Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Дин һәм тормыш

Камил хәзрәт Сәмигуллин Балтачта (+бик күп фото)

Бүген районыбызга Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин килде.

Мөфтинең эшлекле сәфәре 25 еллык юбилее уңаеннан үткәрелгән капиталь ремонттан соң үз ишекләрен ачкан Иске Салавыч авылы мәчетеннән башланды. Аннан соң Камил хәзрәт һәм Җәлил хәзрәт белән бертөркем кунаклар Балтач урта мәктәбендә булып, бай тарихлы музей белән таныштылар. Шул мизгелләрдә Балтач мәчетенең борынгы ае «Мәгърифәт мәркәзе»нә тапшырылды. Мәктәп укытучылары кунакларга тегүчеләр почмагында шөгыльләнүче укучыларның миллилекне чагылдырган кул эшләрен күрсәттеләр, соңыннан һәркем белем йортында алып барылучы әхлак дәресләрен карап үтте. Камил хәзрәт Сәмигуллинның эш сәфәре Балтач үзәк мәчетендә тәмамланды. Биредә ул Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге Казан Югары Мөселман мәдрәсәсе филиалында белем алучыларга дипломнар тапшырды. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Камил Сәмигуллин