Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Дин һәм тормыш

Күңел җылытырлык хатирәләр калды

Рамазан ае кайтавазы

Вакыт шулкадәр тиз уза. Әле генә Рамазан аен көтеп алган идек, инде шәүвәл ае узып бара. Бер яктан моңсулансак та, икенче яктан Рамазан ае ул шулкадәр хикмәтле ай, аннан алган тәэсирләр әле дә булса күңелне җылытып тора. Сөенмәслекмени?! Ураза тотучылар елдан-ел арта, яшьләр күпләп иманга килә. Безнең авылыбызда да шушы сөенечле хәлләр күзәтелә. Гаиләләре белән ураза тотучылар шактый, алар арасында балаларның, яшьләрнең күп булуы аеруча сөендерә. Күп гаиләләр ай буе тәравихка йөрде. Болар барысы да 1998 елдан мәктәбебездә әхлак дәресләре укытуның, имам Габдрәис мулла, Флүрә абыстай Мөҗипова, мәзин Зиннур Хәйдәрҗановларның уртак тырышлыгы нәтиҗәсе дә. Авылыбызда югары мөселман мәдрәсәсен тәмамлаучыларның ишәя баруы да бик куанычлы. Тәравихка йөрүчеләрне сөендерүчеләр дә шактый булды. Яшь эшмәкәр Данис Шәрипов исә дуслары белән җомгага һәм тәравихка йөрүчеләрне күчтәнәч пакетлар өләшеп, зурлады. Һәр атнада ифтарга җыйналдык, Коръән аятьләре, вәгазьләр тыңладык. Айның һәр көне менә шундый изге гамәлләр, матур хатирәләр калдырырлык итеп үтте.

Миңа Рамазан аеның иң күркәм вакыйгасы – унынчы республикакүләм ифтарда катнашу бәхете дә елмайды. 10 мең кешелек җәмәгать намазында катнашу үзе бер могҗизага тиң булды. Миңа шундый мөмкинлек биргән Җәлил хәзрәткә, район «Ак калфак» оешмасы җитәкчесе Зөлфирә ханыма, юлдашым Мәгъмүрәгә дә ихлас рәхмәтләремне җиткерәсем килә. Алдагы елларда да Рамазан айларын изге гамәлләр белән каршы алырга насыйп булсын иде.

Әминә Мөхәммәтҗанова,

Шубан авылы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев