Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Дин һәм тормыш

Кем беренче сәлам бирергә тиеш?

“Динебездә сәлам бирүнең дә үз тәртибе бар дип ишеткән идем. Ягъни кем беренче, башлап сәлам бирергә тиеш дигән бүленеш бармы?” Сорауга Рамил хәзрәт Бикбаев җавабы

–Пәйгамбәребез (с.г.в.) әйткән: “Үзара сәлам таратыгыз”, – дигән. Димәк, сәлам тарату ул – күркәм эш. Икенче бер хәдисендә ул: “Белгән һәм белмәгән кешегә сәлам бирегез”, – ди. Шуның өчен сәламләшеп йөрү, очраган һәр кешегә, хәтта белмәгәннәргә дә сәлам бирү күркәм гамәл булып тора.  Әлбәттә, яшь кеше өлкән кешегә башлап сәлам бирә, атта, транспортта баручы – җәяүлегә, җәяүле – басып торучыга, басып торучы – утырып торучыга, азчылык күпчелеккә сәлам бирә. Шуны да истә тотарга кирәк:  сәлам бирүнең киңәш ителмәгән вакытлары да бар: әйтик, кеше мәчеткә кергәндә намаз, Коръән укучылар бар икән, аларның гыйбадәтен бозарлык итеп, кычкырып сәлам бирергә ярамый. Шулай ук берәр мәҗлескә кергәндә, ул инде башланган булса, сәламне янәшәдә утырган кешегә генә пышылдап әйтергә киңәш ителә. Сәлам белән янәшәдә күрешү бар, күрешү шулай ук күркәм эш. Бүгенге вәзгыятьтә, вирус таралу куркынычы булу сәбәпле генә күрешмибез. Табын янында да, ризык өстеннән кул биреп күрешү күркәм гамәл саналмый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев