Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Дин һәм тормыш

Кечкенә Комзаводның зур бәйрәме

Быелның ноябрь башы Комзавод авылы халкы күңелендә матур хатирәләр белән истә калыр

Авылга агылган машина ташкыны бары Сабантуй көненә хас иде. Сәвит заманында мәчеттән  үзгәртелгән клуб бинасы әле дә үзенең бурычын үти: халыкны концертларга, җыелышларга җыя, бердәмлеккә өнди. Берничә ел элек янгын чыгып, эчке яклары яраксызга килеп, бу бинаны торгызу кирәкме икән, дигән фикерләр дә шактый яңгыраган иде. Шөкер, район башлыгы Рамил Нотфуллин, хуҗалык рәисе Фердинанд Хәйруллин уртак карарга килүе, ул вакытта районда мәдәният өчен жаваплы Радик Михайловның, авыл халкының тырышлыгы нәтиҗәсендә бу тарихи бина сакланып калынды. Авылның яңа мәчете салынуына 10 еллык тантанага туры китереп, шушы иске мәчет бинасында изге гамәл - корбан ашы үткәрүләре истәлекле вакыйгага әверелде. Килгән кунаклар, авылдашлар рәхәтләнеп аралыштылар, күңел хатирәләрен яңарттылар, истәлекләрне барладылар. Авылда мәчетне салдыруда башлап йөргән,   аның имамы булып, ислам динен халыкка җиткерүдә гаять зур көч куйган, кызганыч, бүгенге көндә вафат булган Илгиз ага Нуриевны  зурлап искә алдылар. Корбан ашы үткәрүдә үзләренең өлешләрен керткән һәркемгә хәзерге имам вазифаларын башкаручы Рифат Миңнемуллин рәхмәт хисләрен җиткерде. Соңыннан бергәләшеп, җәмәгать белән авыл мәчетендә өйлә намазы укылды. Ерак араларны якын итеп  итеп кайткан кунаклар арасында, тамырлары әтисе ягыннан шушы авылга тоташкан, озак еллар данлыклы Казан авиация заводы генераль директоры булып эшләгән  Васыйл Каюмов, район авыл хуҗалыгы үсешенә зур өлеш керткән Фәрит Әхмәтханов һәм башка күренекле шәхесләрнең булуы бәйрәмгә ямь өстәде.    

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: корбан ашы