Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Дин һәм тормыш

Хаҗ кылучыларның беренче төркеме 24 июльдә юлга кузгала

Дүрт төркем татарстанлы Мәскәүдән Согуд Гарәбстанына очачак.

(Казан, 5 июль, «Татар-информ»).Татарстаннан Хаҗ кылучыларның беренче төркеме 24 июльдә юлга кузгала. Бу хакта «Татар-информ»га ТР Диния нәзарәте матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Бу көнне Татарстанның дүрт төркеме, барлыгы 196 кеше Мәскәүдән Согуд Гарәбстанына очачак.

Икенче көнне, 25 июльдә, тагын 49 кеше Казаннан хаҗга китәчәк.

Узган елдагы кебек үк, Россия өчен хаҗга билгеләнгән квота 20,5 мең урын тәшкил иткән. Татарстан хаҗилары өчен быел 1800 урын бүлеп бирелгән.

Фото:баш мөхәррир

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: хаҗилар