Ипотека алу гөнаһмы? (әңгәмә)
- Тагын бер ел узып китте. Узган ел республика мөселманнары яшәешендә, шәхси тормышыгызда нинди вакыйгалары белән истә калды?
- Бисмилләһир-рахманир-рәхим! Әлхәмделилла, тагын бер ел үтте. Һәр ел туганда ул, инсанга мөрәҗәгать итеп, И адәм баласы, синең белән мин Кыямәткә хәтле очрашмам инде, Аллаһ каршында җавап биргәндә йөзеңне кызартмаслык итеп уздыр мине, дип әйтә икән. Аллага шөкер, 2016 ел матур, тыныч кына узды. Ниятләгән эшләребез матур гына юл ярды. Балтачтагы мәдрәсәбезгә лицензия ала алдык. Мәдрәсәнең матур гына чыгарылыш кичәсен уздырдык. Район мәктәпләрендә әдәп-әхлак дәресләре дәвам итте. Елдагыча авылыбызда мөселман балалар Сабан туе үткәрдек. Президентыбыз Рөстәм Миңнеханов аңа югары бәя бирде.
Нәзарәттә дә эшләр тыныч кына дәвам итә. Безгә урыннарда эшләргә барлык мөмкинлек бар. Дөрес, төрле кеше төрлечә әйтергә мөмкин. Әмма укытырга, динебезне җәелдерергә мөмкинлек бар икән, моны зур бәхет дип саныйм. Аллага шөкер, килешеп, матур гына эшләдек. Бу елдан канәгать мин. Узып киткән елда иң әһәмиятле вакыйгаларның берсе Болгар Ислам академиясенә нигез салу булды.
2016 ел үзем өчен алтмыш яшь тулу белән дә истәлекле булды. Алтмышы тулгач, ир-атны тиктомалдан гына пенсиягә чыгармый торганнардыр инде. Юбилеем матур гына үтте. Үзем өчен моңа бәйле ике күңелле вакыйга да булды. Сабада яшәүче Гөлсинә Галимуллина үз ихтыяры белән минем турыда "Алтын ачкыч" дигән әдәби әсәр язып бастырды. Халык аны бик җылы кабул итте. Диния нәзарәтенә рәхмәт: кызым Айсылу тырышлыгы белән "Хозур" нәшриятында тормыш юлыма багышланган "Бәхет тәме" дигән китап дөнья күрде. Ул да уңышлы гына чыкты кебек. Бәлкем андагы бәя бирүләрнең кайберләре артыграктыр да. Алга таба Аллаһы Тәгалә сәламәтлек бирсә, әдәп-әхлакны төзәтеп (тагын да катырак, нәтиҗәлерәк эшләрмен дип әйтә алмыйм, әлбәттә), күркәмрәк, акыллырак кеше булып яшәп булмасмы дип өмет итәм. Алтыда акыл кермәсә, алтмышта керми инде, дигән сүз дә бар. Бу дөнья - бер сәүдәдер. Физик яктан мөмкинлекләрең чикләнә икән, әдәп-әхлак, тәртип ягыннан үрнәгрәк булырга тиешсең.
- Былтыр газетабызда басылган язмаларның кайберләрендә яңгыраган фикерләр белән килешеп бетә алмавыгызны әйткән идегез. Аңлашылмаучылык калмасын дип, шуларга ачыклык кертеп китик әле. Тәгаен алганда, РИУ проректоры Рөстәм Нургалиев, ипотекага фатир алу хакында сүз чыккач, арендага алып тору мөмкинлеге бар икән, шуннан файдаланырга кирәк, дип ипотеканың хәләллегенә шик белдергән иде. Бу җәһәттән ни әйтерсез?
- Республикабызда ипотекага фатир алу мөмкинлеге ачылгач, ул вакыттагы казыйлар белән җыелышып сөйләшеп, үзебезгә күрә бер нигезләмә булдырдык. Өммәттәшләребезгә өч шарт куйдык. Көнкүрмеше, булмышы даими күңелен сызып тора, яшәү урынына бик мохтаҗ, башка торыр җире юк икән, без андыйларга социаль ипотекага рөхсәт бирдек. Анда тугыз казый иде, галимнәр белән дә киңәшләштек. Ник рөхсәт бирдек икән, дип һич үкенмим. Чөнки анда акчаны алганга караганда азрак кайтарасы. Беренче бала туганда - ике йөз мең сумга, икенче бала тугач, тагын ике йөз мең сумга киметәләр. Кайбер кеше, бала тумаса, нишләрсез, дип әйтә. Аллаһы Тәгалә кемгә бала кирәген белә. Ата-ана бик теләп тә, сабый дөньяга килми икән, монда аларның гөнаһы юк. Алда әйткәнемчә, әгәр ата-ана ике-өч бала табып үстерә икән, анда алганга караганда кимрәк түлисе. Без мөселманнарыбызны мондый мөмкинлектән мәхрүм итмәскә дигән фикергә килдек.
- Балалар нигә гарип булып туа, сабыйның нинди гөнаһы булсын инде, дип сораган идек бер хәзрәтебездән. "Моның сәбәбен Көнбатыш диннәрендәгечә кармага бәйләп аңлатмаска кирәк. Гап-гади сәбәп-нәтиҗә бәйләнеше бу", - дип аңлатты ул. Сез бу аңлатуны да берьяклы гына, тулы түгел, дисез.
- Бу уңайдан мин иң элек Пәйгамбәребезнең бер хәдисен искә төшерәм. Кемгәдер нәрсәдер килсә, сез аны шуның өчендер дип юрамагыз, дип искәрткән ул. Дөнья яратылганда Ходай Тәгалә бөтен җаннарны яраткан (бу хакта "Әгъраф" сүрәсендә язылган). Бөтен җаннар, Син безнең Раббыбыз һәм Тәрбиячебез, дип иман китергән. Шуңа күрә бөтен кеше дөньяга иманлы булып килә. Шул вакытта Аллаһы Тәгалә бөтен җаннарга Җирне һәм Җәннәтне күрсәткән. "Мин сезне сынар өчен берәм-берәм Җиргә чыгарып алам. Анда үзегезне күрерсез, Мине күрмәссез. Җиргә иңгәч, әйткән иманыгызга тугры калсагыз, ахыргы урыныгыз менә шушы Җәннәт булыр", - дип әйткән Ул. Шунда мең җаннан берсе, безгә Җәннәт җитә, Җиргә килсәк Җәннәткә керерлек итеп яши алмабыз, дип Җирдән ваз кичкән. Менә шушы җаннар йә сабый вакытта үлә, йә гарип булып туа, йә төрле һәлакәтләргә юлыга, Аллаһы Тәгалә аларны Җир йөзенә ни өчен китерә? Беренчедән, аларны караган әти-әнисе шушы гамәле белән җәннәтле була. Башкалар зәкят чыгарып яки башка төрле юллар аша гарип-горабаны карарга булыша. Сабый баланың үлемен бик авыр кичерәбез. Ә бала төшерүнең гөнаһын уйлап та карамыйбыз. Кайбер хатын-кыз, Аллаһы Тәгалә кайда, нигә бу баланың җанын алды икән, дип кычкыра. Ачу чыга да, ә син үзең ничә баланың җанын алдың, дип әйтәм шуларның кайберәүләренә.
- Хәзрәт, 2017 елдан ниләр көтәсез? Нинди ниятләрегез бар?
- Башкалабыздагы "Ярдәм" мәчете белән бергә, андагы Илдар, Илһам хәзрәтләр тәкъдиме белән, туган авылым Бөрбаштагы иске мәктәп бинасын төзекләндереп, анда мөселман ятим балалар йорты ачарга ниятләп йөрибез. Хәзер бездә Президентыбыз Рөстәм Миңнеханов ярдәмендә бик матур яңа мәктәп эшли. Бүген анда 140 бала татарча белем ала. Инде быел Болгар Ислам академиясе дә эшли башлар дип торабыз. Әмма бездә дини белем бирүнең беренче баскычы хәл ителмәгән. Мәдрәсәгә барганчы балалар кайда белем ала? Мәчеткә йөреп укысыннар, диләр. Тик бүген класстан тыш чаралар шул хәтле күп: балаларның мәчеткә йөрергә вакыты калмый. Шуңа күрә без аларга төпле, чын дини белем бирә алмыйбыз. Боларның бөтенесен исәпкә алып, авылыбыздагы иске башлангыч мәктәпне төзекләндереп, яңартып, ятим сабыйларны гына түгел, авыр тормышта яшәүче гаиләләрдәге балаларны да җәлеп итеп, торып яшәү шарты белән, шундый мәктәп ачарга исәп. Анда 5-6 нчы сыйныфтан башлап укырлык утыз-кырык бала кабул итәрбез дип торабыз. Шәт, алар көндез Бөрбаш мәктәбендә татарча укыр. Хәзер бит шәһәр җирендәге мәктәпләрдә татар мохите булдыру да проблемага әйләнеп бара. Балалар йортында коръәнхафиз, тәрбиячеләр булачак. Мәктәптән кайткач, бала дини-милли мохиткә эләгер дип хыялланабыз. Шушы балалар мәдрәсәгә барып керсә, андагы укучыларның да сыйфаты үзгәрер, шәт. Әлеге шәкертләрне Болгар Ислам академиясендә укырлык итеп әзерләү өчен эш тә алып барылыр иде.
Быел ТР Диния нәзарәтенең корылтае булачак. Ул тыныч, матур гына узар дип өметләнәм. Берәү дә авылга, районга килеп безнең эшне эшли алмый. Нәзарәттә утыручылар, Хөкүмәт белән килешеп, эшләргә шартлар тудыра икән, без шуңа канәгать, шат инде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев