Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Дин һәм тормыш

KazanSummit 2021дә беренче ислам маркетплейсы проектын тәкъдим итәчәкләр

Яңа электрон мәйданчыкларны «Россия – Ислам дөньясы: KazanSummit 2021» XII халыкара икътисадый саммиты кысаларында тәкъдир итү планлаштырыла.

Бу хакта ТР Инвестицион үсеш агентлыгында хәбәр иттеләр.

"Саммит кысаларында "Хәләл индустриясе": тәҗрибә, перспективалар» сессиясе узачак. Аның барышында мөселман товарларының беренче маркетплейсы - «All-Islam» проекты, шулай ук "Маркетплейс "Свое. Родное" һәм "Свое. Фермерство"  мәйданчыкларын тәкъдир итү булачак. Чараның модераторы РФ мөфтиләр советының «Хәләл» стандартлаштыру һәм сертификацияләү халыкара үзәге җитәкчесе Айдар Газизов булачак», - дип билгеләп үттеләр ведомствода.

Саммит вакытында шулай ук Россиядә «тыйнак мода» инфраструктурасын булдыру мәсьәләләрен карау планлаштырыла, модератор - Modest Covered ка нигез салучы һәм Russia Modest Fashion Weekның Татарстандагы рәсми вәкиле Джаннат Минһаҗева.

«Россия – Ислам дөньясы: KazanSummit 2021» XII халыкара икътисадый саммиты Казанда 2021 елның 28-30 июлендә узачак. Саммитның лейтмотивы булып аңлы куллану торачак. Форум барышында партнерлык финанслары, хәләл индустриясе, Яшьләр дипломатиясе, медицина, спорт, креатив индустрия, экспорт үсеше, эшмәкәрлек һәм инвестицияләр мәсьәләләре яктыртылачак. Чара мәйданчыгында шулай ук Russian Halal Expo хәләл индустриясе күргәзмәсе һәм машина төзелеше кластер форумы узачак.

Чыганак: ТИ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: KazanSummit 2021