Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Дин һәм тормыш

Кешеләргә яхшы сүз әйтегез!

Әйткән сүз үзеңә кире дә әйләнеп кайтырга мөмкин. Мәсәлән, ләгънәт кылу мисалы. Пәйгамбәребез (салләллаһу галәйһи вә сәлләм): “Бер кеше Аллаһның ләгънәте булсын сиңа, дип начар сүз әйтә икән, әгәр теге кеше моңа лаеклы булмаса, сүзең үзеңә кайта”, - диде.

Бу вәгаземне Коръәни Кәримнең кеше тормышында кагыйдә булып торган кайбер аятьләренә багышлыйсым килә. Аларга күп мәгънәләр салынган. Гомумән, Коръән тормышының бөтен ягын эченә ала. Аллаһы Тәгалә, Без бу Китапта бернәрсәне дә төшереп калдырмадык, ди. Анда кагыйдә рәвешендә бөтен нәрсә зикер ителгән. Әмма Ул аны кайбер кешегә ача, кайбер кешегә ачмый. Кайберәүләр аңлый ала, икенче берәүләр - юк. Кайбер кеше Коръәннең бер битен укып чыгып та тәэсирләнә, карале, монда бит минем тормышымдагы сорауларга җавап бар икән бит, ди, ә кайберсе,  имансыз булса, яисә иманы зәгыйфь булса, тәэсирләнмәскә мөмкин. Шундый бер вакыйга сөйлиләр. Бер гарәп галиме, Европа иленә баргач, шунда кунакханәдә кафеда утыра икән, аның янына офоциант килә дә болай ди: “Менә сез дин галиме, Коръәндә бөтен нәрсәгә җавап бар дисез. Әйтегез әле, сезгә китерәчәк ризык турында, аның ничек әзерләнүе турында Коръәндә җавап бармы?” Теге галим: “Бар, - ди. – Бу ризыкны әзерләүчене бирегә чакырыгыз!” Чакыралар. Шуннан соң ул аннан бу ризыкның рецептын сорый. Теге официант: “Моның Коръәнгә ни катышы бар?” – ди, аптырап. Теге галим: “Коръәндә, әгәр дә сез белмәсәгез, белүчеләрдән сорагыз, диелә”, - дип җавап бирә. Ягъни Аллаһ безгә кагыйдә итеп бирде: бер әйберне белмисең икән, белүчеләрдән сора, белерсең! Шулай итеп, теге галим официантка Коръән аяте белән җавап бирә.

Менә без дә, иншаллаһ, кайбер аятьләргә, хәтта кайбер аятьләрнең кайбер өлешләренә тукталырбыз, үзебезгә кирәкле кагыйдәләрне ничек кулланырга тиешлеге турында сөйләрбез. Бу вәгазебездә “Бәкара” сүрәсенең 83 нче аятенең бер өлешен карарбыз. Аллаһы Тәгалә: “... кешеләргә яхшы сүзләр сөйләгез...” - диде. Бу аять Пәйгамбәребез (салләллаһу галәйһи вә сәлләм) Мәдинәгә күченгәч иңә. Ул Мәдинәдә төрле холыклы, төрле диндә булган кешеләр белән мөгамәлә итә. Шуңакүрә Аллаһы сүбхәәнә вә Тәгалә менә шушы аятьне иңдерә. Коръәндә моңа охшаган башка аятьләр дә бар. Мисал өчен, “Исра” сүрәсенең 53 нче аятендә Аллаһы Тәгалә: “Ий, Мөхәммәд галәйһиссәлам, колларыма әйт, бер-берсе белән яхшы сүзләр илә сөйләшсеннәр! Чөнки шайтан аларның арасына ихтилаф илә низагны салырга йөри. Әлбәттә, шайтан кешеләргә ачык дошман булды”, - диде.Шулай ук “Үрмәкүч” сүрәсенең 46 нчы аятендә Аллаһ Раббыбыз: “Китап әһелләре белән низаглашмагыз, мәгәр күркәм юл белән сөйләшегез...”- дип әйтә.

“Исра” сүрәсенең 23 аятендә Аллаһы Тәгалә әти-әнигә карата күркәм мөгамәлә кылу турында тагы бер кагыйдә бирә: “Аллаһ хөкем итте вә әмер бирде, фәкать Аллаһка гына гыйбадәт кыйлырга һәм ата-анага изгелек итәргә. Әгәр син исән чакта аларның берсе яки икесе дә картлыкка ирешсәләр, син аларга “уф” та димәгел, вә каһәрләмә кәефләрен җибәрмә, бәлки аларга һәрвакыт йомшак вә мөлаем сүзләр сөйләгел!”

Шулай ук “Духа” сүрәсенең 10 нчы аятендә Аллаһы Тәгалә сораучылар турында әйтә:“Һәм синнән сораучыга каты мөгамәлә кылма, ни сораса да җавап бир һәм теләген үтә”. Ул кеше сорап килергә мөмкин мал, әгәр дә синдә бирерлек мал юк икән, аны каты сүз белән борма. Хәзер юк әле, соңрак килерсең, Аллаһы Тәгалә сиңа ярдәм итсен, диген. Шулай ук гыйлем сораучыга, белмисең икән, мин бу мәсьәләне белмим, диген. Карармын, өйрәнермен, соңрак килерсең, диген. Шушындый матур сүзләр генә куллан.

Безнең исламга килүебез дә сүз белән – шәһадәт кәлимәсе әйтәбез. Тел белән әйтәсең, ә күңелең белән инанасың. Шулай ук сүз белән кеше диннән дә чыгып китәргә мөмкин. Пәйгамбәребезнең (салләллаһу галәйһи вә сәлләм): “Кеше шундый сүз әйтер, игътибар да итмәс, әмма ул сүз Аллаһның ачуын китергән булыр, шул сүз сәбәпле 70 ел җәһәннәмгә төшеп китәр. Ә кайбер кеше шундый сүз әйтер, игътибар да итмәс, әмма Аллаһның ризалыгына ирешерлек сүз булыр”, - дигән хәдисе бар.  

Әйткән сүз үзеңә кире дә әйләнеп кайтырга мөмкин. Мәсәлән, ләгънәт кылу мисалы. Пәйгамбәребез (салләллаһу галәйһи вә сәлләм): “Бер кеше Аллаһның ләгънәте булсын сиңа, дип начар сүз әйтә икән, әгәр теге кеше моңа лаеклы булмаса, сүзең үзеңә кайта”, - диде. Шуңа күрә начар сүздән кеше сак булырга тиеш. Менә шуның өчен безгә – ислам динен күрсәтеп бирүчеләргә, дин әһелләренә, гомумән, мөселманнарга бу беренче чиратта кагыла. Чөнки кешеләр безнең үз-үзебезне тотышыбызга, сөйләвебезгә, кешеләр белән мөгамәлә итүбезгә карыйлар. Шуңа күрә, кешеләргә яхшы сүз белән эндәшегез, дигән кагыйдәне исебездән чыгармаска тиеш.

Кайбер җитәкчеләр үзләренең хезмәткәрләре белән бик дорфа сөйләшәләр - менә бу да җитди мәсьәлә. Шәригать буенча син хәтта кул астыңдагы хезмәткәрләргә карата да әдәп сакларга тиешле. Кайбер кеше, нишләтәсең инде, төрле хәлләр була, кызып кителә, дияргә мөмкин. Пәйгамбәребез (салләллаһу галәйһи вә сәлләм) дә кыза. Әмма аның кызуы, ризасызлыгы йөзенә чыга торган була, әмма холыксызланмый, дөрес булмаган әйберне күрсә, вәгазьли,“ник шулай эшлисез” дип үгет-нәсыйхәт кыла. Җитәкче кешегә берәрсен сүгәргә кирәк икән, аны кеше алдында кызартырга түгел, аерып үзенә генә әйтергә кирәктер. Кайбер җитәкчеләрнең,орышмыйча да булмый, нишләргә соң, дип сораганнары да бар. Орышканда да син үзеңне контрольдән чыгарырга тиеш түгел. Максатың бит - сүзләреңне үтемле рәвештә аларның күңелләренә җиткерү. Ачулы булсаң да кешене түбәнсетә торган сүзләр әйтмә, мәсхәрәләмә, сак бул. Бу җиңел әйбер түгел, әмма Аллаһ бездән шуны сорый. Шундый чакларда үзебезне кулда тота алсак, холыксызланмасак, аның нәтиҗәләре бик күркәм булачак.

Хөрмәтле дин кардәшләрем!
Әгәр кеше фикерләп караса, ул беләчәк – яхшы сүз аны саклый, аның яхшылыгын, тырышлыгын, малын саклый. Чөнки кеше начар итеп әйткән сүзгә үкенә, яхшы сүз өчен үкенми.

Телебез – Аллаһы Тәгалә тарафыннан бирелгән зур нигъмәт, җәмәгать. Без аның белән Аллаһны искә алабыз, телебез белән Коръән укыйбыз, телебез белән кешеләргә динебез турында сөйлибез, телебез белән аралашабыз, яхшы сүзләр әйтәбез, телебез белән яратуыбызны белдерәбез. Гомумән, телебез белән күңелдәге әйберләрне әйтә алабыз. Болар бөтенесе дә Аллаһның зур нигъмәте, шушы нигъмәтне дөрес итеп кулланырга кирәк.

Равил хәзрәт БИКБАЕВ,
якташыбыз, Казан шәһәренең Әмәт бистәсе мәчете имамы.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: вәгазь кичәсе