Каюм Насыйри иҗатын әхлак дәресләрендә куллану
Педагог Каюм Насыйри балаларның тәрбияле, белемле булып үсүенә булышуны изге бурыч дип саный.
Балаларга әхлак тәрбиясе бирү җәмгыятьнең һәрвакыт игътибар үзәгендә торырга тиеш. Күп өлкәдә җибәрелгән ялгышлар, җитешсезлекләр, кешеләр арасында мөнәсәбәтләрнең киеренке булуы – болар барысы да бүгенге көндә әлеге мәсьәләгә тагын да зуррак игътибар кирәклеген раслый. Әхлакый тәрбия балалар бакчаларында, мәктәпләрдә, төрле белем бирү учреждениеләрендә һәрвакыт төп проблема булды һәм булып калачак.
Халкыбызның традицияләре үрнәгендә тәрбияләүдә тәрбиячеләрнең дә эше зур урын алып тора. Мин әхлак дәресләрен укытуда үзенең иҗатын татар милләтенең телен, мәгърифәтен үстерүгә багышлаган олы шәхесебез Каюм Насыйри мирасын еш кулланам.
Бөек мәгърифәтченең хәзерге көндә дә зур әһәмияткә ия булган, татар халкының йөзек кашына әйләнгән «Китап-әт-тәрбия», «Тәмәке тартучының хәле», «Баларга тәгълим бирмәк», «Тәрбия», «Аракы эчәргә гадәтләнгән кешегә бер-ике кәлимә сүз» дигән хезмәтләре бар. Бу хезмәтләр яшь буынның тәрбияле, белемле һәм сәламәт булып үсүен күз алдында тотып язылганнар. Каюм Насыйри яшьләрдә туган илгә мәхәббәт, кыюлык, батырлык, тапкырлык, хезмәт сөючәнлек, дөреслек, тугрылык, күркәмлек кебек әхлак сыйфатларын тәрбияләргә киңәш иткән.
Кешенең уңай характерлы билгеләре бары тик хезмәт процессында гына формалашканын Каюм Насыйри бик яхшы аңлаган. Шуңа күрә әхлак тәрбиясенең төп нигезе итеп галим хезмәт тәрбиясен алган. «Баланы хезмәт тәрбияли», ди ул.
Педагог Каюм Насыйри балаларның тәрбияле, белемле булып үсүенә булышуны изге бурыч дип саный. Балаларның укуга һәм белем алуга карашларын яхшы якка үзгәртү максатыннан «Әхлак рисаләсе»ндәге мөрәҗәгатьне куллану яхшы: «И газиз бала!.. Адәмгә... бигрәк кирәк вә бигрәк ләзем нәрсә – гыйлемдер. Наданлык дигәнемез белмәклеге ләзем булган нәрсәләрне белмәсезлектер. Бу наданлык кешене игътибардан чыгара...вә хайван дәрәҗәсенә кертә торган сыйфаттыр. Кайда барса да, надан кешенең кадере юктыр.....Гыйлем үгрәнмәгә, укымага, язмага вә һөнәр вә мәгърифәт хасыйл итмәгә иҗтиһад кыл, чөнки гыйлем вә мәгърифәт иясе һәр җирдә хөрмәтле булып, халык арасында кадере зур булыр».
Каюм Насыйри үзен тәрбия эшенә багышлаган тәрбияченең шәхесенә, аның әхлагына, әзерлегенә зур игътибар бирә. «Тәрбия бирү укыту эшенә бәйле, ул акыл ягыннан яхшы әзерләнгән булырга тиеш.Шуның өстенә тәрбияче балаларга аңлаешлы итеп сөйләргә, киң күнелле, түземле, тиз кызмаучан һәм әхлак сыйфатларының иң югарыларына ия булырга тиеш. Тәрбияченең шәхси үрнәге, сүзе, киңәше – балалар өчен алыштыргысыз бер дару. Тәрбияче тәрбияне, балалар белән аралашуны даими рәвештә алып бара, үзенең һәр хәрәкәте, һәр сүзе, һәр гамәле белән гуманлылык дәресләрен бирә», – дип яза ул.
Тәрбиядә халыкчанлык һәм гуманлылык – К. Насыйриның төп педагогик принцибы. Шунысы мөһим: К.Насыйри тәрбияви сабакларны еш кына гыйбрәтле мисаллар, җанлы сюжетлар ярдәмендә бирә. Бу исә, үгет-нәсыйхәтләрнең тәэсирлеген тагын да арттыра. Галимнең «Фәвакиһел җөләса...» китабы – мәгънәви һәм рухи хәзинәләрнең тулы бер сандыгы: «Һәр ни кылсаң – үзең күрерсең, һәр ни кылсаң – үзеңә кайтыр, ни чәчсәң – аны урырсың»; «Бер кешегә изгелек кылсаң – яшер, ә берәүдән изгелек күрсәң – фаш ит»; «Лаек булмаган сүзне сөйләгән кеше – ишетәсе килмәгән сүзләрен ишетер».
1879 елда язылган «Фавакиһел-җөләсә фил-әдәбият» («Әдәбият турындагы мәҗлесләрнең җимеше») исемле хезмәтендә К. Насыйри өйрәнелергә һәм сакланырга тиешле гадәтләр турында гыйбрәтле мисаллар китерә. Бу җыентыкны үзенең рухы, төзелеше белән педагогик энциклопедия, тәрбияви хрестоматия дип тә атарга мөмкин булыр иде. Анда акыл, гыйлем, һөнәр, мәхәббәт, гаилә кору, сөйләшү, тугрылык, юмартлык, байлык, фәкыйрьлек, икейөзлелек, наданлык, ялкаулык һәм яшәеш, кеше табигате өчен хас булган бик күп сыйфатлар, эш-гамәлләр, күренешләр хакында сүз бара. Автор аларны бакчада үскән төрле җимешләр дип атый. «Тәмен белгән кеше ашар, белмәсә төкереп ташлар. Ләкин алар – галимнәр һәм хәкимнәрдән мирас булып калган җимешләрдер. Рәсүлнең хәдисләреннән барлыкка килгән җимешләрдер». Гомумән, К. Насыйриның «Фавакиһел җөласә...» китабы мәгънәви һәм рухи хәзинәләрнең тулы бер сандыгы кебек.
Бүгенгесе көндә балаларны тәрбияләүдә Каюм Насыйриның «Китап-әт-тәрбия» китабы өстәл китабына әверелде дисәм дә ялгыш булмас. Анда үз-үзеңне тоту әдәбе, ата-аналарга, туганнарга яхшы мөнәсәбәт балалар тәрбияләгәндә ярдәмгә килә. Бу китаптагы нәсыйхәтләр исә безгә балалар тәрбияләгәндә кече яшьтән үк сәламәт яшәү рәвешенең иң мөһим өлеше булган дөрес туклануга күнектерүдә һәрдаим ярдәмче булып тора.
Һәрберебезнең изге бурычы – балаларны белемле итү генә түгел, тәрбияле, әхлаклы итү. Нәкъ менә тыйнаклыгы, итагатьле, фикер-карашларының ачык-лыгы белән замандашларын да сокландыра алган мәгърифәтче К.Насыйриның бай мирасы белән бүгенге буын балаларын тәрбияләсәк иде.
Гөлнара Усманова,
Нөнәгәр урта мәктәбенең әхлак укытучысы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев