Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Дин һәм тормыш

Исламда хатын-кыз

Рамил хәзрәт Юныс вәгазләре. ... 8 нче март алдыннан барыбызга да таныш күренеш:. бар халык дөнья куптарып бәйрәм итәргә әзерләнә, ир-егетләр әнисенә, апасына, хатынына, яраткан кызларына бүләк сайлый, шәраб, чәчәк сатып алалар.

Хатын-кызлар кибеттән-кибеткә йөгереп сумка-сумка ризык ташыйлар, кунаклар белән мәҗлес корып утырырбыз дип иртәдән кичкә кадәр газ плитәсе янында аягөсте басып торып, күбесенең үзләре әзерләгән табын янында утырырлык та хәлләре калмый. Әле алай гынамы, яхшы ук бәйрәм итеп өлгергән кызмача ирен көч- хәл белән караватка күтәреп салып, елга бер килә торган бәйрәмнәре әнә шундый күңелсез ноктада тәмамланып та куя. Нишләсен хатын-кыз, түзә инде, аның каравы, елга бер тапкыр булса да ире чәчәк күтәреп кайтып кергән бит! ..
Ислам диненә, Шәригатебезгә мөрәҗәгать итсәк, мөселман гаиләсендә хатын-кыз өчен көн саен бәйрәм булуына инанырбыз. Безнең динебез гүзәл затларыбыз хакын бик югары куя. Елга бер түгел, Ислам дине һәркөнне хатын-кызны хөрмәтләргә, ихтирам итәргә өнди. Әлхәмдүлилләһ, гаиләләребездә тәрбияле, хәерле мөгамәлә кору өчен Аллаһ Сөбеханә вә Тәгалә Коръәнне иңдерде, пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләмнең сөннәтенә ияреп, бик күп әҗер- савапларга ирешү юлын күрсәтте.
Исламда хатын-кыз мәсьәләсенә килгәндә, түбәндәге проблеманы да кузгатасым килә: үзебезне мөселман җәмәгатеннән санап, тәрбияле ир һәм ата, тәрбияле хатын вә ана исемнәре күпме безгә хас? Мөселманнарның күбесе болай уйлый: Коръәннән берничә сүрә, дога, хәдис өйрәтсәк, балабыз хәерле булып үсә дә үсә инде диләр. Ә ни өчен соң ул вакытта расүлебез (с.г.в.), сәхабәләр, табигыйннәр Коръән өйрәтү, хәдис ятлау белән генә чикләнмичә, нәкъ менә тәрбия эше белән дә шөгыльләнделәр? Ни өчен "Мөхәммәдия", Иж- Бубый мәдрәсәләрендә, Багдад, Каһирә университетларында уку Коръән вә сөннәт белән генә тәмамланмады? Ни өчен күренекле дин белгече, бөтен төрки дөньяда ихтирам казанган галимебез Р. Фәхретдин "Тәрбияле ана - 1", "Тәрбияле ана - 2" һәм "Кияүгә чыгасы кызларга үгет-нәсихәт" китапларын язды? Кызганыч, бу хезмәтләрдән бик азларыбыз гына хәбәрдар. Югыйсә, хатын-кызга гыйлем алырга кирәкми, аларга аш плитәсе янында торсалар да бик җиткән дип уйлаучылар күпчелекне тәшкил итмәс иде. Әгәр ана кеше надан, гыйлемсез булса, баласына нинди үрнәк күрсәтер дә, ничек тәрбия кылыр? Мөселман ирләре, баласының киләчәген чын-чынлап кайгыртса, хәләл җефетенең тәкъва булуына да зур игътибар бирәчәк, ә моның өчен гыйлемле булу кирәк. Чөнки нәрсәгә булса да ныклап инану өчен башта аның турында хәбәрдар булу шарт. Ананың тәүге тамчы сөтеннән үк балага аның әдәп-әхлагы, иманы, тәрбиясе күчә.
Европа халкының, христиан булсынмы ул, яһүдиме - башлангыч дини тәрбияне вә гыйлемне гаиләдә алулары билгеле. Бу илләрдәге президент яисә башка югары урында эшләүче зур түрә, журналистларның сорауларына җавап биргәндә дини тәрбиягә аналары өйрәтеп үстерүен яшермиләр. Ә безнең аналарны аш бүлмәсендә генә күрергә теләүчеләр нинди киләчәк төзергә җыена икән? Хәер, ошбу фикерне кайбер хатын-кызларыбызның үзләреннән үк тә ишетергә туры килгәне бар. "Безнең мәчеткә йөрүебез фетнәгә тиң", - диләр алар. Эшләр болайга киткәч, әйдәгез, урамга бөтенләй чыкмавыгыз хәерле булыр, балаларыгызны бакчага-мәктәпкә илтмәгез, кибетләргә йөрмәгез, томана булып өйдә генә ятыгыз дияргә кала ... Хәдис бар: мәчет ирләрнеке дә, хатыннарныкы да түгел, ул - Аллаһныкы, диде пәйгамбәребез (с .г.в.). Казый, мөәзин, имам, мөфти мәчет хуҗасы түгел, ә хезмәтчеләре. Хатыннарыгызны мәчеткә барудан тыймагыз, дип дәвам итә хәдис. Бусы инде турыдан -туры ир кешеләргә мөрәҗәгать. Чөнки мәчет - дин, вәгазь, мәгърифәт чыганагы. Әгәр билгеле сәбәпләр аркасында гаиләдә үгет-нәсихәт сүзләре ишетелми икән, бу фетнәле дөньяда хатын-кызларыбыз каян гыйлем тупласын?
Кайберәүләр Гайшә (р.г.) әйткән сүзләрне хатын-кызга мәчеткә бару тыела дип дәлил итә. Гайшә анабыз бизәнеп-ясанып, ислемай сөртеп мәчеткә юнәлүче бер хатынны юлыннан кире борды һәм әйтте: әгәр расүлүллаһ (с.г.в.) күргән булса, сезне мәчеткә барудан тыйган булыр иде, диде. Чөнки хатыннарның үз өйләреннән читтә хушбуй исе таратуын расүлебез (с.г.в.) зина кылуга тиңли, шуңа күрә Аллаһ йортына аяк басканда билгеле бер әдәп-әхлак кысаларыннан чыкмаска кирәк. Гайшә (р.г.) әлеге хатынга бары тик шушы кагыйдәне искәртте.
Сер түгел, бүгенге көндә мөселман гаиләләренең дә таркалуы еш күзәтелә. Бу хәлгә беребез дә битараф калырга тиеш түгел. Ни өчен тормышларын Аллаһ кушканча корган, бишвакыт намазын калдырмаган гаиләләр таркала, иманлы балалар ятим кала? Уйланырга урын куп монда. Мәселман егет вә кыз корган гаилә учагының суыну сәбәпләре без алдарак әйтеп узган дини тәрбиягә кайтып кала. Туып-үскән йортында Ислам кушканча яшәүне бар дип тә белмәгән, хәерле мөгамәлә курмәгән егет йә кыз, 20-22 яшьләрдә иманга кайтып, берәр мәдрәсәдә Дин гыйлемен үзләштереп кенә алдагы 22 еллык тәрбиясезлекне тамырыннан ук һичничек корыта алмый, мөмкин хәл түгел ул!
Яшьләрнең гаилә моделе әти-әниләре үрнәгендә корыла, ИР белән хатын булып яшәүләренең беренче көннән үк уз әтисе һәм әнисенең кылган гамәлләрең кабатлый алар оясында Ни күрсә, очканында шул булыр! Болар бәлкем, Коръәнне яттан белерләр, хәдисләрне илә уятып сорасаң җавап бирерлек дәрәҗәдә өйрәнерләр, әмма - иң мөһиме - Ислам әхлагы юк 'ә аны каяң аласы? Фәкать иманлы ата-ападан, әби-бабайдан, туганнардан, ягьни гаиләдән. Әгәр табигатькә игътибар итсәгез, Барча мәхлүкатның уз нәселен кайгыртуын күрерсез. Кошлар да балаларын үз авызыннан ашата, соңыннан аларны очарга, дошманнан сакланырга әйрәтә, канатлары ныгыгач кына ояларыннан чыгарып җибәрәләр: булды, тәрбия тәмам. Ә менә адәм баласына, балигълык яшенә ирешкәнче, Аллаһ 10-12 ел вакыт бирә. Кызык бит, бозау тугач та аягыңа баса, чебен ике сәгатьтән очып китә. Ә без - кешеләрнең балалык чоры - дистә елга сузыла. Чөнки адәм баласы, хайваннан аермалы буларак, инстинкт белән генә яши алмый, аңа тәрбия кирәк. 10 ел буе кайда яши ул, нәрсәләр күреп үсә - бабаның алдагы тормышында әнә шулары мөһим, шулар зур йогынты ясаячак.
