Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Дин һәм тормыш

“Кеше булсын!”

Җәлил хәзрәт Фазлыевның “Тигез гомер итегез” китабыннан.

Укы һәм уйлан!

Базарда ике дөя басып тора, яннарында бер дөя баласы чабып йөри. Дөя хуҗалары килгәч, бәхәс чыга.

Берсе: “Минем дөя баласы”, – ди, икенчесе исә: “Юк, минеке”, – ди. Бер галимне чакырып, мәсьәләне хәл итәргә кушалар. Галим, дөя баласын көймәгә салып, тирән суга кереп китә. Бер дөя шунда ук суга сикерә. Дөя йөзә белми торган хайваннардан санала, шуңа да карамастан, баласы өчен тирән суга сикерә. “Бала  суга сикергән дөянеке”, – дип нәтиҗә ясыйлар. Хайваннарда бала дигән хис бик тә көчле, баласы өчен хайван үләргә тора, әмма үсеп җиткәч, хайваннарда әти-әни дигән хис калмый. Балаларыбызда әти-әни дигән хис булуын теләсәк, “кешедән ким булмасын” дип түгел, “кеше булсын” дип, Аллаһ кушканча тәрбиялик.

“Җәннәткә капка иде”...

Бер сәхабә, елап, Пәйгамбәребез (с.г.в.) янына килгән. Аллаһы Илчесе аннан:

–Нәрсә булды?– дип сораган.

–Әнием үлде...

–Әниең намаз укымый идеме әллә, тәмугка эләгер дип борчыласыңмы?

–Юк, әнием иманлы, намаз укучы, ураза тотучы мөслимә иде, урыны җәннәт түрендәдер, аның өчен борчылмыйм, – дигән сәхабә. – Ул миңа җәннәткә капка иде. Аңа хезмәт итеп, җәннәтне кәсеп итә идем. Догасы афәтләрдән, бәла-казалардан саклый торган калкан иде. Җәннәткә алып баручы юлым киселде, саклаучы калканны югалттым...

Фото: pixabay.com/ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: җәннәт