларак] Миңа һәм [шуннан соң барлыклар арасыннан яралтылыш сәбәбең булган] ата-анаңа шөкер кыл, чөнки кайту — Миңа [булачак]».

«Локман», 31:14
Ана кешегә ни өчен игелекле булырга кирәклекне Аллаһы Тәгалә шушы аять аркылы: «Анаң сине күтәргән, имезгән, җанын, җылылыгын биргән чоры утыз айга сузылды», — дип аңлата. Ни өчен Аллаһы Раббыбыз утыз ай: тугыз ай күтәрү һәм ике ел имезү дип әйтте?

Хөрмәтле җәмәгать, шушы урында хатын-кызның табигатенә, үзенчәлегенә тукталып китик. Коръәндә аерым «Хатыннар» сүрәсе бар, Раббыбыз анда хатыннар хакын кайгыртырга дип әйтә. Анда хатыннар темасын күтәргәч, Аллахы Тәгалә ятим балалар турында әйтә: 

«Ятимнәргә үз малларын бирегез. Пычрак булганын пакь булган белән алмаштырмагыз. Аларның малларын үз малларыгыз белән бергә [хәләл-харамны кушып] ашамагыз. Һичшиксез, бу [рәвештә ятим малын ашавыгыз] бик зур гөнаһ булды. Ятимнәргә [өйләнергә ниятләп, аларга] карата гадел була алмавыгыздан курыксагыз, сезнең өчен хәләл булган хатыннарга — икегә, өчкә һәм дүрткә никахланыгыз...»

«Ән-Ниса / Хатыннар», 4:2-3
Әлеге хатыннарны алуның төп мәгънәсе — ул бала. Хатын-кыз баланың анасы буларак яктыртыла. 

Хәдискә карасак, Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләмнең дүрт кызы булган. Кызы Фатыйма тугач, мөшрикләр: «Синең кызлар, малай юк», — дип хурлап әйткәч, Пәйгамбәребез: «Ул минем райхәнә (хуш исле чәчәк), мин аны исним», — дип әйткән. Ул кыз балаларны бик яраткан. Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләмнең тагын бер хәдисендә: «Кем дә кем ике кыз баланы балигъ яшенә кадәр күркәм рәвештә тәрбияли, Кыямәт көнендә мин һәм ул кеше бергә булырбыз», — диде. 

Бервакыт Гайшә радыяллаһу ганһә янына ике кызы белән бер хатын керде. Гайшә анабыз аңа хөрмә бирде, ул үзе ашамыйча, шушы ике кызына бүлеп бирде. Гайшә радыяллаһу ганһә бик гаҗәпләнеп, моны Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләмгә сөйләде, һәм ул: «Кем дә кем кыз бала биреп сынала икән, аларга күркәмлек кыла икән, бу кыз балалар аңа Кыямәт көнендә уттан пәрдә булырлар», — дип әйтте. Монда кызларның дәрәҗәләре турында әйтелә. Җәмәгать, игътибар итик, монда сүз бала турында гына түгел, ә кыз бала турында бара.

Пәйгамбәребез: «Аллаһы Тәгалә сезгә әниләрне рәнҗетүне һәм кызларны тереләй күмүне харам кылды», — дип әйтте. 

Мөхтәрәм җәмәгать, Аллаһы Сөбеханәһу вә Тәгалә кыз балаларга аеруча игътибар итә. 

Коръәнне карасак, Аллаһы Тәгалә анда һәрбер нечкәлекләренә кадәр Ислам тарихында булган иң яхшы хатын-кызларның берсе Мәрьям турында сөйли. 
Ибраһим галәйһис-сәлам Аллаһы әмере буенча Хаҗәр анабызны бала белән чүл уртасында калдырырга мәҗбүр була. Шул вакытта Аллаһы Тәгалә Исмәгыйльнең аяк арасыннан Зәм-Зәм суы чыгара. Җәмәгать, Хаҗәр анабыз аның пәйгамбәр буласын белдеме? Юк, белмәде.

Ә Муса галәйһиссә-ламнең әнисе Аллаһы Тәгаләнең әмере белән Мусаны сандыкка салып, диңгезгә җибәргәндә аның пәйгамбәр икәнен белдеме? Юк, белмәде. 

Хөрмәтле дин кардәш-ләрем, ананың баланы яратуы — ул бер төрле. Бервакытны бер галим тәҗрибә ясавы буенча, ир-атның җинаятьче булуы йөзенә чыга, ә хатын-кыз нинди генә чибәр булмасын, аның иң көчле җинаяте ул бала яратмау була. Ә хатын-кызның иң көчле, күркәм сыйфаты — ул бала теләү, хатын-кызның бөеклеге — бала ярату. 

Татарның бөек шагыйре Габдулла Тукайның анасы Бибимәмдүдә, шагыйрьгә 3 яшь тулгач, вафат була. 3 яшенә кадәр бу балага салган мәгълүмат җылылык, ярату, безнең хәзер «Тукайлы» итүдә сәбәпче булган. Тукай гына түгел, имам Әхмәд, имам Әл-Бохари һәм башкалар. Җәмәгать, карап китсәк, зур-зур галимнәрнең ата-аналары алар бала чакта ук вафат булган, аларны нәкъ тә галим итә торган кешеләр, сәбәпчеләр аларның аналары булган. 

Бервакыт тәненең бер ягы гарип бала туа, анасы аңа: «Бу гариплегең белән физик эшләр эшли алмассың, гыйлемгә бар», — дип киңәш бирә. Олы яшькә җиткәч, Мәккәнең зур галим, шушы Гата бине Әби Рабаһ була. Кем сәбәпле? Ана сәбәпле! 

Газиз дин кардәшләрем, шушы югарыда әйтелгән аятькә карасак, ананың балага салган мәхәббәте, баланы яратуы 40, 50 яшь тулгач ир-атның яки хатын-кызның рухи яктан ныклы шәхес булуына сәбәпче икән.

Мөхтәрәм җәмәгать, монда әниләр генә дә түгел, хатыннар. Кеше өйләнгән вакытта матур кызга өйләнә, беренче баланы алып кайтканнан соң, ул хатын гына түгел, киләчәк буынны тәрбияләүче шәхес тә. Шуңа күрә гаиләдә бәхәс чыккан вакытта, ирләр хатыннарына мөгамәлә кылган вакытта, бигрәк тә бала булганда, бигрәк тә бала каршында аерылу мәсьәләләренә килгәндә, ни өчен Аллаһы Тәгалә өчен иң яратмаган әйбер ул талак? Ни өчен Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләм өчен иң яраткан ул никах? Монда сүз хатын белән ирнең бер-берсен яратуы турында гына бармый, ә менә бу йортта, киләсе 40-50 елда туасы шәхес формалаша.

Бервакыт Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләмгә 20, Әбү Бәкер радыяллаһу ганһегә 18 яшь булганда алар бергә Шәмгә сәфәргә баралар. Шушында пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләм бер агач янында туктый да, ял итәргә утыра. Агач янында бер монах була, Әбү Бәкер аның белән сөйләшеп китә. Әбү Бәкер аннан христиан дине турында сораша башлый. Шуннан соң теге монах: «Агач янында кем утыра?» — дип сорый, Әбү Бәкер: «Габделмоталлиб улы Габдулла улы Мөхәммәд», — ди. Тегесе: «Ул — пәйгамбәр!» — диде — чөнки ул агач янында Гайсә галәйһиссәламнән кала башка кешенең утырганы юк иде, анда пәйгамбәр генә утыра диде. Шуннан соң, 18 яшеннән башлап Әбү Бәкер Пәйгамбәребезне калдырмады. 

Ибне Габбас радыяллаһу ганһе әйткән: «Әбү Бәкер — әтисе, әнисе, үзе, хатыны һәм бөтен балалары пәйгамбәребезне күргән, сәхабә булган бердәнбер кеше». 

40 яшенә җиткән кеше уйлап караса, бөтен ирешкән уңышың синеке түгел, ә әниең рухият салган, әтиең юнәлеш, тәрбия биргәннең нәтиҗәсе икәнен аңлыйсың. 

Әниләрне тыңлау, аларның хәлен белү әнигә түгел, балага кирәк! Безне күтәргән, тапкан, тәрбияләгән вакытта булган барлык авырлыкларны без белмибез, шуңа күрә: «Раббым, сиңа шөкер итәргә ярдәм бир миңа, киләчәктә син миннән риза булырлык итеп яшәргә, гамәл кылырга ярдәм бир миңа, гаиләмне, нәселемне төзек, сәҗдә әһеле кыл», — дип сорыйбыз.
Аллаһы Тәгалә һәркай-сыбызга да безнең шәхес булып формалашуыбызда олы хезмәт куйган әти-әниләребезгә игелек кылырга насыйп әйләсә иде.

Кечкенәдән алып, авыр вакытларыбызда безне тәрбияләгән, кеше иткән әти-әниләребезгә миһербанлы булсак иде. Аллаһы Раббыбыз безгә әти-әниләрнең кадерен белеп, балаларыбызның аналарының кадерен белеп, киләчәктә безнең өчен догада була торган, бездән дә игелеклерәк, бездән дә артыграк сәҗдә әһеле, галимнәр була торган буыннар тәрбияләргә насыйп әйләсен. Әмин.

Рамил хәзрәт Бикбаев,
Балтач районының Үзәк мәчете имамы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: дин һәм тормыш