Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Дин һәм тормыш

Иске Салавыч мәчете балаларны бергә җыйды (+фото)

Барыбыз да балаларыбызның иманлы,әхлаклы булуын тели.Мин үзем әхлак укытучысы буларак , Хәдичә апа Хәлиуллинаның мәчет яны лагеры  була  дигән хәбәренә бик сөендем. 

Бу хәбәрне башлангыч сыйныфларның әти-әниләр группаларына җиткердек. Бик күп әти-әниләр , балаларының   лагерьга килергә теләк белдерүен хәбәр итте.

27 июнь иртәсендә мәчетебез  янына яулыклар япкан, түбәтәйләр кигән  балалар агылды. 20 бала булса әйбәт булыр иде  дигәннәр иде, балалар саны 40ка җитте. Ә аларны ягымлы елмаеп тәрбияче апалары Хәдичә апа, Гөлшат апа,пешекче апалары Раилә апа, Әлфия апа, Нуридә апа,Гәшүрә апа каршы алды.

“Балаларның  күзләрендә нур балкый,үзләрен шундый тыныч матур тоталар.Һәр кушканны теләп өйрәнәләр. Килеп җитмәгән җирләре булса, бер-берсенә ярдәм итәләр.Үзебезгә дә алар белән эшләү бик ошады ”, ди тәрбияче апалары.

Әти-әниләр дә “Балалар теләп йөри, мәҗбүри йөртмибез. Өйрәнгәннәрен кайтып сөйлиләр.Өйдәдә кабатлыйлар Шундый тәмле ашаталар. Рәхмәт күңел итеп балалар белән эшләгән апаларга, - диләр.

Шушындый күңелле, файдалы ял оештыруда ярдәм иткән  күмәк хуҗалык җитәкчесе Айнур Рамиловичка, сәдакә булсын дип, бик күп күчтәнәчләр китергән авылыбыз халкына, анда хезмәт куйган апаларыбыз, әти-әниләр исеменнән зур рәхмәт белдерәбез.

Лагерьга йөргән балаларның әти-әниләре

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев