Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Дин һәм тормыш

Ирләргә алтын балдак кияргә ярыймы?

Мөселман ир-егетләргә алтын балдак кияргә ярыймы?

Юк, ярамый, көмешне кияргә ярый, ә хатын-кызларга алтын эшләнмәләр рөхсәт ителә. Ир-егетләргә алтын, шул исәптән алтын балдак, киеп йөрү тыелган. Пәйгамбәребезнең (с.г.в.) “Бу ике нәрсә (ефәк һәм алтын) минем өммәт ир-атларына тыелган”, дигән хәдисе бар.

Әгәр ир кешенең туй балдагын киеп йөрисе килә икән, көмешне кисен. Ир-атлар өчен көмеш балдак кию - сөннәт, чөнки Мөхәммәд Пәйгамбәрнең (с.г.в.) шушы металлдан балдак киеп йөрүе билгеле.

Пәйгамбәребез Мөхәммәд галәйһиссәләм алтынны җәннәтнең бизәнү әйбере дип атый. Алтын-көмештән эшләнгән савыт-сабадан ашау да тыелган. Бу азыну билгесе дип тә санала. Әйтик, кайбер фәкыйрь-мескеннәрнең ризык алырлык та акчасы юк, ә кемдер алтын табактан ашап утыра, ди. Бу күренеш фәкыйрьләрнең күңелен рәнҗетү дип кабул ителә, дип яза Кызыл таң.

 

Автор: Фануз Хабибуллин

Фото: Ислам тудей сайтыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Исламия Мәхмүтова алдын балдак