Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Дин һәм тормыш

Кариле байлары заманында Казанны тоткан

Ярты меӊьеллык тарихлы авыл, анда мәчет салынуга 400 ел, 300 ел шушы мәчет каршында мәдрәсә эшли башлавы, яӊа төзелгән мәчеткә 20 ел, мәчетнеӊ имамы Әгъзам Һадиевка 80 яшь, аныӊ имам булып торуына 20 ел - болар барысы да Кариле авылы мәчетендә узган шатлыклы тантананыӊ көн үзәгендә булды.

Бу бәйрәмнеӊ пәйгамбәребез Мөхәммәт (с.г.в.) туган көне - Мәулид бәйрәменә туры килүе, Татарстан башкаласы Казаннан мөфти хәзрәтләре Камил Сәмигуллин җитәкчелегендә дәрәҗәле кунакларныӊ кайтуы, һәм иӊ мөһиме авылныӊ олысы, кечесе үз итеп шушы бәйрәмгә килүе - болар барысы да олы вакыйганыӊ матур бизәкләре иде.
Күренекле тарихчыларыбыз Шиһабетдин Мәрҗәни, Ризаэтдин Фәхретдинов әсәрләрендә зур ихтирам белән телгә алынган Кариле авылы мәчете, аныӊ мәдрәсәсе, шушы авылда имам булган зыялылары, соӊыннан аныӊ данын еракларга тараткан, шушында белем өстәгән шәкертләре белән данлыклы бу дин үзәге, уку йорты гасырлар буе авылныӊ милли җанлы булып калуына,татарныӊ көчле рухлы милләт булып саклануына зур өлеш керткән.
Ә бит Казан каласында революциягә кадәр булган 17 зур мәчетнеӊ 7сен Кариле авылыннан чыккан сәүдәгәрләр төзеткән, аны тәртипләп тотканнар, барлык чыгымнарын күтәреп, халыкка хезмәт иттергәннәр. Бүген дә Кариле авылыннан чыккан олы җанлы кешеләр аларныӊ эшләрен дәвам итәләр. Мәчетнеӊ 20 ел элек сафка басуы, бүген инде көн тәлапләренә туры килә торган итеп яӊадан эшләнеп чыгуы, аны тотуга булган даими чыгымнарны каплап баруны үз өсләренә алганнар алар.
Тантанада чыгып сөйләүчеләр эшмәкәр Миннебаева Гөлсем ханымны, Балтач МДСУ җитәкчесе Рашит Ильясовны рәхмәт хисләре белән еш искә алдылар. Зур вакыйгаларга бай булган авылныӊ тарихын булдыруга да алынганнар карилелеләр. Эшмәкәрләр тарафынан, әһәмияте ягыннан үзәктәге авылларга бирми торган Сабантуй бәйрәмнәрен яӊадан уздыру да авылда торучыга нинди төбәктә яшәгәнен искә төшерергә нык ярдәм итә.
Мәчетнеӊ тарихы - ул авыл тарихы, ул халкым тарихы, шушы авылда, төп нигезендә яшәгән күп гаиләләрнеӊ тормышы - еллар аша җеп кебек сузылган районыбыз, илебез хәтере. Ә хәтер онытылмый. Моныӊ шулай икәнен бүгенге бәйрәм тагы бер кат раслады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250