Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Дин һәм тормыш

Кабул булса, әҗере җәннәт.... райондашлар хаҗ кыла

Әгәр синең туганнарың фәкыйрьлектә яши икән, аларга булышу хәерлерәк...

Әлхәмдүлилләһ, Аллаһның рәхмәте белән менә тагын Хаҗ көннәре якынлаша. Хаҗ кылу – Аллаһның иң бөек гамәлләреннән, иң зур гыйбадәтләреннән берсе. Пәйгамбәребез Мөхәммәт (с.г.в.) әйтә, әгәр кешенең кылган хаҗы кабул булса, аның әҗере җәннәт диде һәм кем дә кем хаҗ кылып кайткач, бозык сүзләр сөйләшмичә, бозык гамәлләр кылмыйча, бәхәсләшмичә яши, ул анасыннан туган гөнаһсыз сабый кебек булыр диде.

Хаҗ ­– ислам диненең биш баганасының берсе. Хаҗ кылу бик зур гамәл. Әлхәмдүлилләһ, безнең җирлектән дә бу бөек гамәлне кылучылар арта.Мин үзем хаҗ өчен җаваплы “Дум РТ Хаҗ” компаниясенең вәкиле. Бу компания 2012 елларда эшли башлады. Шушы еллар эчендә 150дән артык райондашыбыз хаҗ сәфәрендә булды. Әле бу санга аңа кадәр “Идел Хаҗ” компаниясе белән баручыларны да өстәргә кирәк. Быел да 37 кеше шушы изге ниятен тормышка ашырырга дип изге юлга кузгалды. Мин моны Аллаһының зур рәхмәте дип саныйм: районыбызда елдан-ел хаҗилар күбәя. Ел саен якынча 30дан артык кеше бара, кырыктан арткан еллар да булды. Араларында төрле яшьтәгеләр бар: өлкәннәр дә, сиксәннән үткән әби-бабайлар да... Быел сәфәрдәгеләрнең иң өлкәненә 74 яшь, иң яшенә – 28. Тагын бер куанычлы факт: гаиләләр белән баручылар күбәя, быел да биш пар юлга чыкты. Соңгы елларда тагын бер матур күренеш күзәтелә: үзләре хаҗда булып кайтучылар яки матди мөмкинлекләре булган мөселманнар хаҗ юлламасын бүләк итеп бирә, Президентыбыз да ел саен бүләк хаҗ белән сөендерә. Быел да шулай баручылар бар. Кайберәүләр: “Бүләк юллама белән барырга, хаҗ кылырга ярыймы?” – дип сорый. Һичшиксез ярый. Бүләккә кадәр хаҗ сезгә фарыз булмаса, бүләкне кабул иткәч, фарызга әйләнә. Ягъни барырга тиеш буласыз. Әйткәнемчә, хаҗ ул фарыз гамәл, шуңа күрә анда кешенең ихтыяры-теләге юк: барасы килә-килми дигән әйбер була алмый. Әгәр мөмкинчелеге, сәламәтлеге, байлыгы бар икән, барырга тиеш. Монда намаз укымый, ураза тотмый дигән киртәләр дә була алмый. Намаз укымаган кеше ураза тота, ураза тотмаган кеше намаз укый алган кебек, намаз укымаган, ураза тотмаган кеше дә хаҗга бара ала. Алдарак әйтелгән шартлар үтәлә, туры килә икән, барырга тиеш. Хаҗ ул – аерым бер гамәл. Ә калган гамәлләрне кайткач үтәргә тиеш.

Хаҗга бару яшендә чикләүләр юк, балаларга да, яшьләргә дә ярый. Тик  шунысы бар, әгәр сабый бала бара икән, аңа, әти-әнисенә әҗере языла, әмма хаҗ фарызы өстеннән төшми, балигълыкка җиткәч, тагын барырга тиеш була. Хаҗга күпме барсаң да ярый, бу яктан бернинди  чикләүләр дә юк. Әмма ислам дине хаҗ белән генә чикләнми: әгәр синең туганнарың фәкыйрьлектә яши, әҗәттән әҗәткә көн күрә икән, һәрхәлдә аларга булышу хәерлерәк.

Ислам дине хаҗ белән генә чикләнми: әгәр синең туганнарың фәкыйрьлектә яши, әҗәттән әҗәткә көн күрә икән, аларга булышу хәерлерәк.

Илшат САФИН,

“Раиф” мәчете имамы.

Редакциядән: без исә барлык укучыларыбыз исеменнән хаҗиларыбызга уңышлы сәфәрләр телибез, изге гамәлләрегез кабул булсын, дибез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X