Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Дин һәм тормыш

"Изгелеккә җиңел карамагыз"

Сөекле пәйгамбәребез: «Һичбер изгелеккә җиңел карамагыз, коедан алган суыңны кардәшеңнең чиләгенә салу кебек эшне дә вак нәрсәгә санама», – дигән.

Бу көннәрдә Мәскәүнең җәмигъ мәчетендә намазлар уку насыйп булды. Шулай бер көнне тәһарәтханәгә төшкәч, гаҗәеп бер хәлгә тарыдым. Елкылдап торган кыйммәтле туфли, стрелкалары бармак йөзен кисәрлек кап-кара чалбар, кардай ак күлмәк кигән һәм кызыл галстук таккан, корычтан коеп куйгандай чибәр бер егет, швабра тотып, идән юып йөри. Имам буларак, башыма иң беренче килгән фикер: менә, ичмасам, башкала мәчетендә җыештыручылар өчен дә дресс-код бар икән. Ул арада егет тәһарәт алучылардан идәнгә тамып калган суларны җитез генә сөртеп чыкты да, швабрасын диварга сөяп, элгеч янына килде. Анда эленеп торган затлы костюмын алып киде һәм костюм артында яшеренеп торган күн портфелен алып чыгып китте. Шунда гына аның тәһарәтханә җыештыручы түгеллеге башыма барып җитте.
Раббыбыз безнең каршыда изгелек ишекләрен ачып куя, әмма без ул ишекләрне йә гафиллегебез, яки артык вак эшкә санавыбыз сәбәпле, игътибарсыз калдырабыз. Пәйгамбәребез хәдисләреннән аңлашылганча, бер ир кеше, юлда яткан агач ботагын күреп: «Мин бу ботакны юл өстеннән алып куйыйм әле, кешеләргә комачауламасын», – дигән. Шул ботакны юлдан читкә алып куюы сәбәпле, Аллаһы аны җәннәтле иткән. Ә бервакытны бер фахишә хатын, чүлдә кое янында сусаудан тилмереп утырган бер этне күреп, үзенең аяк киеменә су алып, эткә эчергән. Аңа рәхмәт йөзеннән, Аллаһы аның гөнаһларын ярлыкаган. Кайвакыт без, дөнья мәшәкатьләренә чумып, юлыбызда очраган гади генә изгелекләрне күз уңыннан читтә калдырабыз. Янәсе, «Боларын башкалар эшләсен, мин игелекне болай да күп кылам» яки «Минем зуррак эшләр башкарасым бар» дип масаябыз. Ә бит беребез дә Аллаһының рәхмәтенә, гөнаһларыбызның ярлыкануына нәрсә сәбәп буласын белмибез.

Йосыф хәзрәт Дәүләтшин, Казан
http://shahrikazan.ru/news/yazmalar/izgelektn-sten-bulma

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев