Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Дин һәм тормыш

Күңелләр тулыша бу хистән (+фото)

Безнең Сосна авылы элек-электән бик дини булган. Биш мәхәлләбездә биш мәчет эшләп торган.

Бүгенге мәчетебез дә бик иркен, ике катлы, мәһабәт бинада. Моннан егерме ел элек авылыбыз уртасына төзелгән ул. Үткән ел шушы зур мәчетебездә “Сосна” хуҗалыгы һәм җирле үзидаәрә, авыл халкы ярдәме белән зур ремонт булды. Бу изге эшкә өлешләре, хезмәтләре кергән һәркемгә Аллаһының рәхмәте булсын иде!

Ислам диненең матурлыгын ачу һәм аны тарату өчен чын мөселман кардәшләребез Аллаһ сүзен башкаларга җиткерәләр. Шундыйларның берсе – Гөлчирә абыстаебыз. Бик үтемле, җанга якын сүзләре белән ул безнең күңелләребезгә үтеп керә. Авылыбызның ак әбиләре, күп кенә хатын-кызлары бергәләп бик теләп укырга өйрәнәбез. Авылыбызда Коръәнне гарәпчә укый белүчеләр шактый һәм аларның саны арта бара. Без моңа бик сөенәбез. Яраткан остазыбыз дини гыйлем алырга, гарәп хәрефләрен танырга, зур түземлек, ихлас тырышлык белән өйрәтә. Искиткеч сабыр холкы белән дә күпләребезгә үрнәк ул. Без биш сыйныфка бүленеп укыйбыз. Дүрт-биш яшьлек сабыйлардан башлап, 50, 60, 70, 80 яшьлек әбиләребез дә аннан белем ала. Гөлчирә абыстай, вакытын табып, атнасына дүрт көнен безнең белән үткәрә. Укыту белән беррәттән намаз, җеназа, әхлак тәрбиясе өйрәтеп, күңелләребезгә рухи байлык бирергә, туры юлны табарга булыша. Шулай ук мәчетебездә корбан ашлары, ифтар мәҗлесләре үткәрелә.

Иң соклангычы: мөгаллимәбезнең барча балалары да диндә, оныклары намаз, Коръән укыйлар. Өч мәртәбә хаҗ кылган, бик тә көчле ихтыярлы кеше дә ул. Бар яктан үрнәк, өлге булган мөгаллим-абыстаебызга күңелләребездәге хисләрне шигырь юллары аша җиткерәсе килә.

Раббым сезгә күпләп биргән

Сабырлык, тыйнаклыкны.

Юлдаш итеп яшисез сез

Пөхтәлек, җыйнаклыкны.

Изгелектә, игелектә

Сезнең барыр юлыгыз.

Бар дөньяга өләшерлек

Сезнең күңел җылыгыз.

Сез өләшкән иман нуры

Юлларны туры итсен.

Ишетелгән азан моңы

Бәхетне тулы итсен.

Раббым биргән безгә көннәр,

Төннәр дә Аннан бүләк.

Имин булсын гомерегез –

Бездән Сезгә шундый теләк!

Олы хөрмәт белән, Сосна мәдрәсәсе шәкертләре.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев