Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Дин һәм тормыш

Инфекционист Хач ману вакытында коронавирус йоктыру куркынычын бәяләде

Салкын суга чумган вакытта адреналин барлыкка килү иммунитетны стимуллаштыра.

Хач ману коенулары вакытында Covid-19 коронавирусы йоктыру куркынычы бик аз. Бу хакта табиб-инфекционист Евгений Тимаков белдерде, дип хәбәр итә РИА Новости.

«Бозлы суга чумган вакытта барлыкка килә торган адреналин һәм иммунитетны стимуллаштыручы үзенчәлекле ферментлар вируска берничек тә үтеп керергә мөмкинлек бирми", - дип аңлатты белгеч. Эш шунда ки, "иммунитетның кискен күтәрелүе төрле вируслар һәм бактерияләрне юкка чыгара".

Су аша коронавирус йоктыру ихтималы юк, дип өстәде Тимаков. Өстәвенә, аның сүзләренә караганда, «суыкта вирус сирәгрәк тапшырыла». «Бу исә вирус йоктыру мөмкинлеген нольгә тигезли диярлек", - дип саный ул.

Авырып китмәс өчен һәм бәхетсезлек очракларын кисәтү өчен табиб традицион киңәшләр бирде: җиһазландырылган урыннарда коенырга һәм бер генә түгел, алмаш кием-салым һәм берничә тапочканы онытмаска, шулай ук процедурадан соң кайнар чәй эчәргә, җылынырга кирәк.

Тулырак: ТИ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: качману хач ману