Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Дин һәм тормыш

Кариле авылы мәдрәсәсенең 300 еллыгын билгеләп үтәргә җыеналар

5нче гыйнварда Балтач районының Кариле авылында 300 ел элек нигез салынган авыл мәдрәсәсе тарихына багышланган авыл бәйрәме һәм имамнар җыелышы уздыру күздә тотыла.

Мәдрәсә тарихын, мирасын өйрәнү һәм яшь буынга кайтару, җиткерү максатыннан оештырылган чарада район имамнары, галимнәр, мәртәбәле кунаклар катнашыр дип көтелә, дип хәбәр итә республика мөфтияте сайты.
Тарихтан билгеле булганча, Кариле авылы заманында имамнар әзерли торган Кариле мәдрәсәсе белән таныла. Татар дин галиме Шиһабетдин Мәрҗани мәгьлүматлары буенча, унсигезенче йөзнең башларында ук Кариле авылында татар дөньясына билгеле булган шактый зур мәдрәсә эшләгән. Аның мөгаллиме Габдессәлам бине Хәсән әл-Кариле (Габдессәлам хәзрәт) була.
Казан артының төрле авылларында имамлык иткән күп сандагы татар дин әһелләре шушы мәдрәсәдә Габдессәлам хәзрәттән дәрес алганнар. Мөхәммәтгали бине Зәйнелгабидин Кариледә укыган чорында үзенең атаклы «Мелла Җами» китабын яза.
Ризаэддин Фәхреддиннең "Асар" хезмәтендә Кариле мәдрәсәсенә һәм анда дини гыйлем биргән мөгаллимнәргә, укыган муллаларга кагылышлы күп сандагы мәгълүматлар тупланган.
Октябрь революциясеннән соңгы чорда Кариле мәдрәсәсе биналары әле озак еллар мәктәп итеп файдаланыла. Аннары алар башка авылга күчерелә.
Хәзерге вакытта авылда яңа мәчет эшләп килә. Авылның яңа иман йорты 20 ел элек салынган.
Фото: http://www.info-islam.ru/publ/statji/v_baltasinskom_rajone_proveli_mavlid_an_nabi/5-1-0-27884

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250