Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Дин һәм тормыш

Изге эшләрегез дәвамлы булсын (+фото)

21 июль көнне Түбән Сәрдек авылында бик күркәм мөселман сабантуе узды.Әлеге сабантуй балалар өчен дә, олылар өчен дә онытылмаслык булгандыр дип уйлыйм.

Шушы мөселман сабантуен үткәрүдә үзләренең зур көчләрен куйган Салих хәзрәт белән Тәгъзимә абыстайга, Нургаян абый Йосыпов, Азат абый Гайнуллин, Шамил абый Гыймранов һәм аларның гаиләләренә,балаларны гыйлемгә өйрәтеп, сабантуйда чыгыш ясарга әзерләгән мөгаллимәләр Резеда апа белэн Наилә апага, матур итеп алып барган Алсу апа Тәбрисовага һәм Рәйханә апа Низамовага,уеннарны оештыручы апаларга да авыл халкы, кунаклар исеменнән олы рәхмәтләр җиткерәбез. Аллаһы Тәгалә хәерле гомерләр, ныклы сәламәтлек, эшләрегезнең уң булуын, гаилә бәхете насыйп итсен. Барыгызның да изге эшләрегез дәвамлы булсын иде. Шушындый мөселман сабантуйлары ешрак үткэрелсен иде, дип теләп калабыз.

Айзилә Закирова,

Сәрдек авылы.

Фото: автор

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: сабантуй