Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Дин һәм тормыш

Казан имамы Төркиянең популяр сериалында төшкән

Казан казые Булат Мөбарәков Россия мөфтие Мөхәммәдъяр Солтановны уйнады.

Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәтенең шәригать мәсьәләләре бүлеге башлыгы, казый (шәригать судьясы) Булат Мөбарәков Төркиянең Payitaht Abdülhamid («Абдулхәмиднең тәхеткә хокукы» яки «Соңгы император») популяр сериалында төште. Бу хакта «Миллиард.татар» хәбәр итә.

Татарстан имамы 1886 елдан 1915 елга кадәр Оренбург мөселманнары диния җыелеышнн җитәкләгән мөфти Мөхәммәдьяр Солтановны уйный.

Булат хәзрәт анда Россия мөселманнары башлыгы төрек солтаны, хәлиф Абдулхәмид II белән әңгәмә корган эпизодта пәйда булды. Госман Хөкүмәте Россия империясендә дин кардәшләрнең хәле белән кызыксына. Солтанов Абдуллхәмид ярдәме белән патша хакимияте мөселманнарга намаз укырга комачауламый, дип җавап бирә. Шуннан соң солтан Уфадан килгән кунакка мөһим ядкәр — Мөхәммәд пәйгамбәр сакалыннан берничә чәч тапшыра.

Булат Мөбәрәковны бу рольгә Татарстан Диния нәзарәте рәисе Камил хәзрәт Сәмигуллин үзе тәкъдим иткән. Төшерүләр февраль башында узды. Казан имам-актеры сериалда бушлай уйнаган.

Сүз уңаеннан, Госман солтанының Россия мөфтие белән очрашуы һәм пәйгамбәр сакалыннан өч чәч бөртеге тапшыру 1893 елда була. Артефакт озак вакытлар Уфада саклана. 2015 елда бер чәч Болгарга тапшырылган.

Тулырак: ТИ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Казан имамы төрек сериалы