Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Дин һәм тормыш

Исегезгә төшерәбез Уразаны ниләр боза?

Онытмасак иде: бу айда безнең күзебез дә, колагыбыз да, телебез дә, йөрәгебез дә ураза тота.

Уразаны ниләр боза?
Белә торып ашау, эчү һәм якынлык кылу;
Бер тамчы су яки бодай хәтле ризык яки дару йоту;
Тәмәке тарту;
Кояш баткан дип белеп, иртәрәк авыз ачу һәм әле таң атмаган дип сәхәр ашауны соңга калып тәмамлау;
Үзен костыру;
Канаган тешнең канын йоту;
Кан салдыру.

Нинди эшләр уразаны бозмас?
Онытып ашау һәм эчү;
Астма белән авыручыларга, үпкәләрне киңәйтеп, сулышларын җиңеләйтеп җибәрү өчен авызга кислород өрдерү;
Йоклаганда юешлек (мәни) килү (үз ихтыярың белән булганда ураза бозыла);
Ялгыш тамакка төтен, тузан яки черки, чебен керү;
Душта коену, әгәр дә тамакка су китмәсә;
Ислемайлар куллану.

Ураза тотканда ниләр киңәш ителми?
Теш пастасы куллану;
Ризыкны тәмләп карау;
Сагыз чәйнәү, әмма баллы сагыз уразаны боза;
Шәһвәт уянырлык дәрәҗәдә ир белән хатынның кочаклашуы һәм үбешүе;
Какырыкны йоту. Әгәр авызга какырык килсә, аны мөмкин кадәр төкереп ташлау яхшы.

Кемнәргә ураза тотмаска рөхсәт ителә?
Юлчы. Әгәр дә аның барасы җире 90км. ераклыкта булса һәм ул анда 14 көннән артык тормаска карар кылса. Ул инде юлга чыгу белән мөсафир хөкеменә керә;
Ураза тотмаслык авыру кеше;
Бик карт кеше;
Йөкле һәм имезүче хатыннар, әгәр дә балаларына зыян килер дип курыксалар. Хатыннарга хәез (күрем) һәм нифас (бала тапканнан соң кан килү) вакытларында ураза тоту тыела.

Ураза тотучыга нинди эшләр тыела?
Рамазан аенда ашау-эчүдән генә түгел, бөтен гөнаһлардан тыелырга тиешбез, югыйсә, уразабызга зыян китерергә мөмкин;
 

Онытмасак иде: бу айда безнең күзебез дә, колагыбыз да, телебез дә, йөрәгебез дә ураза тота;
Ихластан ураза тотучының йөрәге тәкәбберлектән, көнчелектән, икейөзлелектән, ачудан пакь булыр;
Ураза тотучы фәхеш сурәтләр, бозык фильмнар карамас, гайбәт, ялган сүзләр сөйләмәс һәм тыңламас, кешеләр белән тарткалашмас һәм кешеләрне тиргәмәс.

Аллаһның рәсүле (с.г.в.) әйтте: “Әгәр дә берәрегез ураза тотса, бозык сүзләр сөйләмәсен һәм кычкырышып йөрмәсен. Әгәр дә аны берәрсе сүксә: “Мин ураза тотамын”, – дисен”.

Рамазанга нәсыйхәтләр:

– Яман гадәтләрне калдырыйк;
– Тәравих намазларын калдырмыйк;
– Туганнарның хәлен белик;
– Үзебезне кулга алырга, сабырлыкка өйрәник;
– Коръәнне һәм аның тәфсирен өйрәнергә тырышыйк;
– Рамазанның кадерен белик, изге гамәлләр кылырга ашыгыйк;
– Әгәр әле намаз укымыйбыз икән, намазга басарга иң зур форсат бу – кулдан ычкындырмыйк;
– Авыз ачар алдыннан догалар кабул була – истән чыгармыйк;
– Әгәр әлегә намазны өйдә генә укыйбыз икән, мәчеттә җәмәгать белән укырга күнегик;
– Рамазанда бер булса да, берничә кешене җыеп ифтар мәҗлесе үткәрик, зур саваптан мәхрүм булмыйк!

 

Фото: pixabay.com/ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

9

0

2

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: ураза