Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Дин һәм тормыш

Күңелләрдә булсын иман нуры яки ифтарлар дәвам итә (+фото)

Мөселманнарның изге Рамазан ае Куныр авылында да хәерле генә үтеп бара. Аллаһка шөкер, авылыбызда ураза тотучылар, мәчеткә тәравих намазына йөрүчеләр башка елларга караганда быел күбрәк.

Мәчетебезгә йөрүче яшьләребезнең, балаларның артуы сөенеч тудыра. Күптән түгел мәчетебездә Балтач үзәк мәчете имам хатыйбы Рамил хәзрәт Бикбаевның күңелләрне уятырлык вәгазь кичәсе булды.

Вәгазь тыңларга  авыл халкы белән берлектә Шода, Курамьял авылы кешеләре дә килде.

Кичә “Якты юл” хуҗалыгы оештырган ифтар мәҗлесендә дәвам итте. Бу изге эшкә Балтач мөхтәсибәте дә, аерым кешеләр дә үз өлешләрен керттеләр. Ифтарга килүчеләр тәмле ашлар, бәлешләр, кәрәзле баллар белән авыз ачтылар.

Оештыручыларга да, катнашучыларга да аллаһның рәхмәте һәм сәламе булсын, тоткан уразаларыбыз, укыган догаларыбыз, теләкләребез кабул булсын.

Илзия Нәҗипова,

Куныр авылы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев