Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Дин һәм тормыш

Исламда шаярту әдәпләре

Әдәпле һәм кызыклы сөйләм белән кешеләрне үзенә тарта белүче бик күркәм кешеләрдән санала.

«Әдәпле һәм кызыклы сөйләм белән кешеләрне үзенә тарта белүче бик күркәм кешеләрдән санала. Ислам дине дә каты йөрәкле булуны тыя. Әмма чиген белмичә шаярту да дөрес түгел. Шуңа күрә шаярту әдәбенә хас булган кагыйдәләрне белергә кирәк.

Шаярта белүче кеше җиткерәсе килгән фикерен җиңел, җайлы итеп аңлата алыр һәм белемен кешеләргә җиткерер, чөнки күңелле кеше һәрвакыт игътибар үзәгендә, ул үзенә тартып тора, башкалар аны чын күңелдән тыңлый.

Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһү гәләйһи вә сәлләм: „Мин артык күп шаяручы кешеләр рәтеннән түгел, әмма күңелсез кешеләр дә минем рәттән түгелдер, һәр шаяруның да билгеле бер чиге булырга тиеш“, — дип әйткән.

Артык еш шаяртырга кирәкми. Шаян сүзләр белән башкаларны үпкәләтмәскә һәм беркемгә дә зыян китермәскә кирәк.

Ялган сөйләүдән, ялган шаһитлектән саклану бик мөһим.
Шаяртам дип, кеше әйберенә кагылу, аны яшереп кую һәм кешене куркыту тыела», — дип яза «Дин турында» чыганагы.

Автор:Фануз Хабибуллин

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев