Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Дин һәм тормыш

Изге Рамазан ае Смәелдә зур Ифтар мәҗлесе белән башланды (фото)

Изге Рамазан ае уразасының беренче көнендә, 27 майда, Смәел авылы мәчетендә зурлап Ифтар (авыз ачу) мәҗлесе үткәрелде.

Мәҗлестә барысы 120 ләп кеше катнашты, иң куанычлысы, шуларның 32 се укучы балалар. Мәҗлеслестә 88 яшен тутырган Разыя апа Газыйм кызының, 86 яшьлек Бикә (Гыйззәтбану) Шакирҗан кызының, Фәүзия апа Нуриәхмәт кызының, 85 яшьлек Васил абый Миңнегали улының катнашулары, мәҗлесне тагын да күркәм итте.

Ифтар мәҗлесен оештыруда төп иганәчеләр Смәел авыл хуҗалыгы кооперативы һәм җирле эшмәкәребез Әхмәдиев Фәнис Васил улы булдылар. Мәҗлескә килгән һәркем бүләк белән килде. Мәҗлес табынын әзерләүдә һәм хезмәт күрсәтүдә 20ләп кеше катнашты. Мәктәпнең югары сыйныфыннан сигез кыз, укытучы Гүзәл Солтан кызы җитәкчелегендә, шулай ук эшләрне башкаруда зур ярдәм күрсәттеләр. Мәҗлескә килә алмаган, авыру 11 кешегә махсус күчтәнәчләр кертелде. Авыл халкы, килгән кунаклар бу чарадан бик канәгать калдылар һәм оештыручыларга Аллаһының рәхмәтләрен теләделәр.

Мәҗлескә кунаклар кичке 7 сәгатькә чакырылып, ул Коръән уку белән башланып китте. Аннан соң Рамазан уразасының фазыйләтләре турында авылыбыз имамы Шамил хәзрәт вәгазь сөйләде. Мәктәпнең әхлак дәресе укытучысы Сәләхиева Рәсимә Зиннәтулла кызы җитәкчелегендә укучылар мөнәҗәтләр әйттеләр, Коръән сүрәләре укыдылар. "Смәел" җәмгыяте директоры Илһам Мансур улы, авыл җирлеге башлыгы Рифнур Гайнан улы килгән кунакларны бәйрәм белән котлап, мондый чараларның алга таба да дәвамлы булуын теләделәр. Авыз ачу вакыты кергәч, авыз ачып, җәмәгать белән ахшам намазы укыганнан соң, мәҗлес мул табын артында дәвам итте.

Солтан Фатыйхов,
Смәел мәчете мөтәвәллияте рәисе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250