Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Дин һәм тормыш

Изгелектә ярышыгыз

Пәйгамбәребез (с.г.в.с.) үз хәдисендә: "Бер кеше юлда аунап яткан чәнечке күреп ала. Кешеләргә зыян салмасын, малларның аякларына кадалмасын дип, ул аны юлдан бер читкәрәк алып куя. Шушы гамәле өчен Аллаһы Тәгалә аның бөтен гөнаһларын гафу итә, Үз рәхмәте белән аны бүләкли", - ди. Әлеге хәдисне аңлар өчен күп гыйлем кирәкми....

Әгәр дә без бу хәдиснең мәгънәсен тирәнрәк актарсак, аерым-аерым 3 нәсыйхәтне күрә алабыз.

Беренчесе, галимнәр: "Юлыгыз-да очраган ташны, тимерне, пыяланы алып куюны без кечкенә генә яхшылык дип әйтә алмыйбыз. Без аны чын күңелдән эшләргә, Аллаһы Тәгаләнең рәхмәтенә ирешергә омтылырга тиешбез. Юлыңда очраган нинди генә изгелек булмасын, аны кечкенә дип әйтмә, аны башкарырга тырыш", - ди. Әбү Хәнифә янына бер кеше килеп: "Мин әллә нинди бай кеше түгел, мәчетләр сала алмыйм. Дини гыйлем туплап булмый, яшем зур инде. Гомумән, Аллаһы Тәгалә кушканнарны җиренә җиткереп эшли алмыйм. Безнең кебек кешеләргә Раббыбызның рәхмәтенә ничек ирешергә була, миңа нәсыйхәт бир әле", - дип сорый. Әбү Хәнифә аңа: "Изгелекләрне кечкенәгә дә, зурга да бүлмә, эшлә. Изгелекләрдә ярыш", - ди.

Икенче дәрес кеше тормышы белән бәйле. Гомеребезне өчкә бүлеп карасак, аның өйдә, эштә һәм юлда узганын аңларбыз. Хәдистә дә юл турында әйтелә. Без кешеләргә һәм хайваннарга зыян салырдай әйберләрне үзебез дә юлларга ташларга тиеш түгелбез. "Чисталык, пөхтәлек - иманның яртысы", - дигән Пәйгамбәребез (с.г.в.с.). Күңелебез, киемебез, яткан җиребез чиста булу - шәригатебезнең иң зур байлыгы. Аллаһ рәхмәте белән хаҗ кылырга баргач, анда килгән мө­селман кардәшләребезнең ни­кадәр ваемсыз булуларына шаккаттым. Күпләр ашыйлар, эчәләр дә чүбен дә шунда ыргытып китәләр. Без намаз уку, ураза тоту, мәчеткә килүне дин дип саныйбыз. Әйе, ләкин чүпне юлга ыргытмау да шул ук дин бит! Ни өчен соң без бер әйберне эшлибез, икенче әйбергә шулай ваемсыз карыйбыз? Бу алай булырга тиеш түгел. Әгәр дә борынгы тарих китапларын укысагыз, элек мөселманнарның Коръән укуларын, дәгъвәт әйтүләрен тыңлап түгел, аларның чисталыгын, сафлыгын, гаделлекләрен күреп, Ислам динен кабул иткәннәрен белерсез. Мөселман кешесе чиста, пөхтә булырга тиеш. Ашаганнан соң калган чүбеңне юлга ыргытып утыру - тәрбиясезлек. Шул ук юлдан без үзебез дә йөрибез бит. Кешеләр бүгенге көндә өч төрле авыру белән авырыйлар. Беренчесе: "Бу миңа кагылмый", - дип уйлау. Икенчесе - ялкаулык. Иренгән кеше дөньяда да, ахирәттә дә бернәрсәгә дә ирешә алмый. Иренгәннәр иртәнге намазга да тормый, ураза да тотмый, Аллаһы Тәгаләнең рәхмәтен дә ала алмый. Ялкау кеше машинасын туктатып, юлда комаучаулаган әйберне дә алып куймый. Иренү - бик зур авыру. Ялкаулыкны җиңә алмасаң, дөньяда бернәрсә дә эшли алмыйсың. Ә өченче авыру - башкалар эшләр әле дип уйлау. Без үз йөрәгебезне әлеге авырулардан чистартырга тиешбез. Чисталыкка, пөхтәлеккә үз балаларыбызны, оныкларыбызны да өйрәтик. Алар да изгелек эшләргә кечкенәдән өйрәнеп үссеннәр. Юлыңда яткан пыяла синең аягыңны кисмәде ди, ләкин ул юлдан бит башкалар да уза. Бүген без битараф калсак, икенче көнне бу битарафлык үзебезгә кайтырга мөмкин.

Өченче дәрес - изгелекнең нә­тиҗәсе. Пәйгамбәребез (с.г.в.с.)нең хәдисендә дә, изгелек кылып, Аллаһы Тәгаләнең рәхмәтенә ирешергә мөмкин диелә. Бу иң зур бүләк, иң зур нәтиҗә түгелме? Савап, изгелек эшләгән кеше берничә төрле нәтиҗәгә ирешә. Беренчесе - күңеле тынычлана. Әгәр дә без Аллаһы Тәгалә рәхмәтенә ирешү өчен бер яхшылык эшләсәк, рәхәт булып китә. Кайчагында мәчеткә дә: "Күңелем тыныч түгел", - дип киләләр. Намаз укымый, изгелек кылмый - каян килсен ул күңел тынычлыгы? Җан ике әйбер белән туклана: гыйбадәтләр һәм эчкерсез зекерләр. Изгелек эшләми икән кеше, ул җан тынычлыгына да ирешә алмаячак. Яхшылык кылу - җаныбызның ризыгы. Икенчесе - кешеләрдән рәхмәт сүзе ишетәсең. Берсе күрмәсә, икенчесе күрә. Кайчагында: "Кешеләр рәхмәтсез инде", - дияргә яратабыз. Изгелекне рәхмәт ишетү өчен эшләмик. Ә аны Аллаһ ризалыгы өчен, чын күңелдән эшләсәң, Раббыбыз рәхмәтен дә ишеттерер. Өченчесе, эшләгән яхшылыгыбыз белән гөнаһларыбыз кичерелә. Ә иң зур бүләк - Аллаһы Тәгаләнең җәннәтенә ирешү.

Гомеребезне изгелектә үткәрергә тырышыйк. Кешеләрнең берсе йө­герүдә, икенчесе футболда, өченчесе шахматта ярыша. Кайберләре байлыкта беренче булырга тырыша. Сез исә ике дөнья бәхетенә ирештерүче изгелектә ярышыгыз, шулай эшләсәгез, Аллаһының рәхмәтендә булырсыз.
Мәхмүт хәзрәт Шәрәфетдин,
Казан шәһәренең
"Шамил" мәчете имамы белән килешенеп,
социаль челтәрдәге "Бәхетлеләрнең серләре"
дигән төркемнән алынды.
Фото: proufu.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250