Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Дин һәм тормыш

Кешенең үзенең дога кылуы бик мөһим

Гыйбадәт ул — Фикъһ фәнендә, намаз, зәкәт, ураза, хаҗ кебек гамәлләрне үз эченә ала һәм аларны өйрәнә.

Без мөселманнар үзебезгә, ата-аналарыбызга, балаларыбызга, якыннарыбызга һәм барлык мөселманнарга хәер догалар кылабыз һәм кылырга тиешлебез. Шулай ук без үзебезнең әрвахларыбызны да догадан калдырырга тиеш түгелбез. Алар да бездән дога көтә. Без кемгәдер кушмыйча, үзебез, үзебезнең кулларыбызны күтәреп, үзебезнең телләребез белән үзебезгә дә, әрвахларыбызга да дога кылырга бурычлыбыз. Әлбәттә, башка берәүгә дә әйтеп дога кылдырырга була, әмма кешенең үзенең дога кылуы бик мөһим.

Кеше үзе дога кылганда, Раббысыннан ихлас рәвештә, бер ни турында да уйламыйча ярдәм сорый. Аллаһ безнең йөрәгебездә менә шушы ихласлыкны, Аңа булган омтылышны, өметне күрергә тели. Шушы ихлас догасы аны Раббысы Аллаһка якынайта. Әгәр дә ул намазда булмаса, дога кылулары аны берзаман намазга китерәчәк.

Аллаһ Коръәндә: «Мин җеннәрне һәм кешеләрне Миңа гыйбадәт кылсыннар өчен бар кылдым», — дип әйтә. Ягъни, Миңа табынып, Миңа хезмәт кылып, Мине зурлап, Миңа буйсынып яшәсеннәр өчен дигән сүз. Гыйбадәт ул — Фикъһ фәнендә, намаз, зәкәт, ураза, хаҗ кебек гамәлләрне үз эченә ала һәм аларны өйрәнә. Әмма, гомумән, исламда, гыйбадәт ул — иман һәм ният белән, Аллаһтан әҗер өмет итеп, Аллаһ әмер иткән яки Ул разый булган эшне эшләү яки сүзне сөйләү була. Әгәр күңелдә иман, ихласлылык булмаса, эшләнгән эш гыйбадәт булмас һәм кабул ителмәс.

Шушы гыйбадәтләр эчендә зур, мөһим урынны дога кылу алып тора. Ногман ибну Бәшир сөйләгән хәдистә Пәйгамбәребез (сгв) әйтте: «Дөреслектә дога — ул гыйбадәтнең үзе. Шуннан соң ул: «Сезнең Раббыгыз әйтте: «Миңа дога кылыгыз, Мин сезгә җавап бирермен. Дөреслектә Миңа гыйбадәт (дога) кылудан тәкәбберлек кылучылар, җәһәннәмгә түбәнсетелгән хәлдә керерләр», — дигән аятьне китерде. (Гафир:60). (Бу хәдисне Әхмәт, Бохари һәм башкалар китерә). Икенче хәдистә, Пәйгамбәребез (с. г. в.): «Дога — ул гыйбадәтнең җелеге» — диде. (Тирмизи). Дога гыйбадәтнең җелеге — аның асылы, нигезе, мөһим өлеше дигән сүз. Чөнки дога кылучы, аңа Аллаһтан башка бер кем дә ярдәм итә, коткара һәм сораганын бирә алмасын белеп ихлас дога кыла.

Кеше ул көчсез зат. Аңа гел нидер кирәк, нидер аңа җитми. Ул гел Аллаһның рәхмәтенә, ярлыкавына мохтаҗ. Дөрес юнәлешне, дөрес фикерне, хәернең кайда икәнен белми ул. Шуңа күрә кеше үз туган телендә, ихлас дога кылып Раббысына ялвара һәм ялварырга тиешле. Чөнки Пәйгамбәребез әйтте: «Кем Аллаһтан бер ни дә сорамаса, Ул аңа ачулы булыр», — диде. (Әхмәт). Аллаһтан сорыйсы нәрсәләр бик күп бездә. Аллаһ безгә Коръәндә, Пәйгамбәребез хәдисләрендә бик күп дога сүзләрен, дога үрнәкләрен китерәләр.

Ятла да, кыл шул догаларны. Булмаса, бөтен догаларны үз эченә алучы, Аллаһ Коръәндә безне өйрәткән, Пәйгамбәребез гел әйткән: «Раббәнәә әәтинә фид-дунья хәсәнәтән үә фил-әәхирәти хәсә-нәтән үә кыйнәә газә-бәннәәр» — (Раббыбыз! Безгә бу дөньяда да яхшысын-хәерлесен бир һәм Ахирәттә дә безгә яхшысын-хәерлесен бир һәм ут газабыннан безне сакла) — дигән доганы кыл. Тик дога кылудан туктама гына. Шул вакыт Аллаһ безгә сораганыбызны бирер. Яки сораганыбызны бирмичә башкасын, яхшырагын бирер, яки берәр бәладән саклар, яки доганың җавабын Ахирәткә калдырыр. Әмма Аллаһ безнең куларыбызны буш кайтармас.

Без догаларыбызны, гадәттә, Аллаһ белән бергә-бер калып, яшерен рәвештә кылабыз. Әмма шулай ук без догаларыбызны күмәкләшеп, җәмәгать белән дә кыла алабыз. Берәү кычкырып дога кыла, ә калганнар кулларын күтәреп: «әәмиин», — дип шушы догага кушылалар. Шуның белән алар да шушы доганы кылучылардан булып санала. Без доганы җәмәгать белән намазлардан соң яки башка берәр мәҗлесләрдә кылабыз. Әмма кайбер кардәшләр ашларда, җыен-мәҗлесләрдә җәмәгать белән дога кылырга ярамый дип бу эштән тыелалар. Ифтар яки корбан ашларында барлык халык дога кылганда, алар башларын иеп догага кушылмыйлар һәм шуның белән үзләрен җәмәгатьтән аералар. Барлык халык Аллаһтан хәер сорыйлар, әмма алар моңа кушылмыйлар.

Үзем бу хәлне күрмәсәм моны язмас идем. Читтән караганда бик күңелсез күренеш, әйтерсең лә алар башка дин әһелләре, Аллаһ сакласын. Аллаһ Коръәндә безгә Муса белән Һарун галәйһис-сәләмнәрнең җәмәгать белән дога кылганнарын китерә: «Һәм Муса (дога кылып) әйтте: «И, Раббыбыз! Фиргавенгә һәм аның олуг кешеләренә дөнья тормышында зиннәтләр һәм маллар бирдең. И, Раббыбыз! Нәтиҗәдә, алар (башкаларны) Синең юлыңнан яздырдылар. И, Раббыбыз! Аларның малларын һәлак ит! Тилмерткеч бер газапны күргәнчегә кадәр иман китермәсеннәр өчен, Син аларның йөрәкләрен мөһерләп куй». «Сезнең икегезнең дә догагыз кабул ителде. Сез туры юлны тотыгыз һәм белмәгән (җаһил) кешеләр юлына төшмәгез», — диде. (Йунус сүрәсе: 88-89).

Муса галәйһиссәләм фиргавенне һәм аның янындагы түрәләрне күп еллар исламга чакырды. Әмма бу чакырулар, Мусаның тырышлыгы һич бер файда да бирмәде, аларның әшәкелекләре тагы да артты. Шунда Муса инде өметен өзеп аларга каршы шушы доганы кылды. Аять башында: «Һәм Муса (дога кылып) әйтте», диелә, ә икенче аятьтә: «Сезнең икегезнең дә догагыз кабул ителде», — диелә. Табари, Ибну Кәсир һәм башка мәшһүр тәфсир кылучылар аңлатуынча, Муса дога кылды, ә янындагы Һарун: «әәмиин», — дип әйтеп шушы догага кушылды. Һәм нәтиҗәдә алар бу доганы икесе дә кылган булып саналалар. «Әәмиин» — дигән сүз — «Раббым кабул, шулай ит», — дип тәрҗемә ителә. Әйткәндә беренче иҗек тә, икенче иҗек тә сузыла.

Әнәс ибнү Мәлик (р. г.) сөйләгәнчә, Аллаһның рәсүле әйтте: «Дөреслектә Аллаһ минем өммәтемә, аларга кадәр булганнарга бирмәгән өч нәрсәне бирде: Әс-Сәләмү галәйкүм — дип сәлам бирү, бу җәннәнт әһелләренең сәламе дә булыр. Намазда фәрештәләрнеке кебек сафларны тигез кылу һәм дога кылганда „Әәмиин“ — дип әйтү. Моны бары тик Муса һәм Һарун гына әйттеләр». (Тирмизи, әл-Хәким).

Җәмәгать белән намаз укыганда да, имам Фәтихә сүрәсен укыгач, арттагылар сөннәт буенча эчтән: «әәмиин», — дип әйтеп куялар.

Бу да үзенә күрә җәмәгать белән дога кылу булып санала. Фәтихә сүрәсенең беренче яртысы Аллаһны мактау булса, икенче яртысы дога булып тора. Имам намазда: «(И, Раббыбыз!) Сиңа гына гыйбадәт кылабыз һәм Синнән генә ярдәм сорыйбыз! Безне туры юлга күндер. (Синең тарафтан) Нигъмәтләндерелгәннәрнең юлына. Ачуың төшкән һәм (туры юлдан) адашканнарның (юлына) түгел!» -дигәч, арттагылар: «Әәмиин», — дип әйтеп шушы догага кушылалар. 

Доганың әдәпләреннән, сөннәт буенча, дога кылганда учлар өскә каратып куллар күтәрелә, ә дога беткәч шушы учлар белән бит сыпырыла. Кайбер кардәшләр бу эшкә дә каршы килеп, догадан соң битне сыпыру дөрес түгел диләр. Моңарчы яраган һәм хуп-ланган, ә хәзер бу эшнең янәсе дөрес түгеллеге ачыкланган. Яшьләр белемсез булып теләсә кемгә иярәләр. 
Пәгамбәребезнең сәхәбәсе Гомәр (р. г.) сөйләгәнчә: «Аллаһның рәсүле догада кулларын күтәрсә, алар белән битләрен сыпырмыйча кулларын төшерми иде». (Тирмизи, әл-Хәким).

Яки икенче хәдистә Пәйгамбәребез ибну Гәббәскә әйтә: «Догадан бушагач, кулларың белән битеңне сыпыр», — диде. (Әбү Дауд, ибнү Мәҗә). Шулай ук имам Бухари үзенең «Әдәбул-Муфрад» китабында, сәхабалаларның ибну Гомәрнең һәм ибну Зөбәернең дога кылганда битләрен сыпырганнары хакындагы хәдисне китерә. Шушы мәгънә белән башка күп хәдисләр китерелә.
Шуңа күрә интернеттагы теләсә кемнең, шикле кешеләрнең сүзләренә иярмик. Аллаһ Муса һәм Һарунга әйтте бит: «Сез туры юлны тотыгыз һәм белмәгән (җаһил) кешеләр юлына төшмәгез», — дип. (Йунус сүрәсе: 89).

Марат Сәйфетдинов,

Балтач Үзәк мәчетенең имамы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев