Карасымы, агымы? Корбанга нинди мал сайларга?
Корбанга малны мөселман булмаган кешедән сатып алырга мөмкинме, ак сарыкка караганда кара сарык яхшыракмы, бүләк итеп сарык бирсәләр, аны чалырга ярыймы???
Корбан бәйрәме якынлаша. Өч атнадан барча мөселман өммәте ошбу күркәм гаетне билгеләп узачак. Шул уңайдан редакциябезгә корбанлык малны мөселман булмаган кешедән сатып алырга мөмкинме, ак сарыкка караганда кара сарык яхшыракмы, бүләк итеп сарык бирсәләр, аны чалырга ярыймы кебек дистәләрчә сораулар белән мөрәҗәгать иттеләр. Әлеге сорауларга башкалабыздагы “Туган авылым” ял итү үзәге мәчете имам-хатыйбы Нурулла хәзрәт Зиннәтуллин җавап бирде.
– Корбан чалу балигъ һәм мөмкинлеге булган кеше өчен шулай ук ваҗиб, ягъни мәҗбүри. Моны эшләмәгән кеше гөнаһлы була. Кемнең өендә егерме мең сум акчасы җыелган икән, ул корбан чалырга тиеш. Кемдер гомергә бер тапкыр чалсаң яки синең өчен кемдер чалса, шул җитә дип уйлый. Мөмкинлегең булса, аны ел саен эшләргә кирәк. Хатының акчасын аерым тота, яхшы гына хезмәт хакы ала икән, ул да чалдырырга тиеш. Өйдә ире генә эшли яки акчаны бергәләп тоталар икән, гаиләдән бер генә сарык чалына. Гадәттә корбанлык ир кеше һәм аның гаиләсе исеменнән була. Монда аерым-аерым хатынның, балаларның исемен әйтү мәҗбүри түгел. Ир кеше исеменнән чалынса, үзеннән-үзе аның гаиләсе исеменнән санала. Мәрхүм булган кеше исеменнән дә корбан чалырга мөмкин. Әмма шундый шарты бар: корбан бер кеше, бер гаилә исеменнән чалына.
Корбан чалырга яраклы хайваннар бар. Бу исемлеккә сарык, кәҗә, сыер, дөя керә. Ат, куян кебек хайваннар, тавык, каз кебек кошлар бармый. Сарык, кәҗә бер кеше, бер гаилә исеменән чалына. Сарык ким дигәндә алты айлык, гәүдәсе кечкенә икән, бер яше тулырга; кәҗә ким дигәндә бер яшьлек булырга тиеш. Сыерның яше – ким дигәндә ике елдан, дөя биш елдан артык булсын. Шул вакытта гына болар корбанга яраклы санала.
– Cыерның ите күбрәк чыга инде. Тик менә сыер чалдырырга сүз куешкан кешеләрдән берсе, корбанлык ниятләмичә, ит өчен генә чалдырса, берсенең дә нияте кабул ителми, диләр.
– Дөрес әйтәсез: шушы җиде кеше арасыннан берәрсе ит өчен ниятләгән булса, корбан чалу нияте булмаса, бер кешенең дә корбаны кабул булмый. Сыер белән дөяне җиде кеше чалдыра ала. Шул ук вакытта корбан чалганда бер-ике кеше исән булып, калганнары мәрхүм булса, бу шикле булып санала. Шуңа күрә сыер яки дөя чалганда җидесе дә мәрхүм яки җидесе дә исән булса хәерле.
Инде шушы хайваннарның хәленә, сыйфатына килгән вакытта, корбанлык мал иң симезе, иң әйбәте, иң күркәме булырга тиеш. Аның бер-бер кимчелеге бар икән, бу хәл аның сыйфатына тәэсир итмәсен. Мәсәлән, хайванның мөгезе юк икән, бу аның бәясен, сыйфатын төшерәме? Симезлегенә тәэсир итми икән, чалырга ярый. Дөрес, колак, койрык кебек әйберләрнең өчтән икесе булырга, бөтенләй өзек булмаска тиеш. Әйтик, аксак, авыру булмасын. Беренче чиратта күзгә бәрелеп торган сукырлык, аксаклык булмасын. Мәсәлән, кайвакыт сарыкның бер күзе күрми, әмма ул бу хәленә ияләшкән инде. Андый очракта ярый. Кайвакыт тиресе, йоны тетелгән, ертылган булырга мөмкин. Бу аның сыйфатына тәэсир итмәсә, чалырга була. Хайванның печелгән яки печелмәгән булуы да сыйфатына тәэсир итми.
– Ак сарык чалыргамы, карасынмы дип аптыраучылар да бар.
– Хәзерге вакытта җәмгыятьтә нинди хайванның яхшырак, сыйфатлырак саналуы да мөһим. Элегрәк ак сарыклар әйбәтрәк санала иде. Хәзер карасына өстенлек бирә башладылар. Нишләп? Янәсе кара сарык кояш нурларын күбрәк алганга, аның ите йомшаграк, тәмлерәк була. Күпмегә дөрестер, монысын әйтә алмыйм. Миңа калса, кара белән ак сарыкның аермасы юк. Әмма хәзер шундый ышану модага кергән, кара сарык кыйбатрак икән, кара сарыкны чалу хәерлерәк. Шуңа күрә симезрәген, матуррагын сайларга тырышырга кирәк. Арзанрак булсын дип, ябыграгын сайлау килешеп бетми. Әмма бер яше тулган, койрыгы һәм колагының өчтән бере өзелгән, тигәнәккә батып беткән, печелгән, йоннары коелган, ябык булса да, шәригатькә туры килә.
– Бүләк атның тешенә карамыйлар, диләр. Ябык булса да, чалдырып була, димәк, хәзрәт?
– Тик үзеңә мондый сарык бүләк итсәләр, чалыр идеңме?! Бүләккә төрлечә карарга була анысы. Бервакыт бер өлкән яшьтәге хәзрәт белән чәй эчеп утырдык. Хәзрәткә торт кисәге куйдылар. Бу моңа кашыгы белән төртте-төртте дә, каткан икәнен белгәч, сыйлан дип, миңа шуыштырды. Ашадым инде, олы кеше биргәч, яхшысынмадым. Әмма каткан икәнен белә торып биргәч, күңелдә юшкын калды. Чөнки бу хәл әлеге кешенең сиңа булган мөнәсәбәтен күрсәтә. Корбанны Аллаһы Тәгаләгә багышлыйбыз бит, шуңа күрә яхшысын багышларга кирәк. Бүләк ителгән хайванны чалырга ярый анысы. Бүләк итеп биргәннәр икән, ул инде – синең милкең. Син аны теләсә нишләтә аласың.
– Корбанлык дигән малны башка дин, башка милләт кешеләреннән сатып алу, чыннан да, шиклеме?
– Аны кем сатуы ул хәтле мөһим түгел. Урысмы, чуашмы, татармы, мөселманмы, мөселман түгелме – барыбер. Ул аны карап үстергән, аның милке. Монда иң мөһиме – чалучы кеше. Чалган кеше мөселман булырга тиеш. Чалучы мөселман булмаса, корбаның кабул булмый. Чалган вакытта шулай ук: “Бисмилләһи Аллаһу әкбәр!” – дип әйтү шарт. Бу кәлимәне әйтмәсәң шулай ук хәләл булмаска мөмкин. Бу сүзне әйтергә онытып калдырсаң, безнең мәзһәб буенча барыбер хәләл була. Әмма махсус рәвештә, белә торып әйтмәсәң, бу вакытта хәләл булмый. Менә шундый үзенчәлек бар.
– Кайбер авылларда мал суярга оста булган берничә кеше була. Аларның кайберләре берничә кешедә сыйланып чыккач, килешеп бетмәгәнне дә сөйли башлый…
– Кызмачарак кешеләрне әйтәсездер инде. Исерек кешедән чалдыру дөрес түгел. Чөнки исерекнең эше шәригатькә туры килми. Кайвакытта авыл җирендә шундый хәлләр була: бер кешедән икенчесенә, өченчесенә… йөри-йөри чалучы исереп бетә.
– Башка малларга күрсәтеп чалу дөрес түгел, диләр.
– Чыннан да, чалуның да үз таләпләре бар. Хайванны берничә көн чиста тоту хәерле. Әйтик, алдан чиста ризыклар гына ашатасың. Дөрес, бу мәҗбүри түгел, бер әдәп кенә. Шулай ук чалган вакытта үткен пычак белән чалырга кирәк: хайван азапланмасын. Билгеле, үз эшен белгән кешегә тапшырсаң әйбәтрәк. Кайбер кешенең үзе чаласы килә, әмма гомерендә чалганы, пычак тотканы юк. Әгәр ул хайванны кызгана, чала белми икән, башкага чалдыруы хәерлерәк. Билгеле, хуҗа кеше үзе чалса, яхшырак. Шулай ук хайванга тибәргә, сугарга ярамый. Куркытмыйча, пычакны суяр алдыннан гына күрсәтеп, башка хайваннар алдында чалмыйча, аерым бер җирдә эшләвең әйбәтрәк.
– Мәҗлес җыймасаң, таратмасаң да, гөнаһы юк, дип әйтүчеләрне дә ишеткән бар.
