Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Дин һәм тормыш

Иртәгә Бөрбашта мөселман балалар Сабантуе була. Онытмадыгызмы?

Иртәгә, ягъни 15 июльдә Бөрбаш авылында Республикакүләм мөселман балалар сабан туе уздырылачак. Хөрмәтле мөселман кардәшләр! Барыгызны да Бөрбашта көтеп калабыз.

Бик күп кунаклар, хөкүмәт вәкилләре, дин әһелләре, күренекле шәхесләр катнашында уздырыла торган әлеге күркәм чара быел унберенче тапкыр оештырыла. Сабантуйга шулай ук чит төбәкләрдән дә мөселманнар килүе көтелә.

Бәйрәмдә ат чабышы, балалар өчен төрле уеннар, ярышлар, рухи кыйммәтләрне барлаучы чаралар оештыру каралган. Моңардан тыш, 35, 50, 65 килограммга кадәрге һәм аннан югарырак үлчәү категорияләрендә балалар арасында көрәш бәйгесе булачак. Абсолют батырга – скутер, беренче урынга – махсус велосипед, калган урыннарны яулаучыларга велосипедлар биреләчәк. Башка ярышларда җиңүчеләргә дә кыйммәтле бүләкләр әзерләнгән. Катнашкан бер генә кеше дә бүләксез калмаячак, ди оештыручылар. Кыскасы, кызык та, күңелле дә булачак. Килегез! Үкенмәссез!

Хөрмәтле мөселман кардәшләр! Барыгызны да Бөрбашта көтеп калабыз.

Башлана сәгать 10да. Рәхим итегез!

P.S. Сабан туена килүчеләрнең баш киеменнән – ир-атларның түбәтәйдән, хатын-кызлар яулыктан булуы сорала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: сабантуй