Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Дин һәм тормыш

Кем ул Аллаһның вәлие?

Кем Минем вәлиемә (дустыма, якыныма) дошманлык күрсәтсә, Мин аңа сугыш игълан итәрмен

Пәйгамбәребезнең сәхабәсе Әбү Һурайрадан килә — Аллаһның рәсүле әйтте : «Дөреслектә Аллаһы Тәгалә әйтте: «Кем Минем вәлиемә (дустыма, якыныма) дошманлык күрсәтсә, Мин аңа сугыш игълан итәрмен. Колым Миңа бер ни белән дә якыная алмас, Мин аңа йөкләгән фарызларны үтәмичә. Әгәр колым Миңа нәфелләр (өстәмә гыйбадәтләр) белән дә якынаерга теләсә, Мин аны яратырмын. Әгәр Мин аны яратсам, Мин аның ишетүче колагы булырмын, күрүче күзе булырмын, тотучы кулы булырмын, атлаучы аяклары булырмын. Әгәр Миннән нидер сораса, бирермен, әгәр Миңа сыенса, сыендырырмын». (Бохаридан).
Пәйгамбәребез (с.г.в.) бу хәдистә Аллаһның сүзләрен китерсә дә, бу Коръән дәрәҗә-сендәге Аллаһның сүзләре түгел. Бу хәдиснең сүзләре тәҗвид кагыйдәсе белән көйләп тә укылмыйлар һәм һәрбер хәреф өчен ун әҗер дә бирелми. Пәйгамбәребез үзенең хәдисләрендә, үз сүзләре белән Аллаһның сүзләрен күп китерә. Бу хәдисләр — кудуси хәдисләр дип атала. 

Әлеге хәдис бай эчтәлекле һәм күп юнәлешләрне үз эченә ала. Бу хәдисне өлешләргә бүлеп карарбыз.

Кем ул вәли?

Иң элек, хәдистә: «Кем Минем вәлиемә (дустыма, якыныма) дошманлык күрсәтсә, Мин аңа сугыш игълан итәрмен» — дип башлана. Вәли — ул Аллаһның дусты, ул Аллаһка якын булган кеше. Ул Раббысының кушканнарын үти һәм тыйганнарыннан тыела. Ул Раббысына өметләнә, Аны ярата, Аңа сыена һәм Аннан курка. Ул Раббысына кайтасын белеп, бу Көнгә әзерләнеп яшәүче мөэмин. Шуңа күрә Раббысы аны Үзенә якын итте.

«Һичшиксез, Аллаһның вәлиләренә бернинди курку да булмас, һәм алар кайгырмаслар. Алар иман китерделәр һәм (гөнаһлардан сакланучы) тәкъвалык ияләре. Дөнья тормышында да, Ахирәттә дә аларга сөенечләр булыр. Аллаһның (мөэминнәргә вәгъдә иткән сөенечле хәбәрләрен белдергән) сүзләре һич үзгәрмәс, Бу — бик зур уңыш». (Йунус сүрәсе: 62-64). 
Аллаһның вәлиенә карата явызлык кылу аеруча зур гөнаһ булып санала. Кемгә генә булмасын, ул нинди генә диндә булмасын, аңа карата явызлык кылу харам булып санала. Чөнки Аллаһ каршында кеше хөрмәтле зат булып һәм бөтенбарлык та шушы кешегә хезмәткә куелды. Әмма мөселман кешегә явызлык кылу аеруча тыела, чөнки ул Раббысына иман китергән һәм Аңа буйсынган. Менә шушы иманы аны аеруча зур дәрәҗәгә күтәрә. Әлеге хәдистә дә моңа басым ясала: «Кем Минем вәлиемә (дустыма, якыныма) дошманлык күрсәтсә, Мин аңа сугыш игълан итәрмен», — дип кисәтә безне Аллаһ. Әгәр дә Аллаһ бу явызга сугыш игълан итсә, ул уңышка ирешә алмас, ул җиңелер. Бу аның икенче көнгә куллары корыр, паралич сугар дигәнне аңлатмый. Күп очракта аның тормышында бер ни дә үзгәрмәячәк. Ул үзенең язылган ризыгын алып, үз гомерен яшәп бетерәчәк. Әмма аның өчен бу дөнья уены беткәч, гомере ахырына якынайгач, Раббысы аны каты итеп тотып алып Үзенә кайтарыр һәм аны каты газапка дучар итәр. Менә бу аның җиңелүе булыр. Бу вакытта аның янында ирешкәннәре, дәрәҗәсе, ярдәмчеләре дә инде булмас. Бу дөнья сыналу мәйданы, кешегә сайлау иреге һәм сайлаганын башкарырга көч бирелгән. Һәм бервакытны барысы да бетәчәк һәм кеше Раббысы каршына хисапка килеп басачак. Аллаһ әйтә: «Кяфер булган кешеләрнең (күп мөмкинлекләргә ия булып, иминлек һәм байлык эчендә) шәһәрләрдә йөрүләре сине алдамасын. (Бу дөнья) Бик аз файдаланырлык нәрсә. Соңыннан сыеначак урыннары — җәһәннәм. Ул — нинди яман түшәк». (Әл Гыймран 196-197). Әмма мөселман — Аллаһның вәлие, аңа ни генә булмасын ул гел отышта кала. Авырлык килсә, ул сабыр итәр, уңыш килсә, ул шөкер итәр диде Пәйгамбәребез. «Кем Аллаһка һәм Аның рәсүленә буйсынса, ул зур уңышка иреште», — диде Аллаһ Коръәндә. Менә бу чын отыш, менә бу чын җиңү.

Фарызларны үтәү

Аллаһ һәр бер кешегә бик якын. Якын Заты белән түгел, ә рәхмәте, күрүе, ишетүе, белеме белән якын. Ул кешене чолгап алган, аның күңелендәге серләрен, яшерен ниятләрен белүче. Аллаһ кешегә аның үз-үзеннән караганда да якынрак. Кеше үзе хакында бик күп нәрсәләрне белми, әмма Раббысы аның хакында барысын да белүче.

Әгәр кеше изгелек кылса һәм аның изгелеге аның иманыннан чыкса, бу изгелек кешене Аллаһка якынайта. Әмма кеше Аллаһка чын якынаю белән якыная алмас, әгәр дә ул аңа йөкләнгән фарызларны үтәмәсә. «Колым Миңа бер ни белән дә якыная алмас, Мин аңа йөкләгән фарызларны үтәмичә», — дип әйтә Аллаһ әлеге хәдистә. Болар биш вакыт намаз, Рамазан аенда ураза тоту, байлыгы булса зәкәт түләү һәм мөмкинлеге булса хаҗга барып кайту. Шулар арасында иң олысы намаз тора. Хәдистә, Пәйгамбәребезгә, нинди гамәл Аллаһка иң сөкле, дип сорау бирелгәч, ул: «Вакытында укылган намаз», — дип җавап бирде. Бу фарызларны бер ни белән дә алыштырып булмый, хәтта кеше тау кадәр алтынны садака итеп бирсә дә.

Нәфел гыйбадәтләр

Фарызларга өстәлеп килгән сөннәт-нәфел гыйбадәтләрен үтәү дә киңәш ителә. Болар бигрәк тә биш намазның сөннәт-ләре, өстәмә уразалар, садакалар һәм Пәйгамбәребез киңәш иткән башка изгелекләр.

Әгәр дә мөселман фарызларны үтәгәннән соң, үз теләге белән шушы нәфелләрне дә үтәсә: «Мин аны яратырмын», — диде. Әгәр дә ул явызлыклар, гөнаһлар кылып йөрмәсә, бу кешене Аллаһ Үзенә тагын да якын итә һәм ул Аллаһның вәлие (дусты) була. Әгәр диндар мөселман кеше, Аллаһ әмер иткән фарыз-вәҗибләрен үтәп барса, ул үзенең бурычын үтәгән булыр. Әмма ул бары тик фарызлар белән генә чикләнергә тиеш түгел, фарызларга өстәп, нәфел гыйбадәтләрне дә (Пәйгамбәребез кушкан сөннәтләрне, мөстәхәбләрне) үтәп барырга тиеш. Һәр фарыз булган намазның, зәкәтнең, уразаның, хаҗның үз нәфелләре бар. Без инде көндәлек биш вакыт намаз укыгач, намазның сөннәтләре хакында искә алып китми булмас. Фарыз намазларга (иртәнге, өйлә, ахшам, ястү) беркетелгән 12 рәкәгать намаз бар. Пәйгамбәребез аларны гел үтәгән һәм сирәк вакытларда гына калдырган. Намаз укучыга бу намазлар билгеле. Пәйгамбәребез әйтте: «Кем Аллаһ өчен көн саен өстәмә 12 рәкәгать намаз укып барса, Ул аңа җәннәттә йорт салып бирер». (Мөслим риваяте). Әгәр кеше фарыз намазын укыса бурычы үтәгән булыр, әмма сөннәтен укымыйча аның намазы тәмам төгәлләнеп, камилләшеп бетмәгән булыр. Шуңа күрә хәнәфи мәзһәбендә сөннәтне үтәгәч кенә тәсбих тартыла. Шулай ук фарыз белән сөннәт намазлары арасын дөнья эшләре, сәүдә итү һәм ашап-эчүләр белән аерырга да ярамый.

Кеше өчен иң кадерле нәрсә, ул аның күңелендәге иманы. Мөселманның иң курыкканы иманын югалтып көферлеккә чыгуы. Көферлеккә чыгу, кешене Аллаһның рәхмәтеннән мәхрүм итә. Без үзебезнең иң кадерле, иң кыйммәтле нәрсәбезне «җиде йозак» астында саклыйбыз. Әгәр бездә кыйммәтле бер асыл таш булса, без аны нык сейф эченә салып саклыйбыз. Бу сейф бүлмәдә бикләнгән, бүлмә йорт эчендә бикләнгән, ә йорт биек диварлар белән уратылган, сигнализация дә куелган. Әмма иман белән чагыштырганда, бу бик кыйммәтле асыл таш та бер ни дә түгел. Тик шулай да кайберәүләр иманнарын бик аз нәрсәгә дә сатып җибәрергә әзерләр. «Алар — Аллаһның аятьләрен юк бәягә сатканнар һәм Аның юлыннан язганнар. Аларның кылган нәрсәләре нинди яман!» (Тәбә сүрәсе: 9). Бу аятьтә дөнья байлыгына алданып, Коръәнне ташлаучылар, аннан ваз кичүчеләр хакында бара. Күңелдәге иман иң кадерле нәрсә, шуңа күрә ул нык сак астында булырга тиеш. Иманның иң нык сакчысы ул фарыз гамәлләрне үтәү. Фарызларны вәҗибләр саклый. Вәҗибләрне сөннәтләр, ә аларны мөстәхәб гамәлләр саклый. Боларны барысын да дини гыйлем ныгыта. Менә мондый сак астында иман сакланып нык булып торыр. Әмма гамәлләр булмаса, иман зәгыйф булыр, сүнәргә дә мөмкин. Коръәндә шайтан Аллаһка әйтә: «Ул әйтте: «Мине аздырганың өчен, мин Синең туры (Ислам) юлыңда, һичшиксез, аларга (колларыңа) каршы (киртә булып) утырачакмын. Аннары мин аларга — алларыннан һәм артларыннан, уңнарыннан һәм сулларыннан киләчәкмен, һәм Син аларның күпчелеген шөкер итүчеләр буларак тапмаячаксың». (әл-Әгъраф:16-17). Бигрәк тә кеше үлем түшәгендә ятканда, көчсез булганда шайтан аны алдап үзенә авыштырыр. Хәбәрләрдә килгәнчә, имам Әхмәт үлем түшәгендә ятканда: «Юк әле, юк әле», — дигән сүзләр кабатлый. Соңыннан янындагылар аннан бу хакта сорагач ул: «Минем яныма шайтан килде һәм: „Син мине җиңдең әй Әхмәт“, — диде. Ә мин аңа: „Юк әле, юк әле“, — дип җавап бирдем» — диде. Ягъни, әле җан чыкмыйча бер кем дә шайтанның фетнәсеннән имин түгел.

Вәлинең тормышы

Шуннан соң: «Әгәр Мин аны яратсам, Мин аның ишетүче колагы булырмын, күрүче күзе булырмын, тотучы кулы булырмын, атлаучы аяклары булырмын. Әгәр Миннән нидер сораса, бирермен, әгәр Миңа сыенса, сыендырырмын», — дип әйтә Аллаһ, ул мөэминнең тоткан дәрәҗәсен белдереп. Ягъни, ул гөнаһлы сүзләрне тыңлыйсы килмәс һәм тыңламас, гөнаһлы күренешләргә карыйсы килмәс һәм карамас. Аның гөнаһлы җиргә күңеле тартмас һәм анда бармас һәм гөнаһлыга, харамга кулын сузмас һәм аңа кагылмас. 

Марат Сәйфетдинов,
Балтач Үзәк мәчете имамы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев