Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Дин һәм тормыш

Кемнәр ураза тотарга тиеш?

“Аллаһының ураза тотарга биргән әмере һәркемгә: ирләргә, хатыннарга, яшьләргә, картларга, байларга, ярлыларга, эшчеләргә, укучыларга – барлык кешегә дә йөкләнгән. Эшнең авырлыгы, тормышның мәшәкатьле булуы, балаларның күплеге, яшьләрнең мәктәптә яки югары уку йортларында укулары ураза тотмаска сәбәп булып тормый.

Фәкать ятып авырган, мәшәкатьле озын сәфәрдә булган, картлык зәгыйфьлегенә ирешкән, тоткында булган һәм йөкле, хәезле хатыннар гына гозерле булып санала.

Картлык зәгыйфьлегенә ирешкән һәм сәламәтлеге булмаган кешеләр, көчләре җитмәү сәбәпле, ураза тотмый һәм каза да кылмыйлар. Әмма маллары булса, фидия бирәләр.

Коръәни Кәримдә болай дип әйтелгән: “...َләкин кем (ураза тота алмаслык дәрәҗәдә) авыру яки сәфәрдә булса, башка санаулы көннәрне (тотарга тиеш). Аллаһы сезгә җиңеллек тели, сезгә авырлык теләми, (ураза тотарга кирәкле көннәр) санын тутырырсыз, һәм, сезгә туры юлны күрсәткәне өчен Аллаһыны олыларсыз (дип). Бәлки (Аллаһының хисапсыз нигъмәтләренә, бигрәк тә шушы рөхсәтләренә) шөкер итүчеләрдән булырсыз!” (“Әл-Бәкара / Сыер” сүрәсе 185нче аять), - дип яза “Дин вә мәгыйшәт”.

Автор:Фануз Хабибуллин

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: ураза