Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Дин һәм тормыш

Изге айда - изге гамәлләр (Раҗәб ае)

Вәгазьче мөнбәре

Әгүүзү билләәһи мин әш-шәйтаанир-раҗииим. Бисмилләәһир-рахмәәнир рахииим... Газиз дин кардәшләрем, әссәләмү галәйкүм вә рахмәтүллаһи вә бәракәтүһ!

Гыйнвар аеның 23ендә, ягъни бу атнаның дүшәмбесендә Раҗәб ае башланды. Раҗәб ае һәм шәгъбан ае – Рамазан ае турында алдан хәбәр бирә торган айлар булып тора. Бу ике мөбарәк ай аша без изге Рамазанга күчәбез. Бу айларда без Рамазанга әзерләнәбез.

Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.в.) хәзрәтләре бер хәдистә: «Раҗәб – Аллаһның ае, шәгъбан – минем аем, ә Рамазан – өммәтемнең ае», – дип әйткән. Берәү Пәйгамбәребездән (с.г.в.): «Йә, Расүлүллаһ, ни өчен Раҗәб – Аллаһ ае соң ул?» – дип сораган. Расүл әкрам (с.г.в.): «Бу айда чын күңелдән тәүбә итүчеләргә Аллаһы Тәгаләнең мәгъфирәте иңә, бу айда кан түгү, сугышлар тыелган, бу айда Аллаһы Тәгалә бөтен пәйгамбәрләрнең догаларын кабул кылган һәм күп кенә әүлияләрне (изгеләрне) дошман кулларыннан коткарган», – дип аңлаткан. Раҗәб аенда кылган изге гамәл-гыйбадәтләр өчен Аллаһ Раббыбыз савап-ларны арттырып бирә. Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.в.) хәзрәтләре Раҗәб аеның беренче җомгасына каршы булган кичтә уяу булырга киңәш иткән. Фәрештәләр аны Рәгаиб кичәсе дип атаганнар. Бу вакытта догалар кабул була. Сөекле Пәйгамбәребез (с.г.в.) : «Биш кичәдә Аллаһы Тәгалә үз колларының үтенечләрен кабул кылыр: Рәгаиб, Бәраәт, Җомга киче, Рамазан һәм Корбан гаетенә каршы кичәләр», – дип әйткән. Бу кичәләрдә мөселманнар Раббылары һәм тормышлары турында уйланалар, фикер йөртәләр, Коръәнне күп итеп укыйлар, догалар кылалар. Аллаһы Тәгалә безгә бу кичәләрдә гөнаһлардан пакьләнергә, үзебезнең изге ниятләргә, максатларга ирешергә зур мөмкинлекләр бирә. Без бу кичәләргә игътибарлырак булырга, аларны шатланып, сөенеп каршы алырга тиешбез.

Нинди көн соң ул Рәгаиб кичәсе? Бу елда ул гыйнварның 26сы төненнән 27се көненә туры килде. Бу көн — сөекле Пәйгамбәребезнең (с.г.в.) әтисе Габдуллаһ белән әнисе Вәһб кызы Әминәнең никахлашкан көннәре. Раҗәб ае тагын бер мөбарәк кичә белән бизәкләнгән. Ул – Мигъраҗ кичәсе, Раҗәб аеның 26нчы киченнән 27сенә каршы була.(Быел ул февраль аеның 17сеннән каршы төннән 18 февраленә туры килә). Мигъраҗ – күккә ашу дигән мәгънәне аңлата һәм бу кичә пәйгамбәребез Мөхәммәд хәзрәтләренең һәм барлык мөселманнарның тормышында олуг могҗиза булып санала. Безгә шушы көнне биш вакыт намаз фарыз булган. Кыскасы, бу айда мөселманнар тарихына, динебез тарихына бәйле әһәмиятле вакыйгалар күп. Шуңа да Раҗәб ае – изге ай санала. Шәгъбан ае да – изге ай. Аннары изге Рамазан ае килә. Раҗәб аенда без инде Рамазан аена чын-чынлап әзерлегебезне башлыйбыз. Нәфел уразалары тотабыз, сәдакалар бирәбез. Шулай иттеп, без күңелебезне сафлап, Аллаһ Тәгалә тарафыннан һидәят өчен, туры юлга күнәр өчен, безгә бүләк итеп бирелгән изге аена әзерләнә башлыйбыз. Изге айларда тәүбәгә килү бик саваплы, һәркайсыбызның эшләгән гөнаһылары бар, аларны искә төшерергә кирәк. «Әстәгьфируллаааһ»ны күп әйтергә, гөнаһларыбызга тәүбә кылу сорала. Берәү, гөнаһысын искә төшереп, шуңа тәүбә итсә, тәүбә кылса, үкенсә һәм яңадан бу гөнаһларны кабатламаса, Пәйгамбәребез Мөхәммәд галәйһиссәләм әйтүенчә, аның мондый гөнаһысы кичерелгән дип санала. Димәк, безгә начар эшне эшләгәнебезгә үкенергә кирәк, тәүбәгә килеп, «Әстәгъфируллаааһ» дип. Һәм инде «Кәлимәтүл истигъфәр»не әйтсәк тә бик әйбәт, һәм соңыннан ул бозыклыкны яңадан кабатламаска кирәк. Шуңа көч табасыз икән, димәк, Пәйгамбәребез әйткәнчә, шушы гөнаһ ярлыканган дип санала. Тәүбәгә килгәнсең икән, Аллаһ Тәгалә шушы гөнаһыңны ярлыкасын өчен, шул тәүбәңә үлгәнче тугры калырга кирәк.

Калган намазларыбызны, калган уразаларыбызны да изге айларда үтәү яхшы, чөнки бу – Аллаһның рәхмәт айлары. Бу – гамәлләребезнең кабул ителә торган айлары. Аллаһ Тәгалә әйтә: Раҗәб аенда мин ачуымны бикләп куярмын, рәхмәтем яңгыр шикелле явар, – ди. Бу изге айларда әҗер-савап 100 мәртәбә артыграк булыр. Тырышып-тырышып Коръәннән бер аять өйрәнсәк, бер хәреф өйрәнсәк, (Аллаһның безгә вәгъдә кылган әҗер-савабы бар) бер хәрефкә – ун савап тияр, ди.

Менә шундый эшләргә без шушы айларда хирыс булырга, шушыларны башкаруга гадәтләнергә тиеш. Бу айларда яман эшләрне куеп торырга кирәк. Раҗәб, Шәгъбан, Рамазан айларында, яман эшләребезне куеп, изге эшләрне күп эшләсәк, Аллаһ, бәлки, безгә рәхмәтле булыр. Без дә инде, бәлки, яман эшләрне бүтән кабатламабыз, телләребезне дә, күңелләребезне дә яман сүзләрдән пакьләрбез. Раҗәб аен, изге ай дип санап, аны кадерләп, Аллаһ Тәгалә кушканча, әйбәт итеп үткәрергә кирәк. Шәгъбан, Рамазан айларында да Аллаһ Тәгалә каршысында чис-та булып, пакь булып, гөнаһларыбыздан арынып, изге гамәлләребез белән күренеп калыйк.

Җәлил хәзрәт Фазлыев

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: дин