Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Дин һәм тормыш

Казанда Хәтер көне үткәрелде

ТР Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, әлеге чараны Нәзарәтнең Аксакаллар шурасы оештырган.

Хәтер көне ел саен Татарстан мәчетләрендә Татарстан мөфтиятенең Аксакаллар шурасы тәкъдиме белән Рамазан ае тәмамланганнан соң 2 атна узгач, Шәүвәл аеның 13нче көнендә билгеләп үтелә.

Төп чаралар аеруча зурлап башкалада – «Кол Шәриф» мәчетендә узды.

ТР Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, әлеге чараны Нәзарәтнең Аксакаллар шурасы оештырган.

«Хәтер көне» җәмәгать белән өйлә намазы уку белән башланды, аны Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин алып барды. Намаздан соң мәчеткә җыелган халык гадәттәге маршрут буенча Казан ханнары җәсәдләре җирләнгән мавзолей һәм Сөембикә манарасы янына юнәлде. Биредә чараның төп өлеше узды. Каберлек янында Коръәннән сүрәләр укылды һәм Казанны алганда шәһит киткәннәр һәм динебез, халкыбыз һәм Ватаныбыз хакына төрле вакытларда һәлак булган татар халкының батырлары рухына багышлап дога кылынды. Җыелган халык Аллаһы Тәгаләдән аларның рухлары шат, мәңгелек урыннары Җәннәттә булуын сорады, диелә хәбәрдә.

Хәтер көне ел саен Татарстан мәчетләрендә Татарстан мөфтиятенең Аксакаллар шурасы тәкъдиме белән Рамазан ае тәмамланганнан соң 2 атна узгач, Шәүвәл аеның 13нче көнендә билгеләп үтелә.

Татар-информ 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Хәтер көне