Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Дин һәм тормыш

Кесә телефоны: Раббыңның бер рәхмәтеме, әллә... Уйланыйк әле

...Бу тавыш Әхмәтнең куен кесәсеннән килә иде. Әхмәт шул кесәсеннән көзгесымак бернәрсә чыгарды да карап тора башлады. Берәр минут үткәч, Фәтхулла хәзрәтнең артык гаҗәпләнүенә каршы, көзге адәм тавышы белән сөйли башлады.

Хәзрәт, куркынып, калтыранып, көзгегә күз салды.Анда Ләйлә сурәте күренә иде. Хәзрәт Ләйлә белән Әхмәтнең сөйләшкәннәреннән бернәрсә дә аңлый алмады. Әхмәт, сөйләшеп бетереп, көзгене кесәсенә тыгып куйгач, хәзрәт аннан:

–Бу тылсымлы көзгене, бәрфараз, гыйльме симия белән ясагансыздыр инде? – дип сорады.

Әхмәт аңар бу нәрсәнең көзге түгел, бәлки көзгеле чыбыксыз телефон икәнлеген сөйләде.

Хәзрәт бу сүзгә ышанмаса да, Әхмәтнең гыйльме симия белән берәр афәт ирештерүеннән куркып, ышанмаганлыгын белдермәде (Ф.Әмирхан “Фәтхулла хәзрәт”. 1910 ел).

Күренекле татар әдибенең бу әсәре тарихка татар фантастикасы булып кереп калса да, бүгенге көндә узган гасырның әкияти хыяллары көннән-көн гадәти тормышыбызга әйләнеп бара.

Чыннан да, бүгенге көн технологияләре күз алдына китерә алмаслык тизлек белән үзгәреп, гел яңарып тора. Һәм болар барысы да кеше тормышында бер уңайлык тудыра. Әле кайчан гына бөтен авылга бер-ике телефон иде. Бүген кесә телефоннарының ниндие генә юк. Ишетәбез, күрәбез, кара-каршы сөйләшәбез. Кесәңнән кечкенә генә телефонны чыгарасың да дөньяның теләсә-кайсы җиренә шалтыратасың. Әби-бабайларыбыз бездә булган нигъмәтләрнең күбесен күрмәде. Әмма элекке китаплардан тимер кошлар, сөйләүче җансыз кешеләр турында укый иделәр... Аллаһ бу галәмдә кешеләр тормышы өчен бар уңайлыкларны тудырды, безгә аң-акыл, яңа гыйлемнәр бирә. Галимнәргә илһам, яңадан-яңа ачышлар насыйп итә...

Аллаһы Тәгалә Коръәндә әйтә: “Ул күктә һәм җирдә булган бар нәрсәләрне дә кешегә хезмәткә тапшырды (“Җәсия” сүрәсе, 13 аять).
Һичшиксез, күбебезнең, инде сабый балаларның да кулыннан да төшмәүче, телефоннар – Аллаһның безгә булган нигъмәте. Әмма нигъмәтне дөрес итеп кулланмасаң, аның файдасына караганда зыяны күбрәк булырга мөмкин. Кесә телефоннарын, интернетны – бу казанышларны һәр мөселман, йөрәгендә иманы булган кеше үзенең дине, намусы, дөньясы һәм ахирәте өчен файдалы нәрсәләрдә генә кулланырга тиеш. Һәр эшнең үз тәртибе булган кебек, телефоннан файдалануда да әдәп-әхлак төшенчәләрен онытырга ярамый. Вакытлы-вакытсыз шалтыратулар, кешене ялыктырырлык итеп күп итеп сөйләшү, файдасыз мәгълүмат тарату һәм куллану, телефонга бәйлелек пәйда булу – без үзебезне акыл белән контрольдә тотарга өйрәнергә тиеш. Шул чакта гына Аллаһ нигъмәтенең файдасын күрербез.

Юныс Әхмәтша

Фото: pixabay.com/ru

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: телефон