Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Дин һәм тормыш

“Караңгы дип зарланганчы...”

Динле, иманлы һәм дә республикада беренчеләрдән булып Бөтенрәсәй балаларын үзенә җыеп, бәрәкәтле иттереп, тыныч- имин шартларда ун елдан артык мөселман балалар сабантуе үткәрүче Бөрбаш авылында ир балалар өчен пансионат ачылды.

Дин әһелләре аны шатлыклы вакыйга дип атады. Пансионатның төп максаты – балаларны рухи яктан тәрбияләп, дини уку йортларына керү өчен әзерләүдән гыйбарәт. “Шәхес итеп тәрбияләү кирәк, халкыбыз  Шиһабетдин Мәрҗани кебек даһиларга  мохтаҗ”,   дип чыгыш ясаучылар күп булды. Бөрбаш мәдәният йортында узган тантана вакытында “сөбханалла,  нинди күңелле күренешләр!” дип, яшәү һәм тәрбия  өчен барлык уңайлыклар тудырылган пансионатка  да, Җәлил хәзрәт үзе алып барган тантанага да сокланулар урынлы иде. Мәүлид аеның беренче көне, изге җомга көнендә һәр уйланылган эш уң барды. Пансионат төзелешенә өлеш керткән, иганә ярдәме күрсәткән бик күп иптәшләр сәхнәдән өзелмәде ул көнне, тәбрикләү арты тәбрикләү, мактау арты мактау яңгырап кына торды.

Пансионат ачылышында Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин, Татарстан Дәүләт Советы рәисе урынбасары Римма Ратникова, кураторыбыз – Төзелеш һәм архитектура буенча ТРның дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе башлыгы Мәҗит Хаҗип улы Салихов, пансионат идеясе авторы – Татарстанның баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев, республикабызның казыят һәм мөхтәсибәт вәкилләре, җирле дин әһелләре катнашты. Мөхтәрәм кунакларны Балтач районы хакимияте башлыгы Рамил Нотфуллин озатып йөрде. Алар хәзерге вакытта биредә тәрбияләнүче 12 баланың тәрбия-яшәү шартлары белән танышты, сәхнәдән мөнәҗәт укуларын да ишетте. Төрле районнардан җыелган балалар инде 12 сентябрьдән бирле биредә, ияләнү чорын узганнар, көндезләрен  Бөрбаш урта мәктәбендә белем, кичләрен һәм ял көннәрендә үзәктә рухи тәрбия алалар. Яшәүләре, тукланулар, киенүләре, уку кирәк-яраклары барысы да бушлай. Күп балалы һәм аз керемле гаиләдән булган тагын 18 баланы сыендырырлык урын бар, малайлар биредә дөньяви һәм дини белемнәрне тигез, камил үзләштереп, җәмгыятькә белемле, файдалы шәхесләр булып үссеннәр дип телик. Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин да пансионатның киләчәктә милләтебезнең рухи-әхлакый кыйммәтләрен саклауда зур таяныч булачагына ышаныч белдерде, башка районнарда да шушындый тәрбия үзәкләре ачылачагына өмет баглады.

Дин гыйлеме һәм тәрбия дәресләрен Балтач районы мәдрәсәсе мөгаллимнәре  үткәрәчәк. Шулай ук егетләрнең спорт әзерлегенә аерым игътибар биреләчәк. Алар татарча көрәш һәм хоккей белән шөгыльләнәчәк.

Авыл уртасында иске мәктәпнең хәрәбә хәленә әверелә баруы Җәлил хәзрәттән башлап җирлек җитәкчелеген дә борчый, әлбәттә, шуңа да мәктәпнең төзекләндерелеп, өр-яңа хәлгә китерелүе авыл халкының һәм район җитәкчелегенең дә күңеленә хуш килде. Район башлыгы Рамил Нотфуллин да тантанада ихластан катнашып, пансионатның балаларга, әби-бабаларыбызга хас булган традицион ислам  дине тәрбиясе бирелүен теләде. «Көзге каникулдан соң барлык бала да кабаттан пансионатка килде, укуларын матур гына дәвам итәләр, – диде Җәлил хәзрәт чын күңелдән куанып. – Изге эшләрдән куркып калмаска кирәк, караңгы дип зарланганчы, бер шәм булса да кабызырга кирәк”.

Дөрес әйтә Җәлил хәзрәт, бер шәм яктысына күпме рәхимле һәм игелекле бәндәләр җыелган бит. Аннан мондый бердәм хезмәт мөселман кардәшләрне берләштерә генә, дус итә, ихлас итә. Гаять тә зур ярдәм күрсәткән иганәче Ленар Әхмәтов та “бер шалтыратуга ук ярдәм итәргә атлыгып торган” күпсанлы иптәшләргә ихластан рәхмәтен җиткерде.

Җәлил хәзрәт идеясы  һәм дә республикадагы “Ярдәм” милли хәйрия фондының социаль проектлары кысаларында тормышка ашырылган тәрбия үзәге  җәмгыятебезгә әхлаклы һәм дә иманлы яшьләр үстерүдә лаеклы өлеш кертер, иншалла. Әхлак дигәннәре җәмгыятебезгә бик кирәк әле.

Инде тантана үткәнгә кайчан, тик күңелдән бер моң китми... Ул Бөрбаш авылы малайларының Мәүлид ае башлану уңаеннан  мөнәҗәт әйтүе... Булыр, Алла боерса, шушы иманлы сабыйлардан телебезне саклаучы, динебезне яклаучы, милли-рухи кыйммәтләребезне киләчәк буыннарга җиткерүче шәхесләр чыгар әле. Моңның күңелләрдә калуы тикмәгә түгелдер.
 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: пансионат