Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Дин һәм тормыш

Хаҗилар изге сәфәргә кузгалды

24 июль көнне Татарстаннан дүрт төркемгә бүленеп, барлыгы 196 кеше киткән. Алар Мәскәүдән Согуд Гарәбстанына оча. Кичә исә Казан аэропортыннан 49 кешелек төркем Хаҗ сәфәренә юл алды.

Алар башта Мәскәүгә, аннары Дубайга оча. Дубайдан ике тәүлеккә якын Мәккәгә кадәр автобуста барачаклар. Безнеӊ районнан 35ләп хаҗи юлга чыгачак, беренче группа 27 июль көнне хаҗга юнәләчәк. Аллаһы Тәгалә аларга җиңеллекләр насыйп итсен, исән сау әйләнеп кайтырга язсын, дигән теләкләрдә торыйк.

Рөстәм хәзрәт төркем җитәкчеләре үзләре Хаҗга барып кайткан һәм махсус курслар узган кешеләр булуын әйтте. Бүген киткән төркемнең җитәкчесе - Буа районы имам-мөхтәсибе Илмир хәзрәт Хәсәнов. Ул хаҗиларга догалык, юлкүрсәткеч белешмәлек, сүзлек, рәсми оператор "ТР МДН Хаҗ"дан махсус сумкалар таратылганын әйтте.

– Бу сумкалар анда йөргәндә булыша. Алар буенча үзебезнекеләрне җиңел таныйбыз, - диде.

ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең “Хаҗ” рәсми хаҗ-операторы җитәкчесе Ранис хәзрәт Вахитов иминлек мәсьәләсендә хаҗиларга дифтерия, менингиттан прививка ясалганын билгеләп узды.

– Тулы медицина тикшерүе узарга мәҗбүр итмибез, ләкин табибларга күренсәгез, хәерлерәк, дип киңәш бирәбез. Бәлки, үзләре белмәгән ниндидер проблемалары бардыр, берәр махсус дару кирәктер. Хаҗ сәфәренә 20 табиб барачак. Алар самолетта да, автобуста да озата бара. Төрле квалификция табиблары бар. Кардиолог, травматолог, хирурглар, - диде Ранис хәзрәт.

Хаҗга Татарстаннан 36 төркемдә барлыгы 1800 кеше бара. Соңгы төркем 4 августта кузгалачак. Юлламаның бәясе 170 мең сумнан башлап 260 мең сумга кадәр. Бәя яшәү шартлары һәм мөмкинлекләре уңайлыгына карап үзгәрә. Барлыгы дүрт программа бар - "Стандарт", "Казаннан супер эконом", "Мәскәүдән супер эконом", "Мәскәүдән минимум стандарт".

24 июль көнне киткән төркемдә 28 хатын-кыз, 21 ир-ат.

Хаҗиларның исән-имин әйләнеп кайтуын телибез!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: хаҗ