– Сарык итен нишләтергә дисезме? Ул сыер да, дөя дә, сарык та булырга мөмкин. Бездә корбан итен өч өлешкә бүлү гадәте бар. Бер өлешен үзеңә калдырасың, бер өлешен фәкыйрьләргә таратасың, бер өлешеннән аш җыясың. Ләкин бу – киңәш ителгән нәрсә, мәҗбүри түгел. Мәсәлән, кешенең егерме мең акчасы бар. Шуннан артык акчасы юк. Корбан чалса, аның алты-сигез мең акчасы китә инде. Әгәр шуңа корбан алып, таратса, мәҗлес үткәрсә, чыгымнарың ун меңгә җитәргә мөмкин. Шулай булгач, икенче хезмәт хакы алганчы (әле тагын каядыр барып гаиләсе өчен ит аласы булса), бөтенләй акчасыз калуы бар. Шулайрак икән, итен тулысынча үзендә калдыра, үз гаиләсе белән бергә генә ашый ала. Моның бернинди гөнаһы юк. Тарату, ашлар үткәрү мөмкинлеге булган кешеләргә кагыла. Алай итсәң, билгеле, савабы зур. Чөнки корбан чала алмаган, мөмкинлеге булмаган, итне сирәк күргән кешеләр дә сыйлана икән, бу бик тә саваплы. Үзең, гаиләң мохтаҗ икән, аларны кыен хәлдә калдыру дөрес түгел.
Кайбер авылларда шундый матур гадәт бар: гает көнне корбанлык шулпасын өйдән-өйгә таратып йөриләр. Бу мәҗбүри түгел. Моны эшләсәң, савап кына җыясың. Гадәттә аны өйдәге балалар таратып йөри.
– Кояш баегач, чалырга ярамый инде?
– Корбанны өч көндә чалып калырга һәм, әлбәттә, кояш баеганчы чалырга кирәк. Дөрес, кояш баегач та чалып була. Мондый эш тыелмый, әмма якты күздә чалуың хәерлерәк. Билгеле, бу эш бөтен яктан яктыртылып торган урында эшләнә икән, корбанлык мал киселергә, пычранырга мөмкин дип куркасы юк. Әгәр кеше, төрле сәбәп чыгып, шушы өч көндә чалдыра алмаса, аның акчасын сәдака итеп таратырга тиеш. Чөнки өч көннән соң, ул мал корбан дип саналмый. Дөрес, инде ул барыбер корбан савабын ала алмый.
– Бигрәк тә мөселман булмаганнар, ит ризыкларыннан баш тартучы кайбер кешеләр, кан кою, вәхшилек дип, бу күркәм эштән баш тартырга да чакыра хәзер.
– Чынлап та, кайберәүләр корбан чалуны ерткычлык дип исәпли. Хайванны кызганырга кирәкми. Ходай Тәгаләнең безгә кушкан бер әмере бу. Корбан чалу булмаса, безнең республикада сарык калмас иде, мөгаен. Ул бетеп бара, ит өчен асрамый башлаганнар иде. Хәзер күпләр авыл җирендә сарык тотуның файдасы юк дип исәпли. Күрәсез: корбан чалу сарыкларны саклап калды. Татарның елкы ите яратуы атларны саклап калганы да яхшы аңлашыладыр. Хәзер ат җигүче бетте диярлек бит. Һәр нәрсәнең үз хикмәте: Аллаһы Тәгалә кушканны үтәргә кирәк.
– Тавык, әтәч чалуга ничек карыйсыз?
– Әйе, элек кайберәүләр, без тавык, әтәч чалабыз, дип әйтә иде. Дин буенча дөрес булмаса да, шәригатьтә моның бер кызык ягы бар икән. Сарык, сыер чалырга мөмкинлеге булмаганнар, корбан чалучы кешеләргә охшарга тырышып, тавык чалган икән. Болай эшләүне дөрес түгел дип әйтә алмыйм. Шәригать буенча ул корбан булып китмәсә дә, кешенең Аллаһы Тәгаләнең ризалыгын алырга омтылганы, күңелен тынычландырырга тырышканы күренә. Аның корбан чаласы килә, тик мөмкинлеге юк. Бу гореф-гадәт буенча кереп киткән нәрсә.
– Кайбер якларда икешәр корбан чалалар. Монысы ни белән бәйле?
– Татарстан ягында бик таралмаса да, мишәр якларында ике корбан чалу дигән бик матур гадәт бар. Берсе – үзеңнән, берсе – Мөхәммәд пәйгамбәребез исеменнән. Алай чалу мәҗбүри түгел, әмма шәригатебездә андый нәрсә бар. Пәйгамбәребез үзе, бу корбан минем исемемнән һәм корбан чала алмаган өммәттәшләрем исеменнән, дип ниятли торган булган. Кемдер шулай эшли икән, савап кына ала, – дип сөйләде ул безгә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев