Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Дин һәм тормыш

Казанда ифтар үтте. Балтачтан кемнәр барган? (+фото)

Кичә, Рамазан аеның 20 көнендә, 25 май көнне Казанда VII Республикакүләм ифтар узды.

Россиядәге иң зур авыз ачу мәҗлесләреннән саналган чараны быел кабат“Казан-Арена” стадионы кабул итте. 

Биредә Балтач районыннан да вәкилләр катнашты.


- Ифтарга килүчеләр мөнәҗәтләр,  вәгазьләр тыңлады. Ифтарда балтачлыларга да урын түрдән иде. Биредәге җылы атмосфера үзеңне өйдә кебек хис итәргә мөмкинлек бирде. Һәр вәгазь, һәр дога, үгет-нәсыйхәтләрне йотлыгып тыңладык, - ди Ифтар мәҗлесендә катнашкан Кариле авылыннан Роза ханым.

Фотоларга күз салсагыз, озын чиратларга аптырарлык. Монысы суга чират. "Биредә басып торганда суның никадәр кадерле булуын аңладык. Юкса, бик күп су сарыф итәбез. Аның кадерен белмибез. Бу кадәре адәм баласы өчен сынау белән бергә тәрбия дә", ди райондашларыбыз.


Исегезгә төшерәбез, әлеге хәйрия чарасы Татарстанда 2013 елдан башлап даимә рәвештә үткәрелә һәм анда республика дин әһелләре, җәмәгать эшлеклеләре, Россиянең төрле төбәкләреннән килгән кунаклар, физик мөмкинлекләре чикле кешеләр, ятим балалар катнаша.Ифтарны  Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте, “Казан-Арена” акционерлык җәмгыяте һәм РФ Мөселман эшмәкәрләре ассоциациясе оештыра

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев