Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Дин һәм тормыш

Ислам дөньясындагы бәйрәмгә кушылып

Рабигул әувәл аеның 12 нче көне Ислам дөньясында зур тантана көне бөтен дөнья мөселманнарының зур бәйрәме бу көнне сөекле пәйгамбәребез Мөхәммәд мостафа саллаһу галәйһи вәссәләм дөньяга килгән.

Шул көннән башлап Ислам нуры җәелгән бик күп могҗизалар пәйда булган. Аллаһының әмере белән бу көн Мөхәммәд (с.г.в.) исән чакта билгеләп үтелми. Күп кенә Исламият галимнәре раславынча, Пәйгамбәребез (с.г.в.) вафатыннан соң 600 еллар чамасы үткәч, Мәлик Мозаффар атлы Ирбил падишаһы Мәүлид көнендә зур мәҗлес җыеп, Коръән укытып, фәкыйрьләрне, мескеннәрне кунак итеп, хәерчеләргә сәдакалар өләшүне гадәткә керткән.

Шушы күркәм гадәт Ислам дөньясына таралган һәм гасырлар аша безнең көннәргә килеп җиткән. Быелгы Рабигүл әувәл  ае 29 октябрьдә башланып, пәйгамбәребез Мостафа с.г.с туган көн ноябрьнең 9 ына туры килде.  Бу көнне зур бәйрәм итеп билгеләп үтү инде безнең Смәел авылында гадәткә керде. Быел да  авылыбыз мәчетендә шушы олуг бәйрәмгә багышлап, зур мәҗлес оештырылды. Мәчеттә зур табын әзерләп, анда 140 лап кеше катнашты. Шулар арасыннан 50 ләбе мәктәп укучылары булу, аеруча куанычлы.

Кунаклар арасында авылыбызның “Ак әбиләре”   туксан яшен тутырган, заманында  терлекчелектә эшләп ике орден, күп медальләр алган, инде утыз еллап абыстай - бакыйлыкка күчкәннәрне  соңгы юлга озатуда төп оештыручы - юучы,  кәфенләүче  Разыя апа,  89 яшен тутыручы абыстаебыз Фәүзия апа, үзенең хезмәт юлын тракторчы булып башлаган 88 яшьлек Әминә, 88 яшьлек Бикә апаларның, 82 яшендә хаҗ сәфәре кылган Мансур абыйның катнашулары бәйрәмебезгә ямь өстенә  ямь өстәде, яшьләр өчен бик матур үрнәк булды. Болардан тыш мәҗлестә авылга кайткан кунаклар да катнаштылар.

Мәҗлес 13 сәгатьтә башланырга тиеш булса да, өйлә намазы укыганнан соң ук кеше таралмады, җыела башлады. Без бу вакытны да бушка уздырмадык. Монда мәчетнең  уку бүлмәсендә компьютер булу, аның интернет челтәренә тоташкан булуы бик отышлы булды. Без инде бу мөмкинлекләрне  мәчеттәге  укуларда (Интернет мәдрәсә сайты), вәгазьләрдә берничә ел файдаланабыз. Әле күптән түгел генә вәгазь кичәсен нәкъ интернет челтәре ярдәмендә уздырдык. Ул  Кукмарада  районының Мәчкәрә авылында узган  “Икенче Мәчкәрә укуларына багышланды. Анда районнан Җәлил хәзрәт, Түнтәр авылыннан дүрт кешелек  группа белән  тарихчы  Рәфхәт абый Зарипов та катнаштылар.

Рәфхәт абый бу турыда  Татастан яшьләре газетасында “100 елдан соң очрашу” дигән тема астында язып та чыкты. (17 октябрь, 2019 ел). Чөнки Мәчкәрәнең  дин белгечләре-ишаннары Түнтәр мәдрәсәсен тәмамлаучылар. Без вәгазь кичәсендә ЮТУБ сайтының “Икенче Мәчкәрә укулары”на кереп, бик гыйбрәтле тапшыру карадык, үзебезне шул укуларда катнашкандай хис иттек. Монда шуны да әйтергә кирәк, бу сайтта - ЮТУБта бик  гыйлемле  дин белгечләребезнең  күп кенә чыгышлары, вәгазьләре белән дә танышып була.

Ә Мәүлид ашы көненә без шулай ук махсус программа әзерләдек. Безнең мәчеттәге 1996, 1997 еллардагы Корбан гаетләренең  видеога төшергән касетасын таптык. Аны ул вакыттагы авылыбыз имамы Рәис абыйның улы, барыбызга да  таныш булган, озак еллар  район милиция башлыгының урынбасары булып эшләгән  Рафис Рәис улы төшергән була. Без ул касетаны цифрлыга күчереп, комьютерга керттек. Материалны видеопроектор аша экранга чыгарып, моннан 22-23 еллар элек булган вакыйгаларны карадык.

Иң тәэсирлесе, гыйбрәтлесе, гает намазында катнашкан 100 дән артык кешенең бик күпләрнең инде безнең арада булмаулары, бакыйлыкка күчүләре булды. Бу һәркемне  дөньялыктагы  гомернең  бик кыска икәнлеген, ахират тормышына әзерләнергә  кирәклеген искәртте.

Мәҗлесне  авылыбыз имамы Шамил хәзрәт Коръән уку белән башлап җибәрде, аннан соң кунаклар аның Мәүлид бәйрәменә багышланган вәгазен тыңладылар.  Мәктәпнең Әхлак дәресләре укытучысы Гүзәл Солтан кызының укучылары  бик матур итеп  мөнәҗәтләр - Пәйгамбәребез с.г.с га мактаулар  укыдылар.

Икенде намазы вакыты җиткәч, Балтачтан кунакка кайткан авылдашыбыз, Казан “Ислам динен кабул итүнең 1000 еллыгы” исемендәге мәдрәсәнең Балтач бүлегенең 4 сыйныф шәкерте  Котдүс Габдулла улының авыл өстенә  намазга чакырып моңлы азан тавышы яңгырады. Мәчеттә бергәләп икенде намазын укыдык. Мәҗлес чыгышлар белән үрелеп барды. Күрше Борнак авылы имамы Хәбибелхак хәзрәт, авылыбыз мөгаллимәсе - Зөлфия абыстай  мәҗлестә катнашучыларны бәйрәм белән котлап, мәҗлесне оештыручыларга рәхмәт әйтеп чыгышлар ясадылар.

Мәҗлесне алып баручы Солтан Ибраһим улы кунакларны мәчеттәге эшләр, алда торган бурычлар белән белән таныштырды. Мәҗлескә кунакларның һәрберсе бүләкләр белән килергә тырышкан.  Мондый мәҗлесләрне оештырганда авылдашларның бик бердәм булуларын әйтергә кирәк. Смәелдәге төп оешмалар Смәел җәмгыяте-директоры Илһам Мансур улы, җирле үзидарә рәисе Рифнур Гайнан улы, мәктәп - директоры Гөлсинә Мөнир кызы һәм мәчет без һәрбер эштә бер булып эшлибез.

Смәел җәмгыяте мәчетнең матди яктан төп иганәчесе. Мәчетнең уты, газы  өчен җәмгыять түли. Моның өстенә авыл имамына, мәчетнең техник хезмәткәренә, җылыту өчен җаваплы кешеләргә дә хезмәт хакының бер өлешен түләү дә Смәел җәмгыяте өстендә. Төрле чаралар уздырганда да Илһам Мансур улының һәрвакыт ярдәме тия. Моннан тыш авылыбызның эшмәкәрләре дә мәчеткә, уздырыла торган чараларга зур ярдәм күрсәтәләр.

Быелгы  Мәүлид ашының  “Аккош” кибетеннән алган барлык продукциясе (6мең 200 сум)  эшмәкәребез Фәнис Васил улы хисабыннан булды. Бу инде аның мәчеткә беренче генә ярдәме генә түгел. Ул Ифтар (авыз ачу), Корбан ашы мәҗлесләренә дә ярдәм итә.

Мәчеттә уздырылган һәр чараны фотога төшереп, компьютерга кертеп барырга тырышабыз. Ул киләчәк буыннар өчен истәлек тә булыр. Әле мәчеттә, үзенең музеен булдыру буенча да эш башладык. Музей өчен мәчеттә бик уңайлы бүлмә бар. Бу заманча музей булып, аның күп экспонатлары  компьютер хәтерендә булып, экраннан күп мәгълүмат алып булачак. Без аны алдагы  ел башында булачак мәчетебезнең 25 еллык юбилеена  ачарга җыенабыз.

Шулай итеп, бер акыл иясе әйтмешли: "Тормыш ул бер урында гына тормый, гел хәрәкәттә. Велосипед кебек, туктасаң ава". Шуңа күрә, без авылашларны мәчеткә тарту, намазга бастыру  буенча төрле чаралар кулланырга тырышабыз, эзләнәбез. Аның иң куанычлысы -  мәчетебез каршында ике төркемдә 25ләп авыл апалары - әниләр-әбиләр  Изге Китабыбыз Коръәнне уку кагыйдәләрен өйрәнәләр. Аларны икесе дә мәдрәсә тәмамлаган мөгаллимәләребез Зөлфия Габделбәр кызы, Гүзәл Солтан кызлары укыталар. Балаларыбызга беренче тәрбия әниләр, әбиләр аркылы бирелгәнен уйласак, бу бик куанычлы. Авылдашлар белән эшләү, төрле чаралар уздыру нәтиҗәсендә   соңгы вакытларда авылдашларның,  бигрәк тә  яшьләрнең  җомга намазларына йөрүе сизелерлек артты. Мәүлид ае әле дәвам итә, бу айда башланган матур эш-гамәлләребез дәвамлы булырга насыйп булса иде.  

 

Балтач районы Смәел авылы мәчетенең мөтәвәллият рәисе Солтан Ибраһим улы Фатихов.

11 ноябрь,2019 ел.

Фото: Рәис Закиров

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Мәүлид бәйрәме