Көек авылында ифтарны зурдан үткәргәннәр
Мөселман халкы өчен изге ай саналган Рамазан ае бара. Мәчетләрдә Ифтар мәҗлесләре уздырыла.
Ифтар мәҗлесе «Сорнай» хуҗалыгы җитәкчесе Тәүфыйк Гыйләҗев ярдәме белән башкарылды. Табыннарны авылыбызның ашсуга оста ханымнары әзерләде. Ифтар төгәлләнгәннән соң бөтенебез бергәләп ахшам намазы укыдык. Кешеләрнең йөзләрендә якты елмаю балкыды. Ашка килүчеләр шундый игътибарлылыктан һәм изге Рамазан аена карата хөрмәт белән караудан бик канәгать калдылар.
Ифтарда катнашучылар дин тотучы мөселманнарга шундый олы бүләк әзерләгәне өчен Тәүфыйк Газизовичка рәхмәт укыдылар. Әйтергә кирәк, ул һәр ел саен Рамазан аенда да, Корбан гаетендә дә барлык авылдашларны мул табыннар артына җыя.
Камил Барыев,
Көек авылы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев