Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Дин һәм тормыш

Казанда «Милли тормыш һәм дин» VIII Бөтенроссия татар дин әһелләре форумы башланды (ФОТО/ВИДЕО)

18 майда Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты бинасында «Милли тормыш һәм дин» VIII Бөтенроссия татар дин әһелләре форумы башланды.

Өйлә намазыннан соң имамнарга Казанның 1000 еллыгы музее белән танышу тәкъдим ителде.
Көндезге икедә секция утырышлары эшен башлап җибәрде.
"Казан" милли мәдәният үзәгендә - "Ислам дине һәм татар халкының милли үзенчәлеге", ТР Фәннәр академиясендә - "Болгар Ислам академиясе - милли рухи фикерне торгызу үзәге", ТР Мәдәният министрлыгында - "Мәчет һәм татар гаиләсе", Россия Ислам институтында "Ислам дине һәм күпкырлы матбугат" исемле секция утырышлары үтте.
Кич белән делегатларны Камал театрында каршы алдылар. Биредә И.Юзеевның «Ак калфагым төшердем кулдан» спектакле күрсәтелде.
Хәбәр ителгәнчә, быелгы форумга барлыгы 1050 делегат чакырулы. Делегатлар Татарстан Республикасыннан һәм Россия Федерациясенең 68 регионыннан катнашачак.
http://kazanutlary.ru/?p=27089

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250