Аерылуларның тагын бер сәбәбе итеп үзеңә мәңгелек яр сайлауда борынгы гореф-гадәт, йолаларыбызны белмәүне атап үтәр идем. Юкка гына фикх фәнендә хәләл җефет сайлау бүлеге язылмаган. Моны белү гаиләнең дәвамлылыгына зур гарантия бирә. Бер елны Мөселман таныштыру үзәге җыелышында психолог чакыртып зур гына сөйләшү оештырдык. 500 кеше алдында сәгать ярым чыгыш ясады ул. Мөселман егетләре-кызлары ушлары китеп тыңлады. Без боларның берсен дә белми идек, диләр. Ислам дине кешене тышкы кыяфәтеннән танып-белү, холкын чамалау гыйлемен өйрәнүне мәзкүр кылмый, ягъни хәрам дип атамый. Европа психологлары шул хакыйкатьне өйрәнеп, безгә килеп акыл саталар, ә без авызларыбызны ачып тыңлап утырабыз, ни булыр иде үзебез үк шул гыйлемне үзләштерүгә алынсак ?! Элек һәр татар авылында яучы әби-апалар яшәгән. Үз авылында гына түгел, күрше авылда туып-үскән егет, кыз турында да бик яхшы хәбәрдар булганнар һәм димчелек эшен бик белеп, дөрес итеп башкарганнар. Яучы карчыклар беркайчан да авылның иң шәп егетенә шундый ук кызны димләмәгән. Чөнки белгәннәр: бер казанга ике тәкә башы сыймый. Иң хәерле гаилә - ирнең дә, хатынның да үз урынында булганы ... Кызганыч, шушы гыйлемне бүген кулыбыздан ычкындырдык.
Бер хәдис бар: хатын-кызның малына, матурлыгына, нәселенә, диненә карап никахланырга була, иң хәерлесе - диненә карап өйләнү, дигән пәйгамбәребез (с.г.в.). Шушы хәдисне мөселман егетләренең күбесе диненә карап кына никахлашуга кайтарып калдырырга тели. Төптәнрәк уйлап карасак, хатын-кызга алдагы өч сыйфат буенча өйләнгән очракта да ул, асылда, мөэминә булырга тиеш. Тышкы кыяфәтенә, малына-дәрәҗәсенә күзегез төшеп тәкъдим ясау никахны ныклы, дәвамлы итәрме соң, шунысын уйлагыз. Бит болары аның фани, ягъни кайчан да булса бер бетәчәк, ә менә иман - мәңгелек. Анасы иманлы бала нигездә иманлы тәрбия ала.
Исламда хатын-кыз темасына кереп киткәч, күпхатынлылык мәсьәләсенә дә кагылып узыйк. Динебезнең асылын аңламаучы кайберәүләр бу мәсьәләдә белемле, төпле фикер йөртүдән ерак тора. Ислам дине нәфесен тыя алмаучы мөселман ирләренә дүрт хатынга хәтле өйләнүне рөхсәт итә, диләр алар. Киресенчә, Ислам дине күпхатынлылыкны дүрт саны белән чикләде. Исламга хәтле булган диннәрдә ир кеше чикләнмәгән күләмдә хатын алу хокукына ия иде: Сөләйман пәйгамбәрнең - 100, Давытның 99 хатыны булды! Хакыйкатьтә, күп хатын алу зарурәттән рөхсәт ителә. Әйтик, сугышлар булып, тол хатыннарның артуын кисәтү өчен ... 1948 нче елда Германиядә тол хатыннар проблемасы кузгатыла. Шушы уңайдан Бон шәһәрендә бик зур конференция үткәрелә, төрле илләрдән галимнәр җыела. Каһирәнең Әл Әзхәр университетыннан килгән ике галим күпхатынлылык мәсьәләсен исламча чишү буенча немец телендә бик тә әһәмиятле чыгыш ясыйлар. Бөтен халык таң калып тыңлый һәм иң мөһиме - бу галимнәрнең сүзләрен таныйлар, йөз чөермиләр. Нәтиҗәдә, 1949 нчы елда Бон шәһәре конституциясендә күпхатынлылыкны рөхсәт иткән канун теркәлә. Аллаһ билгеләгән чикне узмау өчен зинадан сакланганнарга иң хәерле юл - шушы. Бездә исә, дөресен әйтик, күпхатынлылык тәрбиясе юк ...
Әйе, Коръәни Кәримебездә тормышның һәммә четерекле якларына да җаваплар күрсәтелгән.
Нәфесебездән акылны өстенрәк куеп, һәрнәрсәгә иман күзлегеннән карасак, барысында да Аллаһның хикмәтенә тап булырбыз ...
Ссылка www.igelek.ru
Фото http://vk.com/search?c%5Bq%5D=%D0%B1%D0%B5%D0%BB%D0%BC%D0%B8%20%D0%BA%D0%B0%D0%BB%D0%BC%D0%B0&c%5Bsection%5D=statuses

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250