Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Дин һәм тормыш

Камил хәзрәт Сәмигуллин кабат Татарстан мөфтие итеп сайланды

Корылтайда Балтач районы башлыгы Рамил Нотфуллин һәм районыбызның барлык имамнары да катнашты.

Бүген «Казан-Экспо» үзәгендә республикабыз Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында Татарстан Республикасы мөселманнарының VIII корылтае узды. Корылтайда Балтач районы башлыгы Рамил Нотфуллин һәм районыбызның барлык имамнары да катнашты.

ТР мөселманнары Диния нәзарәте корылтаенда делегатлары Татарстан мөфтие итеп кабат Камил хәзрәт Сәмигуллинны сайларга дигән карарга килде. Ул Диния нәзарәтенең 2021 елның 27 гыйнварында узган Пленумы карары белән кандидат итеп күрсәтелгән иде.

Камил хәзрәткә 36 яшь. Ул — Коръән-хафиз, күпсанлы иҗазәтләр иясе, Хәнәфи мәзһәбе һәм Матуриди гакыйдәсе галиме, татар, иске татар, гарәп, төрек телләрен белә, Болгар ислам академиясе докторанты, КФУ аспиранты, ислам фәннәре буенча китаплар авторы һәм тәрҗемәчесе. Өйләнгән, 4 бала атасы.

«Шушы вазифаны Аллаһ Тәгалә разый булырлык итеп башкарырга язсын», — дип теләде Татарстан Баш Казые Җәлил хәзрәт Фазлыев Камил хәзрәт Сәмигуллинга. 

Чыганак: ТИ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Камил хәзрәт Сәмигуллин Татарстан мөфтие