Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Дин һәм тормыш

Кадер кичен позитив фикер белән каршы алыйк!

Бүген кояш баегач, Рамазанның 27 нче төне керә.

Кадер киче Рамазан аеның кайсы вакытында булуы сер булып кала. Күпчелек галимнәр аны 27нче көнендә дигән фикердә.

Галимнәр билгеләп үткәнчә, Кадер кичәсен кайбер галәмәтләрдән, шул кичкә хас булган аерым билгеләрдән тәгаенләргә мөмкин: бу кичә нурлы, тыныч һәм матур булыр; бик салкын да булмас, бик эссе дә булмас; ул кичтә болытлар йөрмәс һәм җил исмәс, һавадан йолдызлар атылмас, яңгыр яумас, барча җиһанда тылсымлы тынгылык урнашыр.

Кадер кичен позитив фикер белән каршы алыйк. Аллаһ без сораган һәр әйберне бирергә кодрәтле, шуны онытмыйк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: кадер киче