Исемең ямьсез, кемнәр куйган димәсеннәр
«Исемең матур, кемнәр куйган»
Инде гадәткә кергән, һәр айда уза торган район имамнар җыелышы 2 февральдә, Балтачның үзәк мәчетендә узды. Җыенга авыл имамнары аеруча бердәм килгәннәр иде. Чараны районның Баш мөхтәсибе, ТРның Баш казые Җәлил хәзрәт үзе алып барды. Алдан билгеле булганча, 2022 елда туган балалар, аларга кушылган исемнәр анализланды. Халкыбыз һәрвакыт балага исем кушуга бик җаваплы караган. «Исемең матур, кемнәр куйган» дигән юллар халык җырларында да бар. Соңгы елларда мөселман балаларына чын татарча, мәгънәле исемнәр кушу район мөхтәсибәтенең игътибар үзәгендә тора һәм моның матур нәтиҗәләре дә бар. Узган 2022 елда районда 272 бала туган, бу алдагы елдагыдан 69га ким. 2022 елда 380 райондашыбыз бакыйлыкка күчкән, бу алдыгы елдан 73 кимрәк. Шунысы куанычлы, бу мәгълүматлар хәзер районның ЗАГС бүлекләрендә саклансалар да, авыл җирле үзидарәләрендә дә тулы мәгълүмат бар. Моның өчен авыл җирле үзидарәләренә, аларның сәркатипләренә рәхмәт белдерәсе килә. Җыенда һәр мәчетле авылда ничә бала туган, нинди исемнәр кушылган, бу мәсьәләдә авыл имамнарына җавап тотарга туры килде. Әлбәттә, бу имамнар өчен дә җиңел мәсьәлә түгел. Хәзерге тәртипләр буенча, балаларга исем бала тудыру йортларында ук кушылып кайтарыла. Әмма, хәзерге заманда бу хәл итмәслек мәсьәлә түгел. Аллаһ безгә ана карынында ук баланың җенесен билгеләп булу мөмкинлеген ачты. Күпчелек әти-әни инде буласы ул-кызларына алдан ук исемне сайлыйлар. Безнең районда 17 җирле үзидарә булып, анда 44 мәчет эшли. Урыннарда туа торган бала санының ничек булуы күп факторларга бәйле. Бу очракта мин монда бала санын мөселман гаиләләрдән генә китерәм. Иң күп бала Балтач үзидарәсендә – 30, икенче урында Норма – 29, өченче урында Карадуган – 21, Бөрбаш өченче урында – 16. Шунысы кызганыч, нинди зур, төзек авыллар Куныр, Пыжмарада узган ел бер бала да тумаган! Ә кечкенә генә урман аланындагы Алан авылында 8 сабый дөньяга килгән. Ничек монда районның яшь имамы Айрат хәзрәтне мактамыйсың! Киңәшмәдә Җәлил хәзрәт хәләл ризык мәсьәләсенә дә тукталды. Хәләл ризык кына куллануны мәктәп, балалар бакчалары белән бергә, хастаханәләрдә кертү кирәклеге ассызыкланды. Монда хәл ителәсе проблемалар күп. Хәзерге вакытта тукландыру мәсьәләләре азык-төлекне тендер-аукцион аша алып, үзәктән башкарыла. Хәтта мәктәпләр үзләре үстергән җиләк-җимеш, яшелчәләрне дә балалар тукландыру өчен куллана алмыйлар. Әлбәттә, төшенкелеккә бирелергә ярамый, халыкта: «Теләгән әмәлен таба, теләмәгән сәбәбен таба», дигән әйтем дә бар бит. Балтач үзәк мәчете имамы Рамил хәзрәт Бикбаев райондагы изге, тарихи урыннар турында мәгълүмат җыю бурычын куйды. Ул урыннарны беренче чиратта яшьләр, үсеп килүче яшь буын белергә тиеш. Безнең бәхеттән районда мондый урыннар бар. Әле заманында данлыклы булган Түнтәр мәдрәсәсенең биналары исән. Чутай авылында 1901 елда төзегән таш мәчет яңа сулыш алып, 2001 елның 10 ноябреннән эшли башлады. Борнак авылы зиратында Түнтәр мәдрәсәсендә 42 ел мөдәррис булып торган, 1919 елның 9 маенда Малмыжга алып төшеп кызыллар тарафыннан атып үтерелгән «Ишми ишан» – Ишмөхәммәт хәзрәтнең каберенә истәлек тактасы куелды, чардуганы яңартылды. Утырып дога кылу урыны эшләнде. Сасна Пүчинкәсендә мәшһүр шагыйребез әнисе Бибимәмдүдә абыстайның каберендә ел саен Г. Тукайның туган көнендә республиканың күренекле шәхесләре килеп искә алалар, коръән укыйлар. Районның иң борынгы авылларыннан берсе булган Смәелдә «Ташбилге каберлеге», «Изгеләр чишмәсе», «Иске яки әүлияләр зираты» бар. Соңгы елларда аларны торгызу буенча күп эш эшләнде. Борынгы кабер ташлары табылды. Хәзер белгечләр табып, аларны уку бурычы тора. «Изгеләр чишмәсе»нең шифалы суына райондашлар гына түгел, күрше төбәкләрдән дә киләләр. Боларның һәрберсенә, авылдагы борынгы мәчет урыннарын да кертеп, 7 мемориаль такта куелды. Шода авылындагы Мирхәйдәр Фәйзи музее бинасы, район аша уза торган Себер трактында урнашкан Карадуганда (хәзерге музей), Балтачта – ике, Яңгул авылында бер тарихи бина бар. Чепьядагы борынгы православие чиркәве дә шушы исемлектә. Монда әле тарихи, изге урыннар өлешчә генә әйтелде. Алар һәр авылда бар, төп бурыч – ул урыннарны табып, халык, үсеп килүче яшь буын белерлек итеп чаралар күрү. Без җыелыштан күп кенә файдалы мәгълүматлар алып, күтәренке күңел белән таралыштык.
Солтан Фатыйхов,
Балтач районының Аксакаллар шурасы рәисе
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев