Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Дин һәм тормыш

Хаҗ сәфәрендә Татарстан хаҗиларына татар милли ризыклары тәкъдим ителәчәк

Милли ризыклар әзерләү өчен, хаҗилар белән бергә беренче тапкыр Татарстаннан пешекче барачак.

(Казан, 12 июль, «Татар-информ»). Татарстан хаҗиларына Согуд Гарәбстанына изге сәфәр вакытында татар милли ризыклары тәкъдим ителәчәк. Алар Татарстан пешекчесе әзерләгән ашлар белән тукланачак. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына «ТР Диния нәзарәте Хаҗ» директоры урынбасары Илдус Сабитов хәбәр итте.

Аның сүзләренчә, милли ризыклар әзерләү өчен, хаҗилар белән бергә беренче тапкыр Татарстаннан пешекче барачак.

«Ул хаҗилар өчен татар халык ризыклары әзерләячәк. Моңа кадәр Татарстан хаҗиларына төрек ризыклары тәкъдим ителә иде», - дип искәртте Сабитов.

Ул билгеләп үткәнчә, бу бары тик «Стандарт» программасы буенча турлар сатып алган хаҗилар өчен генә каралган.

Быел Согуд Гарәбстаны Хөкүмәте чит ил паспортларына ябыштырыла торган традицион визалардан да баш тарткан. Хәзер чикне үткәндә хаҗилар А4 форматындагы кәгазьгә чыгартылган паспорт һәм виза күрсәтергә тиеш.

  • 2018 елда Татарстаннан 1800 кеше хаҗга барачак. Аларның беренче төркеме Согуд Гарәбстанына 4 августта юл тота.

«Юлламаның бәясе 149 мең сумнан башлана. Бу – хаҗилар арасында иң популяр пакет», - дип искәрттеләр ТР Диния нәзарәте матбугат хезмәтендә. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: хаҗ