Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Дин һәм тормыш

Картлыгыбыз матур булсын дисәк…

Октябрь ае башында Өлкәннәр көне бәйрәм ителә. Төрле җирләрдә аларны котлаулар, бүләкләүләр, искә алулар бара. Өлкән кешеләр алар – безнең әти-әниләребез, әби-бабайларыбыз. Аларны өлкән булган өчен генә дә түгел, әти-әниләребез булган өчен дә хөрмәт итәргә тиешбез.

Пәйгамбәребез Мөхәммәд галәйһиссәләм әйтте: «Кем кеше алдында анасын йә атасын сүксә, йә зарланса, ул кеше бездән түгел, ул мөселман булмас», – диде. Әти-әни – ул безнең тәкъдиребез. Тәкъдир үзгәрми. Әти-әнине без сайлап ала алмыйбыз. Яхшымы алар, начармы – барыбер. Әти-әни начар була алмый, аларның балага карата кылган гамәлендә рия юк. Без бик күп җирдә эшлибез, күп кешеләргә булышабыз, бер-беребезгә бүләкләр бирешәбез, бер-беребезне бәйрәмнәр белән котлашабыз, әмма моның һәрберсендә әзме-күпме рия бар. Кеше берәүгә кулалмашка эшкә бара икән, бу да миңа булышыр әле, ди. Берәүгә бүләк бирә икән, ул миңа ниндине бирер икән, ди. Әз генә булса да шундый уй килә башка. Эшен яхшы үтәсә, моның өчен мине мактарлар, сөйләрләрме икән, дип көтә. Әти-әни исә баласына яхшылык эшли икән, фәкать баласына яхшы булсын өчен генә эшли. Шуңа күрә әти-әни догасы мәртәбәле, чөнки аның кылган гамәлендә рия (икейөзлелек) юк. Аның бу гамәле кайвакыт баласын еларга, кайвакыт борчылырга, кайвакыт ачуланырга дучар итәргә мөмкин. Бала ата-анасын аңламаска мөмкин. Үпкәләргә мөмкин, ачуланышырга мөмкин. Әмма әти-әнинең гамәлендә рия юк, ул фәкать яхшы булсын, дип кенә эшли. Изге ният белән эшләнгән гөнаһлы эштә дә гөнаһ юк, ди дин галиме Муса Бигиев.

Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.в.): «...Тыныч, матур картлык кичерәсегез килсә, әти-әниегезне хөрмәтләгез», – диде. Безнең өлкәннәр алдында бер өстенлегебез бар, Ходай гомер бирсә, без дә бервакыт өлкән кешеләр булачакбыз, әмма өлкәннәр инде беркайчан да яшьлегенә кайта алмый. Шуңа күрә без аларны ихтирам итәргә тиеш. Аларны хөрмәт итсәк, Аллаһ Тәгалә, бәлки, безгә дә хөрмәтле картлык бирер. Пәйгамбәребез Мөхәммәд галәйһиссәләм әйткән: «Үзенең бу дөньяда ни эшләгәнен күрмичә берәү дә дөньядан үтмәс», – диде. Димәк, без өлкән кешеләрне, әти-әниләребезне урынсызга рәнҗетәбез икән, каһәрлибез икән, димәк, картаймыш көнебездә, үзебез әти-әни булгач, шушыны ук күрәчәкбез. Инде кадерләп, хөрмәтләп озатабыз икән, картаймыш көнебездә Аллаһның рәхмәте белән, бәлки, безгә дә Хак Тәгаләнең һидәяте булыр. Безне дә балаларыбыз хөрмәтләр.

Аллаһ Раббыбыз Коръәни Кәримнең «Бәни Исраил» сүрәсендә, 23нче аятьтә әйтте: «Раббың сезгә Аңардан башка һичкемгә гыйбадәт кылмаска һәм ата-аналарга изгелек күрсәтергә хөкем итте. Әгәр синең каршыңда әти-әниләреңнең берсе яки икесе дә картайса, аларга: «Уф», – дип тә әйтмә! Аларга кычкырма! Аларга матур сүз генә әйт (17:23). «Әти-әниләрегезне картлык көнендә кадерләгез, хөрмәтләгез һәм, әти-әниемне ярлыкка, дип, алар өчен һәрвакыт дога кылыгыз», – диде. Яшь вакытта әти-әни баланы карый, шифаханәгә чаба, авырсынмый. Инде әти-әни безнең кулга калса, безнең вазифа – шулай ук аларны тәрбияләү. Без яшь вакытта алар карады бит безне, авырсынмады, ә без, бер көн карасак, урамга чыгып зарланабыз, йә киленнән, йә малайдан, йә кыздан тавыш килеп чыга. Пәйгамбәребез Мөхәммәд галәйһиссәләм әйтте: «Берәү намазлар да укыр, ураза да тотар, зәкят тә бирер, әмма әти-әнисен карамаса, аларны каһәрләсә, аларның догасын алмаса, аның бу кылган гамәлләре риядан булыр», – диде. Укыганнары да кабул булмас. Димәк, без фарыз гамәлләребезне үтәгәннән соң, әти-әниләребезне, өлкәннәрне дә хөрмәт итәргә тиеш булабыз әле.

Өлкән буын кешеләр, һәм, әлбәттә, әти-әниләр, әби-бабайлар да үзләрен итәгатьле итеп тотсалар, күркәм була. Аллаһ Тәгалә безгә намаз укуны боерды. Телегез зикердә булсын, мине искә алыгыз, намаз укыгыз, гыйбадәт кылыгыз, диде. Бүгенге өлкәннәрнең иң кызганыч ягы шул:  алар гомер буе диннән мәхрүм ителеп яшәделәр. Дингә каршы тәрбия алган, диннән читләштерелгән буын бу. Картаймыш көнендә намаз укып, шуннан ләззәт таба алмаган буын. Аллаһка гыйбадәт кылудан үзенә тынычлык таба алмаган кеше – ул бик мескен бәндә. Бәхетле кеше шулдыр ки: кем дә кем Аллаһ Тәгаләгә һәм ахирәт көненә ышана. Бәхетсез кеше – үлдең дә беттең, дип уйлаган адәм. Үлгәннән соң терелүгә ышанмаган өлкәннәребез өметсезлектә яши. Өметле кеше Аллаһка, ахирәт көненә ышана, намазын укый, уразасын тота, сәдакасын бирә, изге гамәлләр кыла, Аллаһның рәхмәте белән җәннәтле булам, дип яши. Шуңа ышана алмаган кеше тыныч картлык кичерә алмый.

Дөрес яшәүнең нәтиҗәсе, мәгънәсе озак яшәүдә генә дә түгел, гомерең, тәкъдирең буенча, кайчан төгәлләнсә, шул вакытта синең эшләгән изгелегең явызлыгыңнан күбрәк булырга тиеш. Сиңа дога кылып, бәхиллеген биреп, кешеләр синнән риза булып калсыннар.

Җәлил хәзрәт Фазлыев

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: вәгазьче мөнбәре