Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Дин һәм тормыш

Камил хәзрәт Сәмигуллин рабигыль-әүвәл ае җитү уңаеннан мөрәҗәгать белән чыкты

Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин рабигыль-әүвәл ае җитү уңаеннан халыкка мөрәҗәгате.

Бисмилләһир-рахмәнир-рәхим.

Әссәламү галәйкүм вә рахмәтуллаһи вә бәрәкатүһү!

Мөхтәрәм дин кардәшләрем!

Кичә ахшам намазыннан соң рабигыль-әүвәл ае керде. Бу ай кешелеккә иң соңгы һәм иң өстен Илче буларак җибәрелгән Мөхәммәд Пәйгамбәрнең ﷺ туган көнен билгеләүче Мәүлид ән-Нәби белән истәлекле. Рәсүлебезнең ﷺ туган көне яки мәүлиде Рабигыль-әүвәл аеның 12-нче көне, ягъни 8 ноябрь киченә туры килә. 

Аллаһы Тәгалә Коръәни Кәримдә болай ди: 
وَمَا أَرْسَلْنَاكَ إِلَّا رَحْمَةً لِّلْعَالَمِينَ

Мәгънәсе: «(Рәсүлем!) Без сине (җеннәр, фәрештәләр, кяфер һәм мөселман барча кешеләрне кертеп,) бөтен галәмнәр өчен бер рәхмәт итеп җибәрдек» («Әл-Әнбия» сүрәсе, 107-нче аять). Күргәнегезчә, кешелекнең өстенлеген һәм мактаулы сыйфатларын үзенә туплаган сөекле Пәйгамбәребезнең ﷺ дөньяга килүе – бөтен мөселман өммәте өчен бөек вакыйга. Бу уңайдан шатлык белдерү, Үз Рәсүлен ﷺ җибәргәне өчен, Аллаһы Тәгаләгә рәхмәтле булуыбызны аңлата.

Пәйгамбәребез ﷺ кешеләрнең иң юмарты, иң йомшак холыклысы, иң сабыры булган. Ул зәгыйфьләрне яклаган, үксезләрне кызганган, кеше тормышына һәм хокукына олы хөрмәт күрсәткән. Сәламәтлекне саклауны нәсыйхәт иткән һәм саулыкның Бөек Раббыбыз тарафыннан кешеләргә бирелгән олуг нигъмәт булуын аңлаткан. Югары уңышлар, казанышлар Рәсүлебезне масайтмаган, кыенлыклар аны туры юлдан яздырмаган. Ул багышлаучы-бүләкләүче, мәрхәмәтле, йомшак, иманына һәм Аллаһыга тугры, кешеләргә карата гадел булган. Мөбарәк йөзеннән кан акканда да һичкемгә бәддога укымаган. Дошманнарына карата: «Аллаһым, кавемемне якла һәм сакла, аларга тугры юл күрсәт!», – дип дога кылган. 

Газиз дин кардәшләрем! Мөбарәк Мәүлид кичендә Пәйгамбәребезгә ﷺ салаватлар әйтү, ул яшәгән заманнар, күргән хәлләр, могҗизалар турында китаплар уку, вәгазьләр уку, сәдака бирү бик саваплы. 

Аллаһы Тәгалә һәрберебезне Үзенең Рәхмәте белән бүләкләсен һәм сөекле Пәйгамбәребезнең ﷺ сөннәтенә ияреп яшәргә насыйп әйләсен! Әмин!

 

Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин

dumrt.ru

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Камил хәзрәт Сәмигуллин