Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Дин һәм тормыш

Камил хәзрәт Сәмигуллин хаҗилар үлеме уңаеннан, кайгы уртаклашты

Татарстан мөфтие Камил Сәмигуллин, Минәдә килеп чыккан фаҗигә уңаеннан, кайгы уртаклашу белдерде.

"Мәккәдән ерак түгел урында, Минә үзәнендә, хаҗның иң төп гыйбадәтләрен башкарганда фаҗигәле хәл булды. Этеш-төртелеш аркасында, 700дән артык мөселман мәрхүм, 800ләп кеше зыян күрде. Татарстан мөселманнары исеменнән мәрхүмнәрнең туганнары, якыннарының кайгысын уртаклашам һәм Аллаһы Тәгаләдән зыян күрүчеләрнең тизрәк савыгуын сорыйм. Бөтен мөселман дөньясы аларга багышлап дога кыла.

Фаҗигә исламның бер өркәне булган - хаҗ кылу гыйбадәтен башкара торган вакытта килеп чыкты. Мәрхүмнәр - ихластан Аллаһыдан ризалык алырга һәм аңа якынаерга теләүчеләрдән, аның алдында бурычларын үтәргә омтылган дин кардәшләребез. Шуңа күрә Аллаһы Тәгаләдән, һәлак булучыларның гөнаһларын кичереп, аларны җәннәтле итсен дип телибез. Без - Аллаһыдан, һәм аңа кире кайтачакбыз!" - диелгән мөфти кайгынамәсендә.
Бу хакта ТР мөселманнары Диния нәзарәте хәбәр итә.
Фото: http://tat.tatar-inform.ru/news/2015/05/30/109948/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250