Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Дин һәм тормыш

«KazanForum» кысасында Балтач районы кызлар өчен пансионат проектын тәкъдим итте (фото)

Башкалабызда «Россия – Ислам дөньясы: KazanForum» Халыкара икътисади форумы дәвам итә.

– «KazanForum»да без дә бар, килеп, күреп китегез әле!

Балтач районының башкарма комитет җитәкчесе Айдар Хәйретдиновның шулай дип шалтыратуы гаҗәпкә калдырмады түгел.

«KazanForum» халыкара форумы кысасында оештырылган күргәзмәдә Бали, Дубай, Төркия проектлары арасында үзебезнекеләр нишләп йөри икән? Бигрәк тә милек юнәлешендәге «International Propetry Market 2024» күргәзмәсендә! Әллә Балтачта элиталы торак төзи башлаганнармы? Кызыксынуны җигеп, күргәзмәгә таба атладык. Баксаң, бернинди дә элиталы, кыйммәтле торак төзеп маташулары түгел икән. Иманны, миллилекне өлге итеп алган Балтачның кабат милләт, гореф-гадәтләр сагын кайгыртырга тырышуы.

– Балтачның Түнтәр авылында кызлар өчен пансионат ачарга телибез, – дип чишмә башының кайда икәнен аңлата башлады Айдар Хәйретдинов. – Бу теләгебез кайдан барлыкка килде дисезме? Чөнки пансионатны төзи торган урында Ишми ишан хәзрәт чорында ук (данлыклы Ишмөхәммәт Динмөхәммәтов, нәкъ менә Түнтәрдә ул үзе дә инде атаклы хәзрәткә әйләнә) шундый комплекс булган. Аның мәдрәсәләре, шул территориянең кайбер объектлары әле дә бар. Бу проектны тормышка ашыру өчен акча кирәк.

Барлык инфраструктурасы белән исәпләсәң, 160 млн сумлык эш бу. Иң элек 60 млн сумга төп комплексын төзисе иде. Аннары исә хәрәкәт башланыр дип өметләнәм. Бу идея белән соңгы елларда янып йөрибез инде. Балтачтагы дини тормышны үзегез дә бик яхшы беләсез. Бу яктан без башкаларга да үрнәк әле, шөкер. Чөнки электән килгән нигезебез нык, көчле.

Безнең максатыбыз – Ишми ишан хәзрәтнең бөеклеген дә күрсәтү, бу объектларны торгызып, аны киләчәккә калдыру. Түнтәр авылына тагын да күбрәк җан керер иде. Бу авыл кечкенә түгел. 11 еллык мәктәп тә бар. Әмма балалар саны кими бара бит. Хәзерге вакытта ук инде бу комплекска ихтыяҗ барлыгын сизәбез.

Кызлар өчен белем йортын Бөрбаш авылындагы малайлар өчен пансионат үрнәгендә сафка бастырырга телиләр. Анысы «Ярдәм» фонды кармагында уңышлы эшләп килә икән инде.

Сүз уңаеннан, бу авылдагы пансионатта 2018 елдан башлап 22 бала тәрбияләнә. Бу 5-11 сыйныф укучылары. Биредә Татарстан районнары һәм Россиянең төрле төбәкләреннән җыелган малайлар белем эсти.

Айдар Хәйретдинов әйтүенчә, болар барысы да Аллаһ ризалыгы өчен башкарыла торган эшләр. Балтач бистәсенең Үзәк мәчете имамы Рамил хәзрәт Бикбаев та пансионат ике юнәлешне колачлар иде дигән фикердә. Бердән, тел, милли гореф-гадәтләр сакланса, икенчендә, авыл да яши, җанлана. Проект катнашачак күргәзмәне Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм башка дәрәҗәле кунаклар да күрде. Балтачлылар үз ниятләренең тормышка ашасына өметләнә.

Чыганак: https://vatantat.ru/2024/05/142453/
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев