Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Дин һәм тормыш

Исегезгә төшерәбез, бүген хастаханә янында “Ислам нуры” мәчете ачыла

Бүген бистәнең гимназия микрорайонында яңа "Ислам нуры" мәчете ачыла. Бәйрәмдә Татарстан Диния назәрәтеннән, Казаннан мәртәбәле кунаклар, дин әһелләре, күрше-тирә районнардан хакимият вәкилләре, район халкы катнашыр дип көтелә.

Тантанада катнашырга теләгән халык сәгать 10.00да гимназия тукталышы янында урнашкан "Бәхет" кибете янына җыелып, мәчеткә тәкъбир әйтеп юл алачак. Ә ачылу тантанасы - 11.00 сәгатьтә булачак. Хәерле сәгатьтә булсын! Амин!

Игътибарлы булыгыз! Әлеге чара уңаеннан бу көнне бистәдә Ленин урамының район үзәк хастаханәсе ягындагы өлешендә 10.00-12.00 сәгатьләрдә транспорт йөреше чикләнеп торачак. Юлга чыкканда иътибарлы булуыгыз сорала!